«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәгариф

Фән: Музыканы ничек ишетәбез?

Музыка тыңламаган кеше сирәк. Татар кешесе исә , гомумән, җыр-моңсыз яши алмый.

Фәнни яктан караганда, җыр депрессиягә каршы көрәшергә һәм Альцгеймер авыруы симптомнарын киметүдә ярдәм итә. Тыңлау гына түгел, музыка коралларында уйнау да баш миен «яхшы формада» тота: хәтерне яхшырта һәм яңа нейрон бәйләнешләр үстерә.

Әлеге язмада музыканың баш миенә һәм, гомумән, организмга ничек тәэсир итүе, дәвалау үзлекләре турында тәфсилләбрәк сөйләшербез һәм «вируслы трек» формуласын ачыкларбыз.

Акылдан яздырырлык тынлык

Музыка – теләсә кайсы башка тавыш кебек үк дулкыннар тирбәлеше. Фәнни яктан караганда, ул төзелеше буенча башка төр тавышлардан әллә ни аерылмый. Тик баш мие исә аңа, гомумән, башка реакция бирә.

Шунысы мөһим, баш мие һәм колак аппараты безнең куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен көйләнгән. Без бертуктаусыз тирә-яктагы тавышларны «скан»лыйбыз. Әгәр озак вакыт бернинди тавыш ишетмәсәк, организм безнең иминлекне шик астына куя һәм паникага бирелә башлый.

Төрле тикшеренүләр күрсәткәнчә, яхшы ишетә торган кешене тавышсыз һәм кайтавазсыз бер бүлмәгә ябып куйсаң, ул күпмедер вакыттан соң, тавыш галлюцинацияләре дә кичерергә мөмкин икән. Борынгы Римда Туллианум төрмәсендә җинаятьчеләрне шундый ысул белән җәзалаганнар: җинаятьчене караңгы һәм тавышсыз зинданга япканнар һәм ул анда әкрен генә акылыннан язган.

Бабаларыбыз нәрсә тыңлаган?

Музыканың кайчан барлыкка килүен төгәл генә әйтү кыен. Маркс һәм Энгельс теориясе буенча, җыр күмәк хезмәт вакытында барлыкка килгән.

Иң борынгы музыка коралларының исә 40 000 еллык тарихы бар. Бу –Германиядәге тау куышларында табылган кош сөякләреннән ясалган сыбызгылар. Беренче кыллы инструмент исә җәядән ясалган дип санала.

Музыканы ничек ишетәбез?

Чынлыкта безнең баш мие тавыш дулкыннарын ишетә алмый, шуңа күрә музыканы ишетү өчен организмга бик катлаулы механизм уйлап чыгарырга туры килгән. Баш миендәге нейрон күзәнәкләре электр импульслары белән эшли. Музыка баш миенә тәэсир итсен өчен тавыш дулкыннарын электр импульсына әйләндерергә туры килә. Моның өчен кешегә 3 пар колак кирәк.

Галим: Ишетү аппараты кешедәге иң катлаулы органнарның берсе. Ул тышкы, урта һәм эчке колактан тора. Тавышны ишетүдә иң әһәмиятлесе – колактагы әкәм-төкәм (бормача) органы. Ул тавыш дулкыннарындагы акустик энергияне нерв импульсларына әйләндерүче рецептор.

Спиральнең киңрәк башы түбән ешлыктагы дулкыннарны, эчтәрәк урнашкан таррак өлеше югары тавышларны кабул итәргә ярдәм итә. Табигый ки, түбән тавышны кабул итү җиңелрәк, шуңа күрә, аудиокитап тыңлаганда без ир кеше укыганын күбрәк яратабыз. Шуңа күрә кеше, картая төшкәч, югары тавышларны начаррак ишетә башлый.

Колак «яше»н тикшерә торган бер кызыклы эксперимент бар. Бу – югары ешлыктагы 18000 Гц синусоид тавыш дулкыны. Аны өлкән кешеләр ишетмәячәк. Бу тавышны «20 яшьтән яшьрәк» тавыш дип тә атыйлар.

«Вируслы трек» сере

Этләрне куа торган сыбызгыларның эш принцибы да шул ук югары ешлыклы тавыш чыгаруга көйләнгән.

Галим: Кайбер экспериментларга караганда, этләр һәм сыерлар күбрәк классик музыканы ярата. Бетховен, Бах композицияләре аларны тынычландыра һәм җиңелрәк йоклап китәргә ярдәм итә. Мәсәлән, Бетховенның «6 симфония»се сыерларда сөт күләмен арттыра дигән фикер бар. Бәлки бу фон рәвешендәге тыныч тавышның хайваннардагы стрессны киметә алуы белән бәйледер.

Башка тикшеренүләргә күз салсак, Таиланд филләре оркестры (шундый оркестр да бар икән) музыкасын өйрәнгән нейробиологлар хайваннарның зур барабанда шактый әйбәт уйнавын, темпны саклый алуларын билгели. Кошларны алсак, аларның баш мие музыка тыңлаганда дофамин гормонын бүлеп чыгара икән.

Нәкъ менә шул дофамин гормоны бүленеп чыгу җырны «вируслы» итә ала да инде. Шул рәвешле, без популярлыкка потенциалы булган «вируслы» җыр язарга уйлаучыларга берничә фәнни киңәш бирә алабыз.

  1. Музыка безгә гормоннар аша тәэсир итә. Без җырны тыңлый башлаганда, киләсе мизгелдә нәрсә булачагын чамалыйбыз һәм баш мие организмга дофамин бүлеп чыгара.
  2. Көй артык гади һәм кабатлана торган булса, баш миенә «эләгеп» калмаячак. Шуңа күрә кайсыдыр урында көтелмәгәнлек эффекты булырга тиеш.
  3. Алда әйтелгәнчә, безнең баш мие түбән тавышларны җиңелрәк ишетә. Шуңа күрә «вируслы» җырга күбрәк бас тавышлар өстибез. Кабатлана торган сүзләр язабыз. Баш мие кабатлауларны бик ярата. Әгәр сүзләр, юллар кабатлана яки алар яңгыраш ягыннан охшаш икән, бу – ярты уңыш дигән сүз.

Мәкаләне әзерләргә галим, КФУның кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы ассистенты, биология фәннәре кандидаты Шәйдуллов Илнар Фидаикъ улы ярдәм итте.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое