Күпләр үз ярыңны табу өчен танышу сайтларына анкетаңны кую да җитә дип уйлый.
Бу чыннан да шулаймы? Интернетта танышулар буенча тәҗрибәм шактый зур, әлеге сорауга җавабым – 50/50. Сезнең игътибарга свиданиеләрдән «кринж» һәм «кринж түгел» очракларны тәкъдим итәм.
ВАКЫЙГА №1
Бер ел элек «Вконтакте»да «Сәлам, чибәркәй! Танышабызмы?» дигән хәбәр килеп төште. Мин киреләнеп кенә җавап кайтардым. Дөресен генә әйткәндә, аватаркада шәхси фотосы булмаган кешеләрдән шүрлим. Ярар, ничектер уртак тел таптык, фотоларын да җибәрде. Сүзара егеткә бик күптәннән «Звездные войны»дагы Йода персонажының уенчык вариантын теләвемне әйттем. Ул көнне дус кызымда кунакта идем, кич кенә өйгә кайтырга кузгалдым. Метродан чыксам, ни күрим! Шушы егет чәчәк бәйләме һәм мин теләгән уенчыкны тотып басып тора. Мин шаккаттым! Кабан күле яры буенда йөргәндә, рәхәтләнеп аралаштык. Шулчак кинәт кенә: «Минем хатыным буласыңмы?» – дип сорады. Икеләләтә шок кичереп, авызымны ачып калдым. Саубуллашып, өйгә кайтып киттем. Смс хәбәрләренә башка җавап бирмәдем.
ВАКЫЙГА №2
Ике ел элек интернет аша бер егет белән таныштык, бер атнадан очрашырга булдык. Мине ак розалар бәйләме белән каршы алды, кафега алып керде. Матур гына сөйләшеп утырдык. Свидание азагында минем өчен күпме түләгәнен фотога төшереп, дустына җибәрде. Минем күз алдында! «Ни өчен болай эшлисең?» дигән соравым җавапсыз калды. Шуның белән аралашу тәмамланды.
ВАКЫЙГА №3
Интернет аша танышкан егеткә берничә очрашудан соң гашыйк булдым. Үзе дә уңай җавап кайтарды. Брюнет, буе 2 метр, тыныч холыклы, юмор хисле – кыскасы, минем хыял. Өченче свиданиедә тамак ялгап алырга татар ашлары тәкъдим ителгән ресторанга кердек. Мин токмачлы аш алганыма үкендем... Тәлинкәм ялгыш шуып китеп, аш егетнең ак күлмәгенә чәчрәде. Ай кызардым инде! Танышым мине «бар да яхшы, була торган хәл» дип тынычландырды.
ВАКЫЙГА №4
Университетның 1 нче курсында укыган чагым. Май ае. Күңелсез булып китте һәм танышу сайтында теркәлдем. «Әйдә, шәфәкъ каршылыйбыз?» – дигән хәбәр килеп төште. «Бүгенме? Әйдә соң!» – дим. Чыннан да, бу егет белән шәфәкъ каршыларга дип, Кремль буе ярына киттек. Рәхәтләнеп көлештек, сөйләштек. Минем белән бер дулкындагы әңгәмәдәш булып чыкты. Иртәнге алтыга кадәр Казан үзәгендә шәһәрнең матурлыгына сокланып йөрдек. Бу хатирәне искә алган саен җаныма рәхәт булып китә.
P.S. «Интернетта сөйгән ярны табып буламы?» соравына төгәл җавабым юк. Вакыт күрсәтер инде.
фото: Лиана Ягудина һәм геройның шәхси архивыннан
Нет комментариев