Электрон мактау тактасы
Новости
Аннан-моннан

Балага телефонны ничә яшьтән бирергә ярый?

Баланың үз телефоны10 яшьтән, иң яхшы очрактта - 12 яшьтән соң гына булырга тиеш.

Бу турында ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыров «Яшьләр – яңа экономика драйверы» дигән түгәрәк өстәлдә белдергән. 

Кечкенә балалар гаджетларга тиз бәйләнеп кала, шул рәвешле, ата-аналарны баланы телефон экраны белән «тынычландыру» гадәтеннән баш тартырга чакырды министр.

Виртуаль дөньяга артык омтылу баланың психофизик үсешенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. 10 яшькә кадәр балага элемтә өчен гади төймәле телефон да җитә, дип билгеләп үтте ул.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое