«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

«Пешәм, ләкин барыбер үреләм...»

Мин Сөнгатуллина Зәринә, Саба районы Тимершык авылыннан.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытам, динебезне өйрәнәм. Шигырьләр язам. Дөньяның матур һәм куркыныч яклары, йөрәк әрнеткеч авыр һәм акылдан яздыргыч рәхәт мизгелләр, якыннарым һәм йөрәкне яралаучылар – барысы да минем илһам чыганагы.

***
Дулкыннар өстендә мәхәббәт тибрәлде:
Мин – утрау, син – минем тынгысыз диңгезем.
Йөрәкләр күкрәкне читлеккә тиңләде,
Тарсынып бу соры болытлы күк йөзен,
Галәмне иңләде.
Галәмне иңләде, сеңдереп йолдызлар яктысын,
Метеорит яңгыры астында «чыланды».
Яртысын ай алды сөюнең, яртысы –
Йөзләргә, тәннәргә, җаннарга сыланды,
Чәчләргә уралды.
Чәчләргә уралды. Уралды кулларым муеныңа.
Без – икәү. Без түгел җирнеке,
Еракта миллион яктылык елына.
Бар галәм – безнеке: синеке, минеке!..
Янымда бул гына.

***
Янып көлгә әйләнербез беркөн,
Без – нибары йолдыз тузаны.
Эзләр сүнәр, тар бер сукмак калыр –
Кулны кулга биреп узганы.
Чулдәй яргаланып кипкән җаннар
Бер тамчы су сорап тилмерер...
Күкрәгендә сөю йөрткән адәм
Сулышы белән таулар җимерер.
Йөрәк таштай авыраер беркөн,
Мүк катламы белән уралыр.
Соң мәртәбә кояш батканда да
Чын ярату үлмәс – ул калыр.
Планеталар бәрелешеп, шартлар,
Чиксезлеккә кереп югалыр.
Бар җир йөзен томан капласа да,
Җаннар җанга һәрчак юл салыр…

ЯРАТАСЫҢМЫ?

Күзләремә сынап карыйсың да,
«Яратасыңмы?» – дисең.
Әллә юри шулай шаярасың,
Әллә чынлап белмисең?!
Югыйсә бит, яратуым керфегемнән
кояш нуры булып түгелә,
Син үзең дә миңа кояш кебек –
пешәм, ләкин барыбер үреләм...
Яратаммы?.. Син шуны бел, бергенәм: 
«Кирәк!» – дисәң, учларыңа салыр идем йөрәгемне,
Язмыш кылычыннан саклар идем,
Калкан итеп куеп күкрәгемне.
Бер карусыз янәшәңнән атлар идем,
Тойган чакта сиңа кирәгемне.
Чит ярларга күз дә атмас,
Сүз дә атмас идем ялгыш кына...
Сөюемә горур башым иеп,
Назларыңны күлмәк итеп киеп,
Уйларымда сиңа ашкынам.
Тик үтенәм, булма таш кына!
Җылы карашыңны читкә алма,
Борылып, елмай үтеп барышлый.
Күң(е)лемдәге бөтен назларымны,
Көзләремне, яшьлек язларымны,
Барлыгымны
Сиңа багышлыйм!
Җавап итеп сорыйм - бул янымда,
Учак кабызырга җанымда
Җитә бер җылы сүзең.
«Яратасыңмы?» имеш,
Ә син үзең?

Зәринәнең барлык шигырьләрен «Идел»нең июль саныннан укый аласыз.

Фото авторы: Чулпан Галимова

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое