Китап укыр өчен иң шәп вакыт – төн.
Беренчедән, беркем комачауламый, икенчедән, күзләрне смартфоннардан ял иттерергә була. Бу санда без синең өчен йокы алдыннан укырга кирәкле иң шәп 7 китапны җыйдык.
Алия Кавиева, менеджмент белгече:
Йокы алдыннан «Дом на краю ночи» китабын укырга киңәш итәм. Беренче тапкыр дустым бик мактагач алып укыдым. Аннан китап клубына йөри башладым һәм анда тагын шул әсәрне укып фикер алышырга туры килде. Әсәр Италиядәге кечкенә утрауда яшәүче берничә буын гаилә тормышы турында. Бу китаптан җылы бөркелә сыман. Әсәрдә табигать һәм җирле халыкның гореф-гадәтләре дә бик матур тасвирлана. Әлбәттә, мәхәббәт темасы да бар. Бу китап «дөньяны мәхәббәт коткара ала» фикеренә ышанучыларга ошаячак.
«Дом на краю ночи», Кэтрин Бэннер 16+. Кэтрин Бэннер соңгы арада бик популярлашып килә торган яшь Бөекбритания язучысы. Беренче әсәрләрен ул 14 яшендә яза. 2016 елда беренче зур «Дом на краю ночи» китабы дөнья күрә. Бүген бу китап 20 дән артык телгә тәрҗемә ителгән һәм күп исемнәр яулаган. Җылы, тынычландыра торган хикәяләү, мавыктыргыч сюжеты өчен, китапны «Пляжда укыр өчен 100 иң шәп китап» исемлегенә дә керткәннәр.
Наилә Фәйзрахманова, хисапчы:
Йокы алдыннан тынычландыра, хыялландыра торган китаплар укырга яратам. Аларны ешрак китапханәдән алам. Соңгы тапкыр миңа «Прогулки по Европе» дигән бер китап очрады һәм шунда ук игътибарымны җәлеп итте. Советлар чорында яшәп, Франциягә укырга җибәрелгән автор көндәлеккә үзенең хис-кичерешләрен, тәэсирләрен язып барган. Шушы язмалар һәм фотолардан нәтиҗәдә китап килеп чыккан. Китапны укыгач, уземне автор урынында итеп тойдым. Хикәяләү җиңел бара – студент чакларны, яз мохитен сагынучыларга менә дигән.
«Прогулки по Европе» Андрей Зализняк 0+. Бу китапны үзенә күрә бер могҗиза дип атарга була. Аның авторы 1956-1957 елларда, әле Советлар Союзы белән Ауропа илләре арасында «тимер пәрдә» булган вакытларда, чит илгә китеп, анда яшәп кайта. Зализняк үзен яңа дөньяга эләккән кебек хис итә, барлык хис-кичерешләрен дә үзе өчен туплап бара, күп итеп фотолар ясый, әмма язмаларын китап итеп бастыру турында уйлап та карамый. Еллар уза, бу сәяхәт сурәтләре гаилә архивында саклана. 70 яше тулганда гаиләсе аңа бүләк ясарга теләп фотоларын һәм көндәлекләрен бер экземплярдагы китап итеп бастыра. Шул бер экземлярдагы китап бик күп кешедә кызыксыну уяткач, аны күп тираж белән бастырырга булалар.
Индира Шәехова, электр энергетикасы инженеры:
Питер Мейлның «Год в провансе» китабын туган көнгә бүләк иткәннәр иде. Йокы алдыннан укый башладым. Китап 12 бүлектән тора, бер бүлеген 20-30 минутта укып чыгарга була. Сюжеты Франциянең көньягына күченеп килгән кешеләр турында. Китапта Прованс хакында кызыклы фактлар, андагы һава торышы, халыкның менталитеты һәм яшәү рәвешләре сурәтләнә. Сәяхәт итәргә яраткан кешегә әсәр кызыклы булачак.
«Год в Провансе» Питер Мейл 16+. Британ язучысы Питер Мейл – сәяхәтләр турында язучы әдипләрдән. Булачак романның авторы озак еллар Британиянең бер реклама агентлыгында эшли, әмма бер көнне алар хатыны белән барысын да ташлап Франциягә күчеп китәргә карар кыла. Җыелган акчаларына алар Франциянең провинциясендә ферма сатып ала. Яңа тормышлары аларга шул хәтле ошый ки, алар бу турында берничә китап та язып бастыралар. «Год в Провансе» – әлеге тәҗрибә хакында. Китап Франция турында иң шәп сәяхәтнамә әсәрләреннән санала – аның буенча хәтта берничә серияле фильм да төшерелгән. Роман 1989 елда язылган булса да, әле дә актуальлеген югалтмый.
Энҗе Галиева, QA инженер:
Безнең эштә китап клубы бар. Шунда Кир Булычевның «Поселок» романын укып карарга тәкъдим иттеләр. Бу китапка кадәр мин фантастика укырга яратмый идем. Романда сурәтләнгән поселок чит планетада урнашкан, анда төрле җан ияләре яши. Китап клубында фикер алышканда романдагы җан ияләрен һәр кеше үзенчә күз алдына китергәнлеге ачыкланды. Бу китаптан соң мин фантастика жанрын да үз итә башладым.
«Поселок» Кир Булычев 12+. Кир Булычев – язучы, драматург, сценарист, тәрҗемәче һәм тарихчы, Совет чорының иң танылган фантастларының берсе. Аның «Поселок» әсәре «Павлыш» циклына карый, үзенә күрә аны «космик робинзониада» дип атарга була. Космик кораблары ватылганнан соң, геройларга яңа, кеше яшәми торган планетада яшәргә өйрәнергә туры килә. Автор кешенең яңа шартларга яраклаша алуы турында мавыктыргыч итеп яза. Кир Булычев китапларына нигезләнеп 20 дән артык фильм төшерелгән.
Нет комментариев