«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Киләчәк Сабан туе: виртуаль турлар һәм мәдәни тәҗрибә белән уртаклашу

Бик тиздән Сабантуйлар җитә...

Без сезгә ИДЕЛнең узган елгы июль санында басылган кызыклы язманы искә төшерергә тәкъдим итәбез.

Соңгы арада баш-аягыбыз белән конспектлар язуга һәм «кичке чарага нәрсә кияргә?» кебегрәк уйларга чумып, мөһим гореф-гадәтләребез турында онытып җибәрә башладык кебек. Ә бит җәйнең башлануын белдерүче төп чара – Сабан туе. Анда кызыклы контент эшләргә, уеннарда катнашып, һичьюгы, табак җиңәргә мөмкин. 

фото: Фирүзә Вәлиева

Ни өчен яшьләр катыкка «чумарга» һәм капчык белән сугышырга теләми?

Төп проблема – Интернетта яшьләр өчен милли традицияләр белән бәйле контентның аз булуы. Мәсәлән, без песиләр турында мемнар, видеороликлар карауга бик күп вакыт сарыф итәбез, ә милли традицияләр турында белмибез, чөнки андый контент анда юк диярлек. Шуңа күрә бүгенге яшьләр Сабан туеның ничек уздырылуыннан бигрәк, аның нинди бәйрәм икәнлеген дә белмәскә мөмкин.

Икенчедән, шәһәрдә бәйрәм кәефе юк диярлек. Гадәттә, Сабан туе шәһәр яки районның билгеле бер урынында уздырыла. Һәм бу урын турында күпләр белми. Минемчә, бәйрәм «вайб»ы яшьләр булган бөтен җиргә барып җитәргә тиеш.

Өченчедән, яшь буынның фикерләү рәвеше, приоритетлары өлкәннәрнекеннән шактый аерыла: без күбрәк карьера, акча эшләү турында уйлыйбыз. Ә борынгылар һәр күңел ачу чарасының мәгънәсенә төшенгән. Без кашыкка йомырка салып йөгерү урынына култык астына ноутбук кыстырып чабабыз. Менә шундый аерма.

Тагын бер сәбәп: игътибар иткәнегез бардыр, күп кеше конкурсларда катнашырга, сәхнәдә чыгыш ясарга ояла. Хәтта өлкәннәр дә... Ә бит Сабан туе ул, беренче чиратта, рәхәтләнеп биеп-җырлап күңел ача торган чара булырга тиеш. Шулай түгел мени? Кем белә бит, бәлки үзеңне җиңеп, берәр конкурста катнашсаң, яңа сәләтең ачылыр иде. Сабан туеның төп йолаларын өлкән буын да үтәмәсә, яшьләр ничек кызыксын инде?! Әлбәттә, алар да бәйрәмнең мәгънәсен аңламаячак.

Шулай да, без өлкән буыннан күп нәрсәгә өйрәнергә сәләтле. Мөгаен, Сабан туена да караш кечкенәдән формалашадыр. Балачакта Сабан туен башкача кабул итә идек бит: ул вакытта капчыкта сикерергә дә,башка уеннарда катнашырга да оялмадык. Бәйрәм өчен махсус яңа күлмәк алу дисеңме, Сабан туеда туңдырма ашау, уенчыклар сатып алу... Ни кызганыч, без моны хәзер сагынып кына искә алабыз. Ә бәлки бу бәйрәмне безгә әти-әни ясаганга шулай күңелле булгандыр? Шул рәвешле, үзебезне сөендерергә өйрәнми калганбыздыр?.. Саный китсәң, сәбәпләр шактый. Әмма шунысы мөһим – милли гореф-гадәтләр һәм мәдәниятебез белән без һәрвакыт кызыксынырга, аның әһәмиятен аңларга тиеш.

Бу мәкаләне әзерләгәндә, социаль челтәрләрдә танышларым арасында сораштыру үткәрдем. Темасын: «Сабан туе яшьләр арасында нигә популярлыгын югалтты?» – дип куйдым. 17 яшьтән 25 яшькә кадәр булган 23 кеше үз фикерен белдерде. Аларның күбесенә бәйгенең төп призы тәкә булуы ошамый икән. Ә калганнар фикеренчә, Сабан туе еллар барган саен шоуга әйләнә. Һәм оештыручылар аны бары тик «узды» дию өчен генә эшли.

Киләчәк Сабан туе: виртуаль турлар һәм мәдәни тәҗрибә белән уртаклашу

Вакыт барган саен һәрнәрсә үзгәрә. Шул исәптән, Сабан туе да. Хәзерге трендларны, яшьләрнең кызыксынуларын исәпкә алган очракта киләчәк Сабан туе шулайрак күзаллана.

1. Сабан туен хәзер күп очракта татарлар гына бәйрәм итсә, киләчәктә аның форматы үзгәрәчәк һәм ул башка милләт вәкилләрен дә колачлый алачак. Шул рәвешле, дөньяның төрле халыклары арасында уртак кызыксыну, кыйммәт барлыкка киләчәк.

2. Сабан туе тагын да заманчалаша. Мәсәлән, яңа форматлар: онлайн-трансляция, уенның виртуаль турлары һәм башка инновацияләр барлыкка килергә мөмкин.

3. Сабан туе тагын да экологик һәм тирә-юнь өчен куркынычсызрак була алыр иде. Гадәттә, бәйрәмдә бик начар эшкәртелә торган материаллар кулланыла – һәм бу күп чүп барлыкка китерә. Киләчәктә оештыручылар чисталык турында ешрак уйлый башлар дип ышанасы килә. Хайваннарны да интектермәсләр...

4. Сабан туен мәдәни күзлектән дә төрләндерергә мөмкин. Мәсәлән, бәйрәмгә татар артистларын гына түгел, башка мәдәният вәкилләрен дә чакырырга була. Шул очракта Сабан туе мәдәният-сәнгать өлкәсендә яңа формалар барлыкка китерә алыр иде.

Автор: Айгөл Усманова

Тәрҗемә: Рәфидә Галимҗанова 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое