Язмабыз героеннан үтә бер җиңеллек һәм тынычлык вайбы килә.
Аның белән рәхәтләнеп тегү серләре һәм стиль турында сөйләшеп утырдык. Сүз совет заманыннан калган тукымалардан кызыклы киемнәр тегүче Элина Касыймова турында.
Мин тумышым белән Удмуртиянең Глазов шәһәреннән. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга күчендем: Казан дәүләт мәдәният институтының «документаль фильм режиссеры» юнәлешен тәмамладым. Берникадәр вакыт белгечлегем буенча эшләгәннән соң, тормышымны үзгәртеп, кул эше белән шөгыльләнеп карарга булдым. Миңа ошады! Шулай итеп тегә башладым.
Мин – татар кызы: тамырлар да үзенекен иткәндер. Казан миңа башка шәһәрләрдән аермалы буларак тыныч һәм якынрак тоелды. Монда халык татар телендә аралаша, ана телендә язулар да шактый. Мин 13 ел Казанда яшим һәм башка җиргә күченәсем дә килми.
Ничек тегә башладыммы? Үзем дә шаккатам. Чөнки хезмәт дәресләрендә тукымада җепне авырлык белән генә йөртә идем. Кул эше белән кызыксыну ничектер кинәт барлыкка килде: тегү машинасы кулланмасы һәм «Burda» журналлары ярдәмендә тегәргә өйрәндем. Теләгең булса, барысы да килеп чыга икән.
Киемнәрне совет заманыннан калган тукымалардан тегәм. Алар арасында кулланылышта булган тукымалар белән беррәттән яңалары да бар.
Теккән киемнәремдә буыннар хәтере чагыла. Ул тукымаларны кем дә булса кадерләп, бүгенгә кадәр саклаган бит. Ә мин аларга яңа «тормыш» бүләк итүем белән бәхетлемен. Кеше бәхетле хис-кичерешләр бүләк итә торган киемнәр кияргә тиеш. Кием кешенең көнен үзенчәлекле итә ала.
Кемгәдер чүп булып тоелган әйбергә мәхәббәт тормышымның барлык өлкәләрендә дә чагыла. Кайвакыт калдык-постык ашамлыклардан ризык әзерлим – ташларга кулым бармый. Тукыманы күргәч исә, тегә башлаганчы аны фильм-китап персонажлары, хис һәм төрле исләр белән күзаллыйм.
Мин киемнәрне әби-бабайларның сандыкларында сакланган тукымалардан тегәм. Совет заманы тукымаларының сыйфаты бик яхшы, ә принтлары текә. Социаль челтәрләремдә эшчәнлегемне яктырта башлагач, заказга тегүемне сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Тукымаларны башлангыч этапта туганнарым, таныш булмаган кешеләр төрле шәһәрләрдән (хәтта Алман иленнән дә) җибәрәләр иде. Ә үзем секонд-хендларда эзләнәм. Мәсәлән, биредә табылган урын-җир җәймәләре күлмәк яисә йокы киеменә әйләнергә мөмкин. Тегү минем өчен медитациянең бер төре. Үземне тегү машинасы артында утырганда тыныч хис итәм.
Мин интроверт, бик тыныч холыклы кеше. Үзем режиссер булгач, фильмнар карарга яратам. Шулай ук Иске Казан, Юдино бистәләрендә йөреп килү ни тора! Рәхәт, тыныч! Ә тагын... скейтбординг белән актив шөгыльләнәм.
Дөресен әйткәндә, кул эшләнмәләре сатып кына үзеңне ашату кыенга туры килә. Шуңа күрә үземне алга таба театр-кинода костюмер, декоратор ролендә сынап карыйсым килә. Казанда иҗат кешеләре өчен зур мәйданчык – тегү һәм башка кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрү, эшләнмәләрне сатып алу урыны булдырырга хыялланам
Миңа хәзерге стилем бик уңайлы. Анда гранж, бохо, чегән мотивлары (шифон итәк, джинсылар һәм күпкатлы өске кием) чагыла. Секонд-хендларда киенәм. Бирегә барып кием эзләү балык тотып кайтуга тиң. Өстемә нәрсә киячәгем турыдан-туры эчке халәтемә бәйле. Кәефем булмаса, мөмкин кадәр «капчык», оверсайз элементлардан булам. Гардеробымда күбрәк кара төс өстенлек итә. Ошый, бетте китте. Ачык төстәге киемнәрем дә юк түгел: мәсәлән, кызыл, зәңгәр колготкилар, аклы каралы, сызыклы аксессуарлар.
Тәнемдәге җиде татуировкам да мәгънәгә ия. Мисал өчен, әти-әнием балачагым узган йортны сүткәч, мин аны тәнемә төшерергә булдым. Хатирәләр чыганагы ул хәзер.
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев