«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Укып туйганнар өчен фильмнар исемлеге

Укып арыганнар өчен кинолар бар.

Без Татарстан режиссёрлары төшергән киноларны киңәш итәргә булдык. Карап карыйбызмы?

Александр Далматов, кинорежиссёр:

«Зөләйха» фильмын карарга тәкъдим итәм. Актёрлар составы бик яхшы – Наил Аюпов, Фәннүр Гобәйдуллин, Вера Минкина, Шәүкәт Биктимиров. Сюжет ягыннан, тарихи яктан бик әһәмиятле әсәр, моны һәрбер мәктәп укучысы, һәрбер студент карарга тиеш, чөнки монда халкыбызның гыйбрәтле тарихы ята. Мондый хәлләр кабатланмасын өчен карарга кирәк бу фильмны. 

«Зөләйха», 16+. Фильм Гаяз Исхакый әсәренә нигезләнеп төшерелгән. Әсәрне «Укыйбызмы»ның экранизациясе булган китаплар турындагы язмасында искә алган идек. Фильмны 2005 елда режиссёр Рамил Төхвәтуллин төшерә. Сюжетын ул Юныс Сафиуллин белән берлектә сценарийгә яраклаштыра. Фильмда легендар театр актёрлары катнаша, реалистик декорацияләр төзелә. Ә бюджеты нибары 6 млн сум була. Киноны интернеттан табып карау мөмкинлеге бар.

Бай Хәйруллин, режиссёр:

Татарстанда төшерелгән кинолар күп түгел. Бер юлы очраклы гына китапханәдә кинопоказга эләккән идем. Кол Шәриф мәчетенең ничек төзелүе турында иде ул. Кешеләрнең җыелышуы, төзү эшләре һәм башкалар. Таныш йөзләр дә очрады фильмда. Тарихи яктан кызыклы тоелды, шуңа фильмны киңәш итәм!

«Кул Шариф. Возрождение», 12+. Кол Шәриф мәчете турындагы фильмны «Аярис» мәдәният үзәге белән «Казан Кремле» музей тыюлыгы 2022 елда төшергән. Документаль фильмның режиссёры – Эльвира Фәрхетдинова. Кол Шәриф мәчете 1996–2005  елларда төзелә, дөньядагы иң матур 100 биналар исемлегендә урын ала. Моннан тыш, ул Татарстан тарихында әһәмиятле рольгә ия – мәчет күчеш чорында төзелә һәм кешеләр, аны төзегәндә, үз уйлары, өметләре белән яна. Документаль фильмда бу хисләрне саклап калып булган микән, анысын тамашачы хәл итсен.

Байбулат Батулла, режиссёр:

Татарстан фильмнарын карау, төрле мәйданчыкларда фикерләреңне калдыру, алар турында сөйләү дә кирәкле нәрсә. Бәләкәй чактарак «Күктау» фильмын яратып караганымны хәтерлим. Ул фильмга «Культура» телеканалында очраклы гына юлыккан идем. Татар киносын телевизордан карау үзенә күрә кызык күренеш булды. Яхшы сыйфатлы булып истә калган. Аны яңадан караганым булмады. Хәзер карасам, бәлки, фикерем башка булыр иде.

«Күктау», 12+. Фильмны режиссёр Илдар Ягъфәров 2002 елда тәкъдим итә. Әсәрне Мансур Гыйләҗев яза. Сюжетында ике кеше язмышының кисешү моменты сурәтләнә – Булат исемле гарип бала Америкага күченеп китәргә теләми, ә яңа гына төрмәдән чыккан Кәрим Казаннан кача. Шушы ике кеше очраша һәм дуслашып китә. Фильмда төп рольне Фәрит Бикчәнтәев, ә малай ролен аның улы Йосыф Бикчәнтәев башкара. Киноны интернетта табып карарга була.  

Рәдиф Кашапов, журналист, музыкант, режиссёр:

Миңа ошый торганнары байтак. Берничәсен әйтәм. Салават Юзеевның «Он, его муза и одноклассники» фильмында атаклы рәссамнар бомж ролендә төшә. «Бибинур» – матур кино. Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» әсәре нигезендә Мансур Гыйләҗев заманча, ләкин шул ук вакытта теләсә кайсы чорга туры килердәй сценарий язган. Шулай ук Байбулат Батулланың «Ноль с половиной» документаль фильмын да телгә алыр идем.

«Ноль с половиной», 16+. Без Байбулатны комедияле нәфис фильмнар төшерүче буларак беләбез. Аның үзгә, бераз сюрреалистик стиле бар. Бу фильм башкаларыннан аерылып тора. «Ноль с половиной» – документаль кино. Ул Айдар Шакировның (Альберт Барон Шакировның энесе) кино төшереп, ВГИКга укырга керергә теләве турында. Айдар үзгә фильмнар карарга һәм ихлас кино төшерергә тели, ул уйга батып «югары материяләр» турында фикер йөрткәндә, аның авылдашлары компьютер графикасы кулланып боевик төшерә һәм интернетка куя.  Фильмдагы диалоглар, тормышчан юмористик ситуацияләр һәм кешеләрнең үз-үзләре белән каршылыкта яшәве аны кызыклы һәм үзенчәлекле итә.

Булат Минкин, режиссёр:

Павел Москвинның «Пустота» фильмы бик актуаль. Ул башка Татарстан фильмнарыннан аерылып тора. Фильмда автор фикере ярылып ята, өстәвенә режиссёр аны үз акчасына төшергән. Визуаль теле бик кызыклы булып тоелды.

«Пустота», 16+. Яшь ветеран әнисе янына кайтып төшә. Авыр хис-кичерешләреннән соң ул яңа тормыш башларга тырыша. Кичергән сынаулары аңа тынгы бирми, шул ук вакытта көндәлек тормыш та аңа рәхимсез һәм гадел түгел булып тоела. Фильмда төп рольне режиссёр һәм актёр Булат Минкин уйный. Аның әнисе ролен Камал театры актрисасы Венера Шакирова башкара. Фильм күптөрле бүләкләргә лаек була.

Асыл Баһаветдинова, режиссёр, хореограф:

Мин «Микулай» фильмын Мәскәү кинотеатрында караган идем. Аны төшерүдә бик күп танышларым катнашкан иде. Фильмда Россия киносының легендасы Виктор Сухоруков та төшкән. Бу фильмның серлелеге һәм сәнгати ягы бик ошады. Татарстан фильмнарының Мәскәү мәйданчыкларына чыгуы бик зур шатлык һәм горурлык дияр идем. Илшатка афәрин диясем килә.

«Микулай», 18+. Мансур Гыйләҗев әсәре буенча режиссёр һәм продюсер Илшат Рәхимбай төшергән тулы метрлы триллер. Мансур Гыйләҗев сөйләвенчә, әсәрне язу идеясе аңа Япониядәге Нагоро дип атала торган курчак авылы турындагы яңалыкны күргәч килгән. Спойлерлар булмасын өчен, сюжетын язып тормыйбыз – фильмны интернетта табып карап була.
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое