«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Айрат Хәйруллин үзенең дебют мини-альбомын тәкъдим итте

Ул «Синсезлек» дип атала.

«Синсезлек» — яраткан кешенең юклыгы халәтен тасвирлаган биш төрле хикәядән гыйбарәт. Һәрбер тыңлаучы бу альбомда үзенә якын булган хис-кичерешләрне таба ала.

Айрат татар телендә гитара яңгырашы белән баетылган мелодик инди-поп жанрында иҗат итә. Ул Сарман районының Зур Нөркәй авылында дөньяга килгән. 12 яшеннән вокал белән шөгыльләнә башлый, ә беренче җырларын 18 яшендә иҗат итә. 2021 елда «Мин татарча сөйләшәм» бәйгесендә катнашып, «Ярсыма» җыры белән чыгыш ясый. Әлеге җыр Yummy Music лейблында аның дебют релизы булып таныла.

Айрат Хәйруллин, автор һәм башкаручы:

«Бу альбом минем өчен тарихлары ягыннан гына түгел, ә үземнең музыкаль үзенчәлегемне билгеләү ягыннан да мөһим. Җырлар нәкъ менә мин күп еллар эзләгән һәм барып җитәргә омтылган яңгырашка ия».

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое