«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Фән: таш язулар нәрсә сөйли?

Күз алдына китер, ниндидер сихри көч ярдәмендә бик борынгы үткәнгә күчәсең.

Әйтик, VI-VII гасырларга. Синең каршыңа ак айгырга атланып бер алып ир килеп чыга. Ул сөңгесен килмешәккә , ягъни сиңа төби. Бәлки сәер киемнәрең яки кыяфәтең аркасында син аңа сихерче булып тоелырсың һәм ул сине исән калдырыр... Сүз арты сүз аша аның сөйләмен аңлый башларсың, һәм бик тиздән киез чатырда мәртәбәле кунак урынында буза эчеп утырырсың. Кояш баеганда син кире үз заманыңа кайтырга әзерләнерсең һәм ташка истәлек итеп берәр язу уеп куярсың. Ә син ташка нәрсә язар идең? «Монда Вәсил булды» дипме?

Ташта уелып калган язулар гасырлар аша безне нәкъ менә шул «Вәсилләр» белән таныштыра да инде. Борынгы кешеләр нәрсә турында уйлаган, ничек яшәгән, кемгә табынган, кем белән көрәшкән, кемне яраткан – борынгы таш язулар безгә шуны сөйли.

Таш истәлекләрне табу һәм өйрәнү тарихы бик җиңел булмаган

XVIII гасыр башларында хәзерге Монголия, Россиянең себер яклары – Енисей елгасы буйларында зур, сәер язулы ташлар табыла. Нәрсә сурәтләнгәнен бик озак вакыт укый алмыйлар. Борынгы ташларны өйрәнгән галимнәр язуларны скандинав рун язуларына охшата һәм шулай «рун» атамасы тагылып кала. Әмма скандинав язуларын өйрәнүчеләр яңа табылдыклар турында берни дә әйтә алмый. Бары тик XIX гасыр азагында гына Россия галиме Василий Радлов серле ташлардагы символның төрки телгә карарга мөмкин булуын әйтеп, берничә символның расшифровкасын атый. Берничә ел соңрак, Дания галиме Вильгельм Томпсон таш язуларның серен чишә ала. Ул укый алган беренче сүз – «Тәңре» һәм «төрк» сүзләре була. Шулай итеп, зур тарих пластына тәрәзә ачкан 1893 елның 25 ноябре Төрки битик, ягъни төрки рун язулары көне буларак билгеләнә.

Чор турында

Ташлардагы язуны төшерү вакыты VII гасырлар тирәсенә карый. Ул чорда Византиядә Константин IV император була, кешеләр күпләп Гавай утрауларына күченә башлый, Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в) вафат була. Һәм шул ук вакытта хәзерге Монголиядән башлап Азәрбайҗанга хәтле, Тянь-Шань итәгеннән Идел буена хәтле төрки кабиләләр ташларга рун язулары уя. Язулар ташларга гына түгел, балчык чүлмәк, алтын савытлар, йорт-кирәк яраклары, агач предметларга язылган була. Әмма таш тарихны яхшырак саклап кала ала...

Шуны да әйтергә кирәк, ул вакытлардан бирле төрки телләр зур үзгәреш кичермәгән. Мәсәлән, Орхон буенда табылган Билге каган язуларыннан: «Өзә күк Тәңри, асра йагыз йир кылынтукда, әкин ара киси оглы кылынмыс». Ягъни: «Өстә күк Тәңре, аста көрән җир булганда, ике арада кеше углы кылынган», - дип аңларга була.

Ташның дәвамын тарихи-поэтик әсәр дип әйтергә булыр иде.

Кеше белән безнең аталар, Бумын каган белән Истәм каган хөкем иткән. Алар төрки дәүләтне бар иткәннәр. Дүрт яктагы халык дошман булган, корал күтәргән, алар дүрт якны яулап ала алган. Башы булганнар баш игән, тезе булганнар тез чүккән. һ.б.

Шулай борынгы ташларда бөек каганнар, сугыш тарихлары, кешеләрнең ышанулары язып калдырылган. Бу язуларны сез үзегез дә укып карый аласыз. Рун хәрефләрен уку кагыйдәләре артык авыр түгел.

Язуны уку

Орхон буенда табылган ташларда 38 билге бар. Күпчелек борынгы язулар кебек үк, язулар уңнан сулга укыла. Тартыкларның каты һәм йомшак укылышы бар, шуңа күрә кайчакта сузыкларны язып торырга да кирәк түгел.

Сез дә рун язуларын укырга өйрәнеп карагыз әле.

Төрк битик

Рун язулары төрки тел өчен шул дәрәҗәдә уңайлы була ки, кайбер сүзләрне билгеләр өчен нибары бер билге кирәк була. Мәсәлән:

Иң түземле һәм тырыш укучыбыз тулы бер гыйбарәне укый ала.

Әлбәттә, мондагы мисаллар төрки рун графикасының иң гадиләре. Ә тирәнтен өйрәнергә теләгән кеше хәтта төрки рун клавиатурасын да йөкләтеп ала ала. Бүгенге көндә төрк битик – 180 млн төрки халык вәкилләрен берләштереп торган кисешү ноктасы. Нәкъ менә шуңа күрә ул мәдәният, тарих һәм тел белән тирәнтен кызыксынучыларда аеруча зур кызыксыну уята.

Әлеге мәкаләне әзерләргә төрки рун язуларны популярлаштыручы, архитектор Альберт Хәбибрахманов ярдәм итте.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое