«Серле күзләр» – Рөстәм Яхинның иң танылган романсларының берсе.
Бу җырны бөек музыкант хатыны Хәлимәгә багышлаган дигән бер хатирә бар. Әлеге җырны бик күп җырчылар башкара, шулар арасында Хәйдәр Бигичев, Вафирә Гыйззәтуллина, Владимир Васильев, Айрат Имашев һәм Артур Исламов.
Рөстәм Яхин көе
Әхмәт Саттар сүзләре
E Am C E
Серле күзләр, шомырт төсле күзләр,
Am C G
Моңсуланып ниләр уйлыйсыз?
A7 Dm Am F
Сезне күрсәм, таба алмыйм сүзләр,
F Am E Am
Күңелемне һаман борчыйсыз.
E Am C E
Уйчан күзләр, диңгез сыман күзләр,
Am C G
Ялкын белән нигә уйныйсыз?
A7 Dm Am F
Сулар сипсәң, тере ялкын сүнәр,
F Am E Am
Шаярулар бүген урынсыз.
E Am C E
Гөлчәчәкләр җыйдым сайлап кына,
Am C G
Чәчәкләрнең җыйдым алсуын.
A7 Dm Am F
Шул чәчәкләр сөйләп бирер сиңа
F Am E Am
Йөрәгемнең сөю, ярсуын.
Нет комментариев