«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Яңгырлы җыр аккордлары

Бу санда яңгыр тавышы сыман күңелгә ятышлы җырлар әзерләдек. Тизрәк гитараңның тузанын өреп төшер.

Әлеге шигырьне җырчы, музыкант һәм композитор Азат Гыйльметдин 2009 елда көйгә сала. Аның әйтүенчә, шигырь кушымтасындагы «Яу, яңгырым, яу!» сүзләре рэперларның «йоу» дип кычкыра торган тавышына бик охшаш, шуңа бу җырга рэп элементлары да кереп китә.

«Аранжировканы эшләп бетергәч, студиядә тавыш яздырганда якын дустым Ильяс Гафаровны (Ittifaq) рэп укырга чакырдым. Бу трек шулай барлыкка килде», – ди ул

«ЯҢГЫРЫМ»

Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) сүзләре Азат Гыйльметдин көе

C#m H
Бу – мин әйткән сүзләр түгел,
 A 
Алар – куе болыт –
 F#m E
Ява күрмәсен җаныңа
H F#m E
Язгы яңгыр булып.
A E
Ява күрмәсен җаныңа
H C#m
Язгы яңгыр булып.
C#m H 
Күтәрелмәсен керфегең
A
Мөлдерәмә тулып…
F#m E
Болытларга карый күрмә –
H F#m E
Оныт мине, оныт!
A E
Болытларга карый күрмә –
H C#m
Оныт мине, оныт!
Кушымта:
C#m G#m
Танысаң, дәшәрсең миңа:
F#m C#m
– Яу, яңгырым, яу!
A E
… Тау гына җавап кайтарыр –
H E
Алар мәңге уяу.
Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) сүзләре
Азат Гыйльметдин көе
Rap:
F#m
Яңгыр белән без дус, хәтта йөргәндә ялгызым
Шундук килеп җитә ул тамчыларын тамызып.
C#m H
Яңа көннең сулышы кала чыланган битемдә,
A
Тузанга баткан мәхәббәтем дә яшәреп китә.
F#m E
Күпме яусаң да, яңгыр, син барыбер кадерле,
H F#m E
Чөнки синнән соң безгә кала Салават күпере.
A E
Калабызның күген төрле төсләргә буяп
H C#m
Бүген синең көнең, әйдә, яңгыр, яу, яу!
Кушымта:
C#m G#m 
Син дәшәрсең миңа:
 F#m C#m
– Яу, яңгырым, яу!
 A E
… Тау гына җавап кайтарыр –
H E
Алар мәңге уяу.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое