Беренче апрельдә нинди генә могҗизалар булмый!
Белә идегезме, нәкъ менә беренче апрельдә Швейцариядә макарон агачлары чәчәк ата, Лондонда халык алдында арысланнар юына?
Көлке көнен (яки аны шулай ук ахмак көне дип атыйлар) беренче тапкыр кайчан һәм кайда билгеләп үтә башлаганнары төгәл билгеле түгел. Кайбер чыганакларда "римлылар 2000 ел элек бәйрәм иткән" диелә. Урта гасырларда 1 апрель Язгы көн белән төн тигезлеге көне булган. Бу бәйрәм традицион рәвештә халык йөрешләре, шаяртулар белән үрелеп барган.
Һәр илнең беренче апрель традицияләре бар. Мәсәлән, ул көнне инглизләр уеннар оештыра һәм көлү көне уңаеннан сәгать көндезге 12гә кадәр бүләкләр бирәләр. Болгариядә беренче апрель - бөтен халык өчен мактаулы бәйрәм, ә Әрмәнстанда сатира һәм юмор көне рәсми рәвештә дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә. Ә Италиядә үпкәләтми торган итеп шаяралар, Финляндиядә исә иҗади юл белән алдыйлар.
Безнең илдә дә 1 апрельдә кешеләр шаярырга гадәтләнгән. Элек мәкальләр һәм әйтемнәр белән көлдерә торган булганнар. Әгәр якыннарыңның кәефен күтәрергә телисең икән, нигә әле 1 апрельдә шаярмаска ди?
Нет комментариев