«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Психология

Мәхәббәт ничек туа һәм күпме яши? - фәнни караш

Аһ, мәхәббәт! Җыр, шигырь, романнарның үзәге булган гашыйклык. Һәр кеше мәхәббәтен эзли. Ул бөтен нәрсәнең нигезе! …

Әллә юкмы?! Нәрсә ул мәхәббәт? Ничек туа һәм күпме яши? Хәзер ачыкларбыз. Сорауларга җавапны биология фәннәре кандидаты, доцент Наил Назим улы Хәертдинов табарга ярдәм итте. Аңа зур рәхмәт һәм чиксез мәхәббәт.

Мөгаен, синең гашыйк булганың бардыр. Ә бәлки бер генә дә түгелдер. Исеңә төшер әле, шул вакытта нинди хисләр кичердең?

  • туктаусыз аның турында уйлыйсың;
  •  аны күргәч, йөрәгең ешрак тибә башлый;
  • аның янәшәсендә бар нәрсәне онытасың һәм үзеңдә таулар җимерердәй көч барлыкка килүен тоясың;
  • күз карасы киңәя.

Танышмы бу халәт? Барысына да гормоннар гаепле. Гашыйк булган кешенең организмында адреналин, норадреналин, кортизол һәм окситоцин, дофамин һәм башка гормоннар бүленеп чыга башлый. Адреналин таулар җимерердәй көч бирә һәм йөрәк тибешен тизләтә, дофамин мәхәббәт объекты турында туктаусыз уйларга мәҗбүр итә һәм күз карасын киңәйтә. Окситоцин тирә-якны адекват бәяләү сәләтен киметә.

Гормональ система ягыннан гашыйк кешедә билгеле бер нейромедиаторлардан тыш, норадреналин эшләп чыгаруның көчәюе күзәтелә. Хатын-кызларда тестостерон арта, ул күкәйлектә, бөер өстендә, май тукымасында һәм баш миендә эшләп чыгарыла. Әлеге гормон матдәләр алмашын көйләүдә катнаша һәм репродуктив функциягә йогынты ясый. Гашыйк ир-атларның исә, киресенчә, окситоцин дәрәҗәсе арта. Бу гормон-медиатор социумда үз-үзеңне тотуны көйли. Аның йогынтысында ир-атның сөйгән ярын кайгыртуы һәм игътибарлылыгы арта. Окситоцин гипоталамуста эшләнә һәм нейрогипофизда туплана. Өстәвенә, хатын-кыз сөйкемле ир-атны күрсә, аның эстроген дәрәҗәсе күтәрелә. Ягъни ул хатын-кыз буларак тагын да нәзакәтлегә әверелә.

Ә йөрәк? Аның мәхәббәткә ни катнашы бар?

Мәхәббәт җаваплы булмаганда, чыннан да йөрәк авырткан кебек тоела. Төмән кардиология фәннәр үзәгендә эшләүче врач-кардиолог Юлия Бахматова фикеренчә, җавапсыз мәхәббәт ул – стресс, ә стресс вакытында адреналин бүленеп чыга һәм аның кисәк кенә күп күләмдә канга эләгүе вак кан юлларының тараюына китерергә мөмкин. Ул вакытта йөрәккә кан әз килә һәм йөрәк тибеше авырая. Аритмия барлыкка килә. Мондый халәтне «синдром разбитого сердца» дип атыйлар.

Бу вакытта йөрәкнең сул карынчыгы кими, ә ул – кан әйләнешенең зур түгәрәген башлап җибәрә торган өлеше. Ягъни, «ватылган» йөрәк – ул метафора түгел, ә чын медицина диагнозы: йөрәк эшчәнлегендә генә түгел, шулай ук ашказаны, нерв системасында тайпылышлар, хәтта психик чирләр да китереп чыгарырга мөмкин. Бу – психоэмоциональ үзгәрешләр нәтиҗәсе. Әгәр дә кешегә вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, мәхәббәт үлем сәбәбе булырга да мөмкин

Аңлавыгызча, бу симптомнар җавапсыз мәхәббәт аркасында гына түгел, башка сәбәпләр аркасында да барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, хәмер эчү, наркотиклар куллану, кисәк авыр физик йөкләнеш, зур стресслар һ.б. Хәер, әлеге авыру табигатьтә шактый сирәк очрый. Гадәттә җавапсыз мәхәббәт тудырган симптомнар тиз уза һәм бернинди дәвалау да таләп итми.

Мәхәббәт организмга тагын нинди йогынты ясый?

Гашыйк булганда кешенең гормональ фоны белән йөрәгеннән кала, баш миенең эшләве шактый үзгәрә: мидә уннан артык зона активлаша. Бу гипоталамус, базаль ганглий, миндальсыман җисем, зур ярымшар кабыгының төрле зоналары, префронталь кабык – сизү органнарының барлык мәгълүматларын анализлый (ишетү, күрү, тактиль тойгылар), аларны бәяли, хис-кичерешләрне чагыштыра.

Бүгенге көндә мәхәббәт, гашыйклык хисен дәлилләп һәм үлчәп карап була. Сөйгәнеңнең «Мин сине яратам» дип әйткән сүзләренең дөреслеген тикшерер өчен магнит резонанс томографиясе аппараты кирәк булачак.

Әгәр гашыйк вакытта баш миенең төрле бүлекләренең функциональ активлыгы үзгәрсә, аларны томография ярдәмендә теркәргә мөмкин. Моннан тыш, гашыйк булуның төрле стадияләрен дә күзәтергә була. Мәсәлән, функциональ магнит резонанс томографиясе мәгълүматларына күз салсак, романтик мөнәсәбәтләрнең башлангыч чорында баш миенең алгы өлеше активлаша. Ә борчу һәм тынгысызлык өчен җавап бирә торган арткы өлешенең активлыгы, киресенчә, төшә. Шуңа күрә гашыйклар еш кына эйфория халәтендә була һәм әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга исе китми.

Сөйгәнеңә төрле датчиклар тоташтырганчы, бу язманы укып бетер. Чөнки мәхәббәт эшендә бер-береңә ышану, аңларга тырышу, кабул итү үзәктә тора. Гашыйк булу бер хәл, ә менә хисләрне саклап калу кыенрак. Гомумән, мәхәббәтнең нибары берничә ел яшәве турында бихисап китаплар язылган. Фредерик Бегбедерның «Любовь живет три года» романы басылып чыккач, бу темага карата кызыксыну арта һәм хәтта берникадәр статистика да җыела. Сораштырылган парлар романтик мәхәббәт, ягъни гашыйклык хисе 1-2 атнадан алып 4 елга хәтле дәвам итүе турында сөйли. Россиядәге статистикага караганда, өйләнешкән парларның байтак өлеше 1-2 елдан аерылыша.

Хайваннар дөньясында моногам парлар очрамый диярлек. Ә кеше исә, инстинктлар белән генә яшәми, акылга да ия бит! Һәм нәкъ менә акылга ия булган кеше мәхәббәтне үз тойгылары, уй-кичерешләре белән тулыландыра. Мәхәббәт хисе баш мие сигналларын активлаштыра, алар үзеңнең бердәнбереңне эзләп табып, аның белән гаилә корып яшәүгә юнәлдерелгән. Дөрес, гел яңа мөнәсәбәтләр эзләүче, бер генә гаиләгә риза булып яшәмәүче полигам рухлы кешеләр дә очрый. Бу очракта инде кеше гаиләсендә алган тәрбия принципларына һәм җәмгыятьтәге урынын ничек күзаллавына таяна.

Шуңа күрә сөйгәнеңнең синең белән фикердәш булуы, икегезнең дә тормыш кыйммәтләре уртак булу шактый әһәмиятле. Мәхәббәтне саклап калу өчен бу гына да җитми.

Безнең баш мие шундый итеп оештырылган ки, ниндидер гамәл яңалык булудан туктап, гадәти һәм кызыксыз категориягә күчә икән, медиаторлар саны кими hәм хис-кичереш сүлпәнәя. Мәхәббәт тойгысын «озата баручы» гормоннар эшләп чыгару кими. Шуңа күрә, яңалыклар тәэсире югалу белән, баш мие акрынлап тынычлана, аңа хәтта «күңелсез» була башлый. Мөнәсәбәтләрдә яңалык бик мөһим (яңа симпатия объектын эзләү мәгънәсендә түгел)!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое