«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Психология

«Идел» кавыштырган парлар: Газиз + Сәрбиназ

Мәхәббәт, мәхәббәт...

Такташ язганча, ул беркайчан да искерми, һәрчак яңара. Шуңа күрә мәхәббәт темасы гел актуаль. Ә сез беләсезме, «Идел» барлыгы ничә парны кавыштырган? Бүген шул матур парлар белән таныштырбыз! Бүгенге пар – Сәрбиназ һәм Газиз Фәттаховлар.

Газиз+Сәрбиназ

Танышу тарихы

Сәрбиназ: Туган нигезем белән Газизнең җәйге каникулларын уздыра торган йорты арасы нибары ун километр булса да, без бер ел элек кенә күзгә-күз очраштык. Төрле милли чараларда «кисешүебез» дә күптән түгел генә ачыкланды: күңел күзе күрмәсә, маңгай күзенең ни икәнен барыбыз да яхшы белә, кыскасы. Алай да, бер-беребезнең һичьюгы виртуаль дөньяда барлыгын без мәктәп елларында ук белә идек инде. Милли проектларда кайнаган яшьләр санаулы, шуңа алар бер-берсен, балыкчылар кебек, ерактан таный. Безнең очракта да шулай булды. Иң элек икебез дә «Тәэсир» видеороликлар бәйгесендә җиңеп чыктык, ә менә чынлап торып танышу мәйданы – «Идел» журналы булды. Редакциядә эшләгәндә күбесенчә фәнни-популяр язмалар әзерләсәм дә, үзем өчен кызыклы шәхесләр очраса, аларны да яктырту юлларын эзли идем. Видеобәйгедән соң, мин Газизнең ютуб-каналы, «Безнең тәҗрибә» проекты белән таныштым. Татар телен үстерүгә шактый өлеш кертүче бу егет турында «Идел» укучылары да белергә тиеш дигән фикергә килгәч, аннан интервью алдым, язма да искиткеч җиңел язылды. Барысы да шуннан башлагандыр, мөгаен: аның белән җиңел, сүз артыннан кесәгә керүнең дә, ниндидер битлек киюнең дә кирәге юк – үзе әйтмешли, «по кайфу» иде.

Беренче тәэсир

Сәрбиназ: Ни гаҗәп, Газиз белән беренче күрешү көне минем «Идел» журналындагы соңгы эш көненә туры килде. Ул көнне, йөрәгемнең бер кисәкчеген редакциядә калдырып, үзем дә сизмәстән тормышның яңа этабына аяк бастым. Нәкъ кинодагыча, «минем атомнар һәрвакыт синең атомнар белән таныш булган» өземтәсенә якын хисләр йөгерде. Барысы да шулкадәр табигый иде, күңел дә тыныч, йөрәк тә сикерми – нәкъ психологлар тасвирлаганча. Дистант аралашканда үзен ничек тотса, Газиз тормышта да шундый ук булды. Әмма барыбер күпмедер вакыт күзенә туры карарга читенсенеп тордым әле.

Газиз: «Бигрәк сөйкемле икән. Әллә кем кебек кыланмый, шундый табигый һәм ачык күңелле, минем кеше инде «тущны», – дип уйладым. Машинада барганда, мин күрми дип уйлап, күз кырые белән карап-карап алуы һаман да кызык.

Беренче адым

Сәрбиназ: Мин бик күп өлкәдә, шул исәптән мөнәсәбәтләрдә дә, прокрастинатор. Шуңа, Газиз адым ясамаса, ботка пешмәс иде.

Яраткан сыйфатлар

Сәрбиназ: Адекват булуын һәм проблемаларны тиз арада чишәргә омтылуын яратам.

Газиз: Мин җенләнгәндә дә үзен тыныч тотып, каршы сүз әйтмичә тора алуына рәхмәтлемен.

Беренче күрешү

Сәрбиназ: Беренче күрешү ТАТМЕДИА бинасы янында башланып, Иске татар бистәсендә дәвам итеп, Кабан күле буенда тәмамланды.

Тәкъдим ясау

Сәрбиназ: Барысы да бик гади, «Син тезләнеп тәкъдим ясарга кирәкми дигән идең бугай», – диде дә Газиз, ике ай да үтми тәкъдим ясап хат салды. Кабат күрешкәч, тәкъдимен, тиешенчә, йөзек белән кабатлады. Ә ризалыкны никахта гына бирдем. Аңа кадәр, никах туена әзерләнсәк тә, инде күлмәк алсам да, бераз интрига тоттым. Тәкъдим буласын чамаласам да, көтмәгән идем.

Талашасызмы​​​​​​​?

Сәрбиназ: Претензияләр бар икән, шундук яки мөмкин кадәр тизрәк әйтеп салабыз. Газиз тизрәк суынса да, беренче адымны күбрәк мин ясыйм, чөнки ике як та тынычланып бетмичә дуслашу мөмкин түгел диярлек. Шөкер, бу озакка сузылмый.

Телефонда:

Газизем, Җаным

Сәрбиназ җаным

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое