«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Мәхәббәт турында иң шәп китаплар
Новости
Лайфстайл

Мәхәббәт турында иң шәп китаплар

Әйдәгез, мәхәббәт турында сөйләшик...

Рушан Хәяли, баскетбол тренеры

Элек ике дә уйламый сәяхәткә чыгып китә идем, янәсе тормышта төсләр, кичерешләр җитми. Хәзер көн саен диярлек берәр зур яңалык ишетелә, ирексездән: «Баш сау булса, шуңа риза», – дип уйлап куясың, кая ул кызык эзләү... Аның каравы, соңгы елларда сәяхәтләргә алмашка «иске яңа» мәхәббәтем баш калкытты – буш вакытым булуга кулыма китап алам. Күптән түгел баскетбол турында китап укыдым. Тренерлык эшендәге файдалы методикалар белән таныштым, үзем уйлап таптым дип уйлаган кайбер алымнарны алдынгы тренерлар күптән куллануы турында белдем. Бу китапны мин ике көндә «кабып йоттым», озакламый тагын бер кат укырмын, ахрысы.

Ли Роуз «Баскетбол чемпионов. Основы» 0+. Баскетбол уйнарга китап буенча да өйрәнеп була икән. Ли Роуз – НБАның (Национальная баскетбольная ассоциация) танылган тренеры һәм консультанты. Әлеге китап – баскетбол уйнау техникасы һәм тактикасын өйрәнүчеләрнең өстәл китабы. Ул баскетбол уйнарга өйрәтүчеләр өчен дә, өйрәнүчеләр өчен дә файдалы булырга мөмкин.

Айдар Ниязов, дирижер

Гомумән мәхәббәт турында укымыйм. Ә менә тормышка һәм сәнгатька карата мәхәббәт турында берничә китап тәкъдим итә алам. Мәсәлән, Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре җыентыгы. Бу китапны бөтен кеше дә укырга тиеш дип саныйм. Чын мәгънәсендә шедевр – ихлас мәхәббәткә һәйкәл. Һәр көненең соңгы булырга мөмкинлеген уйлап язылган ул. Җәлилнең мәңгелек әсәрләрен укып елыйбыз да, көләбез дә.

Муса Җәлил «Моабит дәфтәрләре» 16+. Әлеге китапта татар халкының бөек каһарман шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең Берлин шәһәрендәге Моабит төрмәсендә тоткынлыкта булган чагында язылган шигырьләре тупланган. Дәфтәр ике блокнотка теркәлгән 93 шигырьдән гыйбарәт. Әлеге дәфтәрләр тоткынлыктан котылучы Нигъмәт Терегулов һәм Бельгия патриоты Андре Тиммерманс тарафыннан үз халкына әйләнеп кайткан.

Гүзәл Гафарова, актриса

Күңелемдә иң тирән хисләр калдырган әсәр – Эрих Мария Ремаркның «Триумфальная арка» романы. Театрда «Без барыбыз да кешеләр» исемле спектакльне чыгарганда, Ремаркның иҗаты белән якыннан танышырга туры килде. Әлеге спектакль аның башка әсәре буенча булса да, башка романнарын да укымыйча булдыра алмадым. «Триумфальная арка» – барлык романтиклар өчен алтын классик әсәр! Син берничек тә Равик hәм Жоан Маду мәхәббәтенә битараф кала алмыйсың, алар белән бергә янасың. Әлеге романның hәр җөмләсе диярлек афоризмга әйләнгән. Әлеге әсәр нигезендә төшерелгән фильмны да бик яратам, Ингрид Бергман башкаруындагы Жоан Маду образы – минем өчен хыял. Шундый хатын-кыз героиняларны сәхнәдә уйнар идем.

Эрих Мария Ремарк «Триумфальная арка» 12+. Роман ХХ гасырның иң матур әсәрләреннән санала. Сугыш, мәхәббәт һәм үлем турындагы бу әсәр 1945 елда басылып чыккан. Романның төп герое Равик тоткынлыкка эләгә. Аңа күп газаплар һәм сөйгәненең үлемен күрергә туры килә. Шулай да ул котыла ала һәм немец концлагереннан Франциягә кача. Һөнәре буенча талантлы врач була, Парижда хирург булып эшли. Үзен тоткынлыкка дучар иткән кешене үтерү турында хыяллана. Бервакыт Равик Жоан Маду исемле итальян актрисасы белән таныша. Мәхәббәте аны тормышны яңадан ярата башларга илһамландыра. Тик мондый романнарда бәхетле финалга өмет итеп була микән?

Данис Хисмәтуллин, алып баручы

Мәхәббәт турында яраткан китабым юк. Милләткә булган мәхәббәт турындагысын әйтә алам – Мөдәррис Әгъләмовның шигырьләр китабы ул. 2018 елда бер шигърият бәйгесендә Йолдыз Миңнуллина катнашучыларга аның шигърияте белән танышырга киңәш иткән иде. Әлеге киңәшне тотып, әсәрләре белән якыннан танышкач, мәхәббәт шигъриятен үзем өчен яңача ачтым.

Мөдәррис Әгъләмов «Еракка китеп кара» 12+. Әлеге китапта Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның шигырьләре, балладалары һәм поэмалары җыелган. Мөдәррис Әгъләмов шигырьләренең үзенчәлеге – аларның төзелеше. Иң тупас күңелләрне дә йомшартырга сәләтле ул шигъри тәлгәшләр! Әлеге китап интернетта аудиоформатта да бар.

Әминә Миндиярова, режиссер

«Дары смерти» китабын алгебрадан имтихан тапшырырга барганда автобуста укыган идем мин. Гермиона Гренджер белән Рон Визли беренче мәртәбә үбешкән җиренә җиткәч, бөтен автобуска кычкырып җибәргәнем истә. Барысы да гаҗәпләнеп карагандыр инде миңа. Син сорагач, шул китап искә төште.

Дж. К. Роулинг, «Дары смерти» 12+. Гарри Поттер исемле тылсымчы малай турындагы романнар сериясен кем генә белмидер. Британ язучысы Джоан Роулинг 1997 елда беренче романын китап итеп бастыра һәм ул тиз арада популяр булып китә. Беренче романның уңышыннан соң, 2007 елга хәтле тагын 6 роман иҗат ителә. «Дары смерти» – шул сериянең соңгы китабы. Әлеге әсәр китап булып чыкканның беренче көнендә үк ел бестселлерына әверелә. Китап каһарманнары тылсымчылар мәктәбе Хогвартсны Волан де-Морттан саклап аның белән чираттагы көрәшкә чыгалар. Гари Поттер китапларының кайберләре татар теленә тәрҗемә ителгән.

Чулпан Нигъмәтҗановна - Гарәфиева, психолог

Мин, психолог буларак, мәхәббәт темасына «5 языков любви» китабын тәкъдим итәр идем. Мәхәббәт турында сөйли торган, мөнәсәбәтләр кору темасын яхшы ача торган шәп китап. Үзеңне һәм сөйгәнеңне, «мәхәббәт телен» аңларга теләүчеләргә киңәш итәм. Кризис кичерүче парларга, балаларын яхшырак аңларга теләгән әти-әниләргә дә файдалы булыр дип уйлыйм.

Гэри Демонте Чепмен, «5 языков любви» 16+. Гэри Демонте Чепмен – Америка язучысы, радио алып баручысы. Китап 1992 елда басыла, шул вакыттан бирле актуальлеген югалтмый. Автор мөнәсәбәтләрне ныгыту яки дөрес итеп кору өчен формула уйлап тапкан. Аның идеясе – сөюеңне дөрес итеп белдерүдә һәм кабул итеп алуда мәхәббәтнең 5 телен куллану. Автор фикеренчә мәхәббәт телләре ул: сүзләр, вакыт, бүләкләр, ярдәм һәм тактиль булу. Үзеңә туры килгәнен сайласаң, бәхет хисе үзен озак көттермәс
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое