«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Луиза Хәмзина: «Киенү стилем аша башкалар дизайнер булуымны белә»

Аның татар орнаментларын чагылдырып ясалган интерьер бизәү өчен паннолары кемне генә битараф калдырыр икән?

Сәнгать мәктәбендә укымаса да, үзе – дизайнер. Сүзем Луиза Хәмзина турында.

Кем ул Луиза Хәмзина?

Тумышым белән Әлмәттән булам. Гаиләмдә иҗат кешесе юк: барысы да үзләрен техник юнәлештә тапты. Мин дә КХТИда инженер-технолог белгечлеген үзләштердем. Күп еллар «Казаньоргсинтез» лабораториясендә хезмәт куйдым. Соңрак «Бәлки иҗат белән шөгыльләнеп караргадыр» дигән уй туды. Декрет ялына чыгу белән химия өлкәсенә кире кайтмаячагымны белә идем инде. Иҗатка килүем табигый килеп чыкты: өйдә ремонт ясаганда илһамланып диварга бизәкләр төшердем.

Шуннан соң апам, дус кызларымнан диварларын бизәргә заказлар килә башлады. Тора-бара «Авито»га игълан элдем: портфолиомны шулай булдырдым. Әмма бу эштә иҗат иреген тою кыен иде, чөнки заказ бирүче кушкан төгәл бизәкне генә ясарга кирәк. 2022 елда барысы да үзгәрде. Мин үземә татар мәдәнияте дөньясын ачтым: беренче тапкыр «Печән базары» фестиваленә бардым. Һәм бу минем өчен «Вау» булды! Нәрсә эшләячәгемне ул вакытта белмәсәм дә, татар мәдәниятен популярлаштыруга өлеш кертәсем килде.

Декрет ялымда үз эшемне ачу теләге белән эшмәкәрлек курсына килдем. Биредә интерьер өчен татар орнаментлары төшерелгән паннолар ясап, татар мохитенә «чума» алуымны аңладым. Проектлар яклаганда, агачтан ике эшләнмәм әзер иде: башкалар аларны күргәч, бу эшемне ташламаска киңәш итте. Шуннан бирле паннолар белән башкаларны сөендерәм. Остаханәмдә сәгатьләр буе матурлык ясап утыру медитациягә тиң.

Элегрәк стандарт шакмак-түгәрәк формага күн мозаикасы, ташка уелып ясалган һәм зәркән эшләнмәләре элементларын гына төшерсәм, хәзер инде авылдагы тәрәзә йөзлекләре, капка бизәкләрен дә игътибарга алам.

Миңа бирелә торган иң популяр сорау: паннолар нинди материалдан эшләнә? Төп өлеш – МДФ (җиһазлар ясала торган материал), ә фактура, заказга бәйле рәвештә, гипс, шпаклевка яисә башка материалдан ясарга мөмкин.

Мин ясаган паннолар Казанның Пушкин урамындагы – «Түбәтәй», Мәрҗани урамындагы «Tatar» рестораны һәм «Чалбар» барларының диварларын бизәп тора.

Идеямне урладылар

Казанның бер мәктәбендә минем стильдә ясалган панноны берничә танышым фотога төшереп җибәрде. Баштарак авыр булды, үпкәләп йөрдем. Ә аннан панноның минекеннән күчермә икәненә инандым. Оригиналга якын да килми иде.

Яраткан эшем аудиториягә үзем турында сөйләүне таләп итә: шуңа күрә миңа ташбакадай кабырчыктан чыгарга туры килде. Үземне гомумән башка яктан ачтым.

Стиль хакында

Киенү стилемдә күзләремдә очкын кабыза алырлык шөгылем, эшем чагыла. База киемнәрен этник элементлар белән тулыландырып, образлар тудырырга яратам. Стиль ул – иҗатыма үткәргеч, киенү стилем аша башкалар дизайнер булуымны белә.

Соңгы вакытта үземне караңгы төстәге киемнән уңайлы хис итә башладым. Минемчә, холкымдагы үзгәрешләр кара төсне яратырга сәбәп булды кебек.

Гардеробымда әнием чемоданыннан, әбием сандыгыннан кием-салым урын алып тора. Раритет, винтаж әйберләргә үлеп китәм!

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое