«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Алисә Камалиева: «Могҗизага ышанган кебек үзеңә ышан»

Моңаеп утырган вакытларда бәлки сезгә дә «күктән» кирәкле билге-хәбәр төшкәлидер?

 «Син көткән сүз» телеграм-каналында нәкъ менә кирәкле хәбәрләр килә. Канал авторы белән танышыйк!

Исемем – Алисә Камалиева, 23 яшь, Лаеш районы, Столбище авылыннан. Казан (Идел буе) федераль университетының «Логопедия» бүлегендә белем алдым һәм быел шул ук юнәлештә магистратураның 2 курсын тәмамлыйм. Хәзерге вакытта балаларга сөйләмдәге кимчелекләрен бетерергә һәм авазларны дөрес әйтергә өйрәтәм.

Телеграм канал турында

«Син көткән сүз» планлаштырылган проект түгел. Аның турында хәтта якыннарым да белмәде. Әнием ярты елдан соң гына очраклы рәвештә күрде. Миңа күпләр: «Син дөньяны икенче төрле күрәсең, сөйләмең бай», – дип әйтә килде. Һич тә уйламаганда башыма фикер килеп, канал ачтым. Башкалар ишетте, хуплады. Шулай аудиториям барлыкка килде. Бер ел эчендә каналга язылучылар саны 5 меңнән артып китте. Проект миңа яңа танышлар, дуслар бүләк итте һәм үземдә «яңа үрләр яулый алам» дигән хис уятты.

Дөресен генә әйткәндә, башлангыч этапта үземнең кем икәнемне әйтмәдем – курку хисе булды. Күпмедер дәрәҗәдә бу отышлы да иде: күпме танышым канал кемнеке икәнен белмичә язылды һәм тагын бер кат минем белән «дуслашты».

Каналны татар телендә алып барам. Кешеләрнең татар телендә сөйләшкәнен ишеткәч, күңелем сөенә. Искиткеч матур бит телебез. Туган телемдә сүзләремне җиткерү – зур бәхет!

Ни өчен «син көткән сүз»?

Без, кешеләр, гел нәрсәдер көтеп яшибез. Ыгы-зыгылы дөньяда «күктән төшкән» кирәкле сүзләр бик кирәк булып чыга түгелме? Билгеле бер вакытта хәбәр-билге күңелеңне күтәрергә мөмкин. Каналның максаты да кешегә ниндидер өмет чаткысы бүләк итү.

Язылучыларым рәхмәт сүзләре җиткерә: «Ничек шулай туры китереп кирәкле хәбәр-билге язасыз?» – дип сорыйлар. Аларга рәхмәтем чиксез!

Идеяләр кайдан килә?

  • Мин – бик хисле кеше. Мине яуган кар да илһамландыра ала.
  • Сериал яки фильм караганда да фикерләрләрем туа һәм бүлешәсем килеп китә
  • Башка берәр уй килде исә – шул мизгелдә үк каналга язам

фото: Фирүзә Вәлиева

Язманың дәвамы – ИДЕЛнең февраль санында

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое