«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Куркыныч» китаплар - исемлек
Новости
Лайфстайл

«Куркыныч» китаплар - исемлек

Түбәндәге китапларны укыганнан соң, ничек кенә куркырсыз! P.S. Сак булыгыз, бу әсәрләр нечкә күңелле кешеләргә туры килмәскә мөмкин.

Эльгина Мөхәммәтдинова, театр реклама менеджеры:

Элек детектив әсәрләрне бик укымый идем. Бу китап очраклы гына кулыма килеп эләкте. Аны куркыныч кына түгел, ә авыр дияр идем. Психологик авыруларның нинди коточкыч бәла булуына тагын бер мәртәбә инандым. Шулай да китап үзен укып бетерергә мәҗбүр итә. Инде үтерүченең кем икәнен беләсең кебек, ә сюжет җебе тагын да бутала гына.

«Внутри убийцы» Майк Омер 16+. Израиль язучысы Майк Омерның 2018 елда чыккан детектив трилогиясе. Чикагода сәер позаларга бастырылып катырылган мәетләр табыла. Үзе дә кайчандыр үлем кочагыннан котылып калган хатын-кыз Зои Бентли маньякны эзли башлый. Әсәр сюжеты буталчык һәм көтелмәгән борылышлы, укучыны вакыйгаларга бәйләнешле «Заживо в темноте» һәм «Глазами жертвы» дип аталган китапларга илтә. «Внутри убийцы» бестселлерга әйләнә һәм 17 телгә тәрҗемә ителә. Быел әлеге трилогия буенча Россиядә сериал да төшерелде.

Йолдыз Сираҗиева, театраль бутафор:

Минем өчен Стивен Кингның «Сияние» китабы – иң куркыныч әсәрләрнең берсе. Джек Торренс гаиләсе белән кыш буена «Оверлук» отеленә эшкә урнаша. Ләкин бу отель сихерле булып чыга. Джек эчкечелеккә бирелә, отель аның белән идарә итә башлый. Ул гаиләсен үтермәкче була, исерек килеш отель буенча аларны эзли. Әсәр күбрәк психологик триллерга охшаган, чөнки монда Кингның башка әсәрләрендәгечә монстрлар юк – кеше акылдан язып үзе куркыныч җанга әверелә.

«Сияние» Стивен Кинг 16+. Роман бик күп телләргә тәрҗемә ителеп, күп мәртәбә бастырылып чыгарылган. Әсәр буенча фильм да төшерәләр. Ләкин күпләр китапны фильмга караганда кызыграк дип саный. Аны укыганда үзең дә ташландык «Оверлук» отеленә эләккән кебек буласың, вакыт туктап кала. Роман азагына таба гына вакыйгалар динамикасы тизләнеш ала, нәтиҗәдә шактый күләмле әсәр бер сулышта укыла.

Ләйсән Фәхриева, Татар яшьләре форумының проектлар кураторы:

Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәрен студент чорында укыдым, шактый озак тәэсирләнеп йөргән идем. Китапның эчтәлеге инде тулаем истә дә түгел, аерым фрагментларны гына онытып булмый. Кеше җирләү, дөресрәге аларны амбардагы бер өемгә ыргытулары, үз баласын ашаган ата… Елый-елый укыдым. Андый хәлләр чыннан да булганлыгына ышанасым килмәде.

«Адәмнәр» Галимҗан Ибраһимов 18+. Галимҗан Ибраһимовның бу повесте татар әдәбиятының иң куркыныч әсәрләреннән санала һәм юкка түгел. Әсәр XX гасырның 20 нче елларында Идел буенда һәм Урал якларында булган ачлык турында. Ул вакытларда ачлыктан халык авыллары, районнары белән кырылган. Бөтен җирдә ятучы мәетләр гадәти хәлгә әверелгән. Галимҗан Ибраһимов бер гаиләнең тарихын сөйли. Үлем ул һәрвакытта да физик үлү генә түгел, кайчакта кеше башта рухи үлем кичерә.

Азат Вәлиев, музей фәнни хезмәткәре:

Элегрәк рус әдәбиятын ярата идем. Федор Сологубны бик күп укыдым. Бу автор иҗатындагы символизм, мистика, куркыныч һәм көлкеле вакыйгалар үзенә тарта иде. «Земные дети», «Недобрая госпожа» дип аталган циклларында Сологубның бик куркыныч хикәяләре дә бар: теге дөньяның көчләре геройлар янында тора һәм аларны үз дөньяларына алып китә. Мәсәлән, «Свет и тени» хикәясендә күләгә дөньясы төп герой җанына кереп, аның күзләре белән карый башлый. Башка хикәяләрдә явыз көчләр герой өстендә салынып тора, аны куркыныч адымга этәреп җибәрә. Ике дөньяны нечкә генә чик бүлә…

«Земные дети» Федор Сологуб 16+. Үз дәверенең иң яхшы язучыларыннан булган Федор Сологубның бу китабына XIX гасырда язылган хикәяләре, новеллалары, легендалары, парчалары һәм әкиятләре кергән. Шунысы кызык, бу әкиятләр балаларга укырга яраксыз, ә менә алардагы төп геройлар, нигездә, балалар үзләре.
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое