Анда синең дә төшү мөмкинлегең бар!
Әлеге кыска метражлы документаль фильм ел саен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында уза торган курс турында булачак. Исегезгә төшерәбез, курслар 1 октябрьдә башлана.
Фильм курсларда катнашучыларга һәм аларның мотивациясенә багышлана. Ни өчен алар татар телен өйрәнергә булганнар? Дәресләрдән нәрсә алырга телиләр һәм алган белемнәрен ничек кулланырга планлаштыралар? – шул сорауларга җавап эзләнәчәк. Проект телнең аралашу чарасы гына түгел, ә мәдәни тәңгәллек элементы, буыннар арасында бәйләнеш барлыкка китерү һәм шәхси үсеш ысулына әверелүен күрсәтүне максат итеп куя.
Хәзерге вакытта режиссёр фильм геройларын быел курс узучылар арасыннан эзли. Автор белән почта аша элемтәгә керергә мөмкин: aidar_gainulla@mail.ru (шулай ук telegram яки «ВКонтакте»).
Фильм ТР Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәме белән төшерелә.
Нет комментариев