Бу җирлекнең үзенчәлеге - монда яшьләр гадәттә шоурумнарда киенә.
Бу юлы үзенчәлек шунда ки, районга алдан герой табып килмәдек – сораштыруда катнашкан кызлар белән шоурумга барып, көзге «лук»лар җыйдык. Геройларыбыз – Арча педагогика көллияте студентлары Альбина Хәсәнова һәм Зәлинә Хөсәенова. Алар уку йортында музыка укытучысы белгечлеген үзләштерә: шат күңелле, позитив, безнең белән бер дулкындагы яшьләр булып чыктылар.
Базарга күзәтү
Тапшыруыбызның традициясеннән тайпылмыйча, иң элек базарга юнәлдек. Урам базарында яшьләр өчен кием салым таба алмау сәбәпле, якындагы сәүдә үзәгенә кердек. Биредә хатын-кыз һәм ир-ат киемнәре тәкъдим ителгән нокталар урнашкан. Кием-салым ассортименты сезонына карап яңартылганы сизелә: кәчтүмнәр, тренч, бомберлар саны бихисап.
Хәзер яшьләрнең күбесе шоурумнарда киенүне кулай күрә. Бәяләре дә «тешләми», модадагы образларны да табуы әллә ни авырлык тудырмый. Стилистыбыз Исмаил Сафиулов хәзерге вакытта трендта булган элементларны кулланып, кызларга көзге образларны да шоурумнардан җыйды.
Альбина Хәсәнова:
– Башта үземне сәер хис иттем. Бар хикмәт – итәктә! Минем моңа кадәр беркайчан да кыска итәк кигәнем юк иде.
Зәлинә Хөсәенова:
– Сәер «рубашка»ны исәпкә алмаганда, өстемдәге көзге образ миңа ошады. Кичләрен урамда йөрер өчен менә дигән вариант.
Нет комментариев