Замандашларыбыз кайсы шагыйрьләрне укып хисләнә икән?
Алсу Шакирова, актриса
Мин әдәби әсәрләрне укыганда, аны кем язганы турында, гомумән, уйламыйм һәм бәяләмим. Шигырь яки тетрәндерә, үзе белән алып китә, яки юк. Шуңа аерым авторны әйтү кыенрак. Ә иң беренче искә төшкән шигырь юллары Зөлфәтнеке:
Бул гына!
Күкнең тансык балкышлары сыман
Җемелдә гел гомер юлымда! –
Синнән бүтән һични үтенмимен...
Бул син бу дөньяда!
Бул гына!
Зөлфәт, «Бер көйрәтик, гомер», 16+
Зөлфәтне укымаган кешеләр аны музыкага салынган шигырьләре аша белә, «Һаман яратам», «Төнге утлар», «Сагынуга дәва юк» кебек җырлар халык арасында шактый популяр. Зөлфәт шулай ук «Мәкерле песи» исемле беренче татар балалар операсының либреттосы авторы да. «Бер көйрәтик, гомер» китабына күренекле шагыйрь, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәтнең (1947–2007) чор-заман, халык-милләт, кеше язмышлары турында фәлсәфи уйлануларга корылган эссесы, шигырьләре, балладалары һәм поэмалары туплап бирелгән.
Гөлия Хәкимова, программист
Яраткан шагыйрем Такташ. Һәр юлын укыйсы килерлек итеп язган ул. Мәктәптә укыганда Такташ белән танышу миңа ачыш булды. Еш кына «Таң кызы» шигырендәге «Таң кызы, Гөл, ник чыктың да юлларыма, бәхет гөлен тотып нечкә кулларыңа» юлларын үз эчемнән кабатлыйм. Никтер ул юллар мине бәхетле итә. Ә кайвакыт бу җиргә нәкъ менә Такташ каргышы төшкән кебек була: «Фәхеш җир! Куеныңа шомлы еланнар ояласын инде!». Менә шулай, уттан суга алып салынган сыман, Такташ сүзләре белән буталып йөреш.
Һади Такташ, Сайланма әсәрләр, 16+
Һади Такташ, татар халкының иң танылган һәм популяр язучыларының берсе. Башлангыч чорында язылган әсәрләрендә романтик гыйсъянчылык (бунтарьлек) мотивлары, соңрак тормышны реалистик сурәтләү тенденциясе сизелә. «Мәхәббәт тәүбәсе», «Алсу», «Мокамай» кебек лирик поэмалар Такташны егерменче еллар татар поэзиясенең алдынгы сафына чыгарып бастыра. Әдипнең популярлыгы искиткеч тиз үсә, ул халыкның уй-хисләрен, хыял-омтылышларын илһамланып җырлаучы трибун-шагыйрь булып таныла.
Гөлназ Гыймадиева, СММ-белгеч
Әнгам Атнабай иҗатын яратам. Кайбер юлларын җай җыккан саен искә алам. Мәсәлән, «Талантларга, зинһар, кагылмагыз, үзләренчә булсын талантлар». Миңа очраган талант ияләре (хәер, алар миңа еш очрый) гел бик кешелекле, самими һәм хисчән булып тоела. Алар бит Ходайдан иңдерелгән сәләтләре белән дөньяны үзгәртергә яратылган. Кызганыч, талантлар җәмгыятьтә еш кына аңлау һәм теләктәшлек тапмый. Атнабайның шигырьләре һаман актуаль.
Әнгам Атнабаев, «Безнең Атнабай: шигырьләр, мәкаләләр, истәлекләр», 16+
Әнгам Атнабаев – шагыйрь һәм драматург. Безнең башкорт кардәшләр аны үз шагыйре дип саный. Аңа Башкортстанның халык шагыйре исеме дә бирелгән, башкорт телендә бастырылган китаплары да күбрәк кебек. Тик шулай да ул әсәрләрен татар телендә язган. Шигырьләре җиңел укыла, елмайта һәм көлдерә. Шагыйрьнең 90 еллык юбилеена аның шигырьләр җыентыгы татар, башкорт һәм рус телләрендә зур тираж белән бастырып чыгарыла. Халык китапларны бик тиз алып бетерә һәм кулдан кулга тапшырып укый.
Фәрһад Бәхтияри, композитор
Эшчәнлегем музыка белән бәйле булгач, шигырьнең музыкаль булуына игътибар итәм. Бу яктан гарузга нигезләнгән авторлы шигърият һәм дастаннар аеруча ошый. «Бүз егет» дастанында бу юллар хәтергә уелып калган.
Бостан шәһренең былбылы,
Сирай җирнең бер гөле,
Дәрья кичеп, тауны үтсәң,
Безне эзләсәң, табарсың.
Без дәрьяның гәүһәре,
Бер булырмыз җәүһәре,
Алтын-көмеш кулга алып,
Безне эзләсәң, табасың...
Нинди матур тел, нинди нечкә чагыштырулар!
Бер төчелеге юк, бик ихлас.
Бу сүзләрне думбырага кушылып көйләнгәндәй итеп ишетәм.
Татар халык иҗаты. Дастаннар, 6+
1980 елларда басылган күптомлы «Татар халык иҗаты» китаплары сериясеннән. «Ләйлә белән Мәҗнүн», «Таһир белән Зөһрә», «Түләк», «Бүз егет» һәм башка танылган һәм бик үк танылмаган дастаннарны үз эченә туплаган басма. Китапның соңгы битләрендә кайбер дастаннарга ноталар да китерелә.
Язманың дәвамын ИДЕЛнең апрель саныннан укыгыз.
Нет комментариев