«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Татар акчасы ниләр күрми?
Новости
Лайфстайл

Татар акчасы ниләр күрми?

Бер караганда, акча – бер кәгазь кисәге генә...

Һәм без шул бер уч кәгазь өчен тормышыбызның өчтән бер өлешен эштә уздырырга мәҗбүр. Ярый инде, хәзер эш өчен яфрак, таш яки кабырчык белән түләмиләр. Хәер, борынгы заманда кабырчык курсы югары булган. Бу язманы укыганнан соң, кешеләрнең акчаны ничек уйлап табуларын, татарларның дөнья икътисадына нинди өлеш керткәнен һәм күп кабырчыклары булган кешенең ни өчен бай булганын белерсең!

СИН МИҢА – АШЛЫК, МИН СИҢА – ИТ

Төркицентризм чатка керде: «деньги», «алтын», «казна», «ясак» сүзләренең төрки тамырлы икәнен бөтенебез дә белә бугай инде. Бүген без белгән акчаның киң таралуында төрки халыкларның өлеше зур булган. Төрки кабиләләрдән торган Төрки Каганлык Кытайдан алып Кара диңгезгә хәтле җирләрне биләгән. Бу җирләр гасырлар дәвамында бөтен дөньяның сәүдә эшләрен алып бару өчен кулланылган.

Борынгы заманнарда кешеләр җәнлек тиреләре, мал-туар һәм башка әйберләрне алышып, заманча итеп әйткәндә, бартер белән сату иткән. Әмма бу бик үк уңайлы булмаган. Мәсәлән, син ашлык үстерәсең һәм ул ашлыкны иткә алыштырырга телисең, әмма ашлык та сезонында гына үсә, ит тә тиз бозыла. Ягъни, алыш-бирешне уңайлы вакытта ясап булмый. Димәк, аны товар булганда ясап куярга һәм кем кемгә нәрсә биргәнен хәтердә тотарга кирәк.Ә моны онытмас өчен, аны берәр предмет белән билгеләгәннәр – мәсәлән, бауга төеннәр ясаганнар, балчык плитәләргә киртекләр куйганнар – иң борынгы акчаларның прототибы шулай барлыкка килгән.

ТИЕНМЕ, ТӨЕНМЕ?

Җәнлек тиресе валюта буларак кулланылган вакытлар телдә дә чагылыш таба. Менә, мәсәлән, «тиен» сүзен без бүген дә акча мәгънәсендә беләбез. «Тийен», «тыйын» кебегрәк сүзләр казак, үзбәк, кыргыз телләрендә дә бар. Борынгы төрки теле сүзлегендә «тыйын» сүзе кешне (соболь) аңлаткан. Археологларга бер кызыклы факт төгәл билгеле: Кытайдагы Хань империясендә аристократлар элек кеш күненнән ясалган туннар кияргә яраткан. Ул вакытларда бу туннар себердән Кытайга, әлбәттә, һуннар, төркиләр аша кергән.

Төркиләр Кытай белән алып барган сәүдә эшләре телгә дә тәэсир иткән. Кем белә, бәлки, Кытай «юане» һәм япон «йены» да шул бичара тиенгә килеп тоташадыр. Әмма бу сүзнең килеп чыгышы турында тагын бер фикер бар. Янәсе, тиен – хайван тиресе түгел, ә алыш-биреш бурычын билгеләп куяр өчен ясалган «төен».

Иң борынгы түгәрәк тимер акчалар исә хәзерге Төркия территориясенә караган Лидий дәүләтеннән булса кирәк. Анда табылган тәңкәләрне безнең эрага кадәр 685 елга кертеп карыйлар.

Ә төркиләргә тимер тәңкә сугу технологиясе якынча 2300-2500 ел элек тә таныш була. Бу заманда Урта Азиядә искит-сармат мәдәнияте таралган була. Шул искит сармат мәдәниятенә төрки халыкларның бабалары дә кергән. Шулай итеп, VI гасырда тарихи сәхнәдә Төрки Каганлык дәүләтен төзегәнче үк төркиләр тәңкә суга башлый. Ә төрки телле һуннар аңа хәтле үк сату-алу эшләрен үз тәңкәләре белән йөртә.

БҮГЕНГЕ РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ АРАСЫНДА ТАТАРЛАРНЫҢ ИҢ КҮП ТӘҢКӘ ТӨРЛӘРЕНӘ ИЯ БУЛГАН ХАЛЫК ИКӘНЕН БЕЛӘ ИДЕҢМЕ?

Бездә булган тәңкә типларының төгәл санын билгеләү мөмкин түгел, әмма табылганнардан чыгып бездә 300 дән артык тәңкә төре барлыгын чамалый алабыз.

Алтын Урдада икетелле тәңкәләр дә булган – мисал өчен бер ягында уйгыр, кытай, латин язулылар да табыла. Хәзәрләрдә хәтта руник язулы тәңкәләр дә булуы билгеле. Алтын Урдада төрле тәңкәләрнең шулкадәр күп булуына берничә сәбәп бар. Беренчедән, Алтын Урда Ефәк юлы белән идарә иткән, шуңа күрә халыкара сәүдәдә бик актив катнашкан. Икенчедән, тәңкә сугу эшен дәүләт монополиясе тотмаган, шуңа еш кына бер үк хан исеменнән төрле бай һәм абруйлы бәкләр үз тәңкәләрен суктырган. Алтын Урдада 25 тирәсе «акча сугу йорты» булган, барлыгы якынча 10 миллион тәңкә сугылган дип фаразлана. Димәк, төркиләр шактый бай яшәгән дип нәтиҗә ясарга була. Шунсы кызыклы, күпчелек тәңкәләрнең материалын анализлаганнан соң, көмешне ауропадан – Чехия тирәсеннән китергәннәре ачыкланган.

Кыйммәтле тимерне озынча пластиналар итеп алып килгәннәр. Ул пластиналарның озынлыгы – якынча 13 см, авырлыгы 200 грамм чамасы булган. Төркиләр андый көмеш кисәген «сум» дип, ә руслар «татар дирхамы» дип йөрткәннәр.

РУБИТЬ СУМ

«Рубль» сүзе дә шул ук тимер пластиналар, ягъни сумга бәйле булырга тиеш. Ул «рубить» сүзеннән – пластинаны кирәк хәтле чабып алганга күрә шулай аталган. Рус кенәзлекләрендә тәңкәләрне бары тик XIV гасырларда гына суга башлыйлар. Аңа чаклы бөтен халык акчаның төрки вариантын куллана һәм «деньга» (тәңкә) сүзе белән атап йөртә.

Ул вакытта Рус иленең күпчелек өлеше аерым кенәзлекләрдән торган була. Кенәзлекләрнең күбесе Алтын Урдага буйсына. Шуңа күрә беренче рус тәңкәләренең бер ягына – төрки язулар, икенче ягына славян язулары сугыла. Менә, мисал өчен, 1383-1389 еллар аралыгында сугылган тәңкә. Бер ягында – әтәч һәм рус телендәге язулар «Печать Князя Великого Дмитрия». Ул вакытта тәңкәләргә номинал сугылмаган. Арткы ягында исә Туктамыш ханның титулы сугылган.

ТӘҢКӘЛӘРДӘГЕ ХАТЫН-КЫЗЛАР

Маркетплейслар барлыкка килгәнче, сату-алу эшен төркиләр үз кулында тоткан. Товарны теләсә нинди ил валютасына сатып алып булган. Шулай безнең тарихи җирлекләрдә Кытайдан, Һиндстаннан, Ираннан, гарәп җирләреннән, Литва, Чехия кебек илләрдән килгән тәңкәләр дә табылган. Аларның кыйммәте көмеш авырлыгы белән бәйләгән. Төрле илләрдән килгән тәңкәләрнең бизәлеше дә шактый гына аерылып торган. Тәңкәләргә төрле язулар, хайваннар, бизәкләр, ханнар төшерелгән. Төрки тәңкәләр дә нигездә шулай ук бизәлсә дә, безнекеләрдә берникадәр аермалар булган. Мәсәлән, төркиләр тәңкәләргә хатын-кыз сурәтләре төшергән. Тәңкәдә хатын-кызны күрсәтү – дөнья нумизматикасында сирәк күренеш, димәк, борынгы төркиләр өчен хатын кыз шактый дәрәҗәле булган.

БАЙ һәм PAY

Дөньяда заманның халыкара валютасы – бөтен илләрдә кабул ителгән Каури кабырчыклары булган. Бүгенге көндә ул кабырчыкларны бөтен дөнья буйлап, шул исәптән, Идел буенда да табалар.

Каури XX гасырга кадәр бик күп халыкларда акча ролен уйнаган, бүгенге доллар урынын алып торган дип әйтергә була. Бәлки, хәзерге көндә дә Үзәк Африка, я Папуа-Яңа Гвинея кебек илләрдә ул һаман акча ролен уйныйдыр, кем белә. «Каури» – кабырчык эчендә яшәүче моллюскның атамасы булса, халыкта кабырчык валютасын «бэй/ пэй» дип атыйлар.

Каури кабырчыкларын бүген дә чуваш, мари халыкларының милли киемнәрендә күреп була. Алар баш киемнәрен акча белән дә, кабырчык белән дә бизи. Инглизләрдә һәм ауропалыларда булган «pay» сүзе түләү мәгънәсендә калган булса, бездә ул «бай», ягъни кабырчыклары күп булган кеше мәгънәсендә сакланган.

ӨЧ ТИЕНЛЕК ЭШЕҢНЕ ТАШЛАП ХАН ХӘЗИНӘЛӘРЕ ЭЗЛӘРГӘ ЧЫГЫП КИТӘРГӘ УЙЛЫЙ БАШЛАМАДЫҢМЫ ӘЛЕ?

Бик беләсең килсә, Татарстанда табылган иң борынгы хәзинә Х-XI гасырларга карый. Аны республиканың көнчыгышында табалар. Әлмәт тирәләрендә дә бик күп байлыклар – тәңкәләр, бизәнү әйберләре, эш кораллары табыла. Иң танылган хан байлыкларын Апас районының Каратун авылында 1986 елда табалар. Әлеге табыш Алтын Урданың иң бай хәзинәләреннән була. Бүгенге көндә хәзинәләр Милли музей фондларында саклана.

Дөресен әйтергә кирәк, Татарстанда Алтын Урда тәңкәләрен күбесенчә 1990 нчы елларда, тимер эзләгечләр сатыла башлагач, табып, казып алып бетерәләр. Кызганыч, әмма казып алынган тәңкәләр күбесенчә чит илләр музеена китә. Өстәвенә, хәзерге көндә басуларда кулланыла торган химик ашламалар тәңкәләрнең тизрәк таркалуына китерә. Борынгы татар акчаларын бүгенге көндә төрле аукционнарда, татар акчасы музеенда һәм бет базарында тотып карарга һәм хәтта сатып алырга була, ә Волгоград, Әстерхан тирәләрендә әле дә төрки тәңкәләр табылып тора.

Мәкалә Казандагы акча музее җитәкчесе Артур Галимҗанов ярдәме белән әзерләнде

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое