Сүз Казанда һәм Чаллыда даими нигездә яшәүче күп балалы гаиләләр турында бара.
Татарстан Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындагы канун проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Участоклар мондый ярдәмгә хокуклы исемлеккә кертелгән өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә торак төзелеше йә үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару өчен бирелә. Түләүне альтернатива сыйфатында аларның ризалыгы белән бирәчәкләр.
Түләүне бирү тәртибе һәм аның күләме Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнәчәк, дип аңлашыла документтан.
чыганак: «Шәһри Казан»
Нет комментариев