«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңгыр боткасы рецептлары: уенга әверелгән җитди йолалар
Новости
Лайфстайл

Яңгыр боткасы рецептлары: уенга әверелгән җитди йолалар

Әллә 2010, әллә 2011 ел иде, җәй бик коры килде, ә без, бала-чагалар, мәчеткә җәйге лагерьга йөри идек.

Менә шул елны җыйнаулашып күл янына җәйләүгә чыгып, олылар белән бергә яңгыр теләп намаз укыган идек дип истә калган.

Бу язманы язарга уйлаганда да кояш кыздыра иде. Яңгыр келәү йолалары һәрвакыт яңгыр китергән, диләр. Язарга ниятләүгә үк яңгырлы көннәр китте. Шүрләп тә куйдым әле. Чөнки хәзер бик күп су булуы бар. Аллага тапшырдык.

Аяз яңгыр ява,

Аю кызын бирә!

(Шулай дип балалар яланбаш йөгерәләр)

«Балалар фольклоры» китабы, Мәгариф, 2000

Яңгыр чакыру өчен әллә ни катлаулы гамәлләр уйлап торасы юк, гадәттә, бик күп халыкларда әлеге йола бер үк чараларга тоташа: бер-береңне су коендыру һәм корбан китерү. Корбан китереп, кеше илаһи көчләрнең шәфкатьле, хәерхаһлы булуларын сорый, су коендыру, аңлашыла ки, безгә яңгырның үзен сурәтли.

Әмма килеп чыгышы белән су сибешү үзе дә корбан китерү булып тора, диләр. Имеш, элек су иясен бәхилләтү өчен аңа корбан итеп елгага йә күлгә кеше ташлау йоласы булган. Тора-бара су иясенә кешене батырмыйча суга этеп кертү, чумдырып алу да җитә башлаган. Ә тагын вакытлар узу белән ул гадәт үзара су сибешүгә һәм очраган һәр кешегә, хайваннарга, агач һәм ташларга су коюга әверелгән. 

ЧҮЛМӘНЧЕК

Яңгыр, яу, яңгыр, яу,
Иләкләп, чиләкләп,
Пәрәмәчләп, коймаклап.
Арышларның башагы
Ач булмасын, тук булсын,
Сыерларның сөтләре
Аз булмасын, күп булсын!

«Балалар фольклоры» китабы, Мәгариф, 2000

Татарларда яңгыр сорау йолаларын «теләк боткасы», «яңгыр боткасы», «киләмәт боткасы», «кыр келәве», «чүб итү», «чүлмәнчек» дип атаулар бар, соңгысының килеп чыгышы чүлмәк сүзеннән дип аңлатыла. 

Гомумән, борын-борыннан бик күп халыкларда күп йолалар җыйнаулашып [ботка] әзерләп, аны авыз итүгә бәйле. Фәндә мондый ботканың грек теленнән кергән «панспермия» атамасы яши, ул «бар орлыклар» дигәнне, ягъни төрле ярма, орлыклар кушылмасын аңлата. Гадәттә, йола боткасы өчен ярмалар, сөт, май, күкәйне һәр йорттан алып килгәннәр. Табигый ки, безнең этносны да календарь бәйрәмнәре зур казан янына җыйган. Барыбыз яхшы белгән алтын-көмеш кашыклы такмакта да «майлы ботка бирермен» шушы ритуаль ботка турында булса кирәк. 

Ботканы бар кеше җыелышып әзерләгән, казан янында укмашканда һәм пешергәндә такмаклар, яңгырга эндәшләр әйтелгән. Ботка ашагач, шунда ук чүлмәнчек сибешү башланган, бер генә кешене дә коры калдырмыйча, һәр кешенең өстенә су коелган. 

Яңгыр теләүнең бездә сакланган тагын бер тәртибе башка йола – муллык теләп корбан китерү йоласы белән, ә тора-бара мөселманча корбан чалу гадәте белән дә кушылган, мондый рәвештә ул казакъларда да яши («тасаттык»). Иң элек мулла һәм авылның өлкән ирләре яңгыр намазы укый. Аннан корбан чалалар, ул корбанның итеннән зур казанда бар авылга дип ризык әзерләнә. Ризык ашалып бетәргә, ә сөякләр азактан я җиргә күмелергә, я суга агарга тиеш. Шуннан янә су сибешү, уен, җыр, биюләр башлана. 

ЯҢГЫР СИХЕРЛӘҮ

Яңгыр келәп, туфрак кисәүләрен чишмә суына атканнар.  Җир һәм су элементлары кушыла, димәк, хәзер җир суны тартып китерергә, ә су җиргә омтылырга, ягъни яңгыр яварга тиеш. 

АНДИР-ШОПАЙ

Ногайларның яңгыр дәшү йоласында карачкы да катнаша. Көрәктән карачкы ясап, аны кирегә әйләндерелгән хатын-кыз киемнәреннән, караңгы төсләрдән киендерәләр. Ни өчен көрәкме? Мифик аңда көрәк я башка үткен эш коралы күкне, болытларны ярып, алар эчендәге суны җиргә агыза ала дип күзаллана икән.

 Үсмерләр, еш кына кызлар, карачкыны култыклап, өйдән-өйгә йөри. Аларны ишегалларында су коендыралар, өсләренә ярма сибәләр, үзләренә май, каклаган ит, икмәк һәм башка ризыклар бирәләр – алар уртак табынга юл тота. Ногайлар корбанга чалган хайван яшен болытлары кебек кап-кара булырга тиеш. 

Авыл буйлап йөргәндә, карачкы йөртүчеләр әлеге такмакны җырлыйлар:

Оьп, оьп, Аьндир-шопай 
Ямгыр явсын, Аьндир-шопай. 
Бежен толсын, Аьндир-шопай, 
Арпадан, бийдайдан 
Тилеймиз Кудайдан. 
Оьп,оьп, Аьндир-шопай. 
Аьндир-шопай ямгыр явсын, 
Бавда шарлак авсын,
Оьлген йылан тирилсин, 
Оьлен бийик оьссин. 
Оьп, оьп, Аьндир-шопай. 
Яв, яв, ямгыр, яв, яв, 
Берекет болсын ерден. 
Куй, куй, ямгыр, куй, куй, 
Бийдай болсын белден.

Еш кына йөрүчеләр зиратка кереп, карачкыга һәм бер кабергә су койганнар. Монысы тагын бер тылсым, ике дөньяны тоташтыру, икенче катлауга чыгып, «бу» якны «төзәтү», яңгырлы итү я шуңа омтылышны җиткерү чарасы. Иң азактан карачкыны суга агызганнар.

Андыр-шопай үзе бик кызыклы персонаж. Шопай – Кавказ халыклары мифологиясендә күк күкрәү, яшен, уңдырышлылык алласы. Ә менә Андыр серлерәк, аны бик борынгы һинд-иран илаһы Индра, Андра белән бәйләп карыйлар. Җырның «Оьлген йылан тирилсин» – «Үлгән елан терелсен» юлы да шул турында сөйли.  

Борынгы һинд эпосларында («Махабхарата» һәм «Рамаяна») Индра корылык китерүче аҗдаһа/елан белән көрәшә. Галимнәр фикеренчә, борынгыда Елан образы, киресенчә, уңдырышлылыкка бәйле булган, тора-бара күкрәү алласының еланны җиңүе сюжеты ныгый барган саен, елан образы тискәрегә әйләнеп калган. 

Чеченнарда, мәсәлән, үтерелгән елан яңгыр яудыра ала дигән ышану булган. Кайчак хәтта яңгыр сорау өчен еланнарны күпләп үтереп, биеккәрәк асып куя торган булганнар. 

ОЙРА, ЧОППА

Балкарлар һәм карачайлар исә карачкы көрәкне Көрәк Бичә дип йөртәләр. Шопайны Чоппа диләр. Аңа: «Тәңредән соң син икенче тәңре, кызулыкны ку, җирне туендыр», дип мөрәҗәгать итәләр. Күкрәү, яңгыр алласы:

Ойра, Чоппа, Тейриден сора сен тейри, 
Ойра, Чоппа, къызыуллукъну къуу кери. 
Ойра, Чоппа, бир къандыр джерни! 
Ойра, Чоппа, ашлыкъ кюёди не этейик!  
Ойра, Чоипа, джауум келе, себелей, 
Ойра, Чоппа, ашлыкъ келе, тёбелей… 

Чоппадан тыш, Элияга да (христианлык аша кергән изге Илья) ялваралар, кайчак икесе кушылып, эндәшү Элия-Чоппага әверелә.  Карачайлар, балкарларның яңгыр келәүләре бик күп кызыклы нечкәлекләрне үз эченә ала ала. Анда бака тотып аларны киендерү дә, казык очына ат, сыерның баш сөякләрен утыртып йөрү дә очрый. Биредә Элия-Чоппага багышланган биюләр сакланып калган. Махсус магик тәртипкә корылган тылсымлы биюләр бу.

Элия биек тау башында басып торган мәгърур, биек сынлы, әйтеп бетергесез куәтле итеп күзалланган. Ул көбә кигән, атында чапканда, күк күкри, ук атканда яшен яшьни, аның тир тамчылары – тансык, шифалы яңгыр. Элияны һәм аның тавын сурәтләгән бу биюләрне егетләр башкарган. Элия-Чоппага барганда да кешеләр зиратка кергәннәр, анда яшен сугып җан биргән кешенең каберенә килеп, яңгыр илаһына багышлап җырлаганнар, әйлән-бәйлән йөргәннәр.

Һәм, әлбәттә, һичшиксез, мондый йолаларның һәркайсыннан соң күкрәп, коеп, тулып, ташып яңгыр яуган. Җыелган кешеләр шатлыктан яңгыр астында бию, уйнау, җырлауларын дәвам иткән. Элияга биегән егетләргә бар җыен кушылган, һәм яңгыр булган, һәм булган куаныч!

КАЙТАРУ

Катырак ялварып җибәреп, яңгыр артыграк яуса, игеннәргә инде корылык түгел, ә су астында калу, череп юк булу янаса, кайтару йоласы зарурлыгы туа. Безгә дә саклану артык булмас, әз генә булса да язып куйыйк әле. 

Карачай-балкарлар, яңгырны куып җибәрү өчен, бик каты тавышланганнар, кычкырганнар, сызгырганнар, чиләкләр, табакларны бәреп шаулаганнар, кыңгырау, сыбызгыларны эшкә җиккәннәр. Хәзер инде кояшны чакыру өчен корбан китергәннәр. Күл я елга буена килеп өч зур учак якканнар. Үсмер балалар туннарын әйләндереп киеп яңгыр астында йөгергәннәр. 

Һәм, әлбәттә, такмаклар:

Кояш, чык, чык, чык!
Майлы ботка бирербез! 
Майлы ботка казанда!
Тәти кашык базарда!
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга!
Тәти кашык – саф алтын!
Кирәкми безгә салкын! 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое