«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Психология

Заманча мөнәсәбәтләр: кринж һәм норма

Гомернең һәр чорында мәхәббәтне төрлечә кабул итәсең: ул чиксез һәм тормышның барлык өлкәләренә дә кагыла.

Романтик мәхәббәт дип аталучы химик элемтә дөньясында нәрсә кринж, ә нәрсә норма? Клиник психолог Анастасия Ивашкевич киңәшләрен тыңлыйк.

Хисләр турында сөйләшкәндә бераз күктән җиргә төшү өчен, тормыштан берничә ситуация мисал итеп сайланды. Һәр сорауга җавап бирер алдыннан, бернинди дәлилләр таләп итми торган бер ачык аксиоманы әйтеп куясым килә: «Мөнәсәбәтләр – диалог һәм килешү дөньясы». Килешүгә ирешү өчен, икеңнең дә бер-береңне аңларга, килеп туган проблемаларны бергәләп чишәргә тырышуы кирәк. Берүзең генә «акыл ачкычларын» табарга тырышу мәгънәсез, шуңа күрә, әйдәгез, хәлләрне диалог позициясеннән карап чыгыйк.

1 мисал: «Сөйгәнем экономияләргә ярата, яңа модалы каһвәханәләргә йөрүнең мәгънәсен күрми. Кафега барырга да, өйгә пицца китертүгә дә риза түгел».

Сөйгән ярыгыз сезне сайласа да, гадәтләрегезне дә кабул итте дигән сүз түгел. Ни өчен мондый романтик кичәләр, каһвәханәләргә йөрүнең ошавын, мондый аралашулар сезне бәхетле итүен аңлатыгыз. Аннан соң гына: «Син минем белән бу теләкләремне уртаклаша аласыңмы?» – дип сорагыз. Әгәр дә аның җавабы тискәре икән, үз күңелегезне үзегез күрегез.

2 мисал: «Егетем/кызым бик көнләшә , һәр адымны контрольдә тота, кайда һәм кем белән икәнемне даими тикшереп тора».

Якын кешеңнең кайда булуын, аның белән барысы да яхшы икәнен белү һәм үз эшләрең белән шөгыльләнү – кайгырту. Әмма аның дуслары белән вакытын яхшы үткәрүен, иминлеген белешү, ә соңын нан моның өчен гаепләү – абьюз.

3 мисал: «Сөйгәнем йомык, үзе турында аз сөйли, аның белән проблемалар турында уртага салып сөйләшмибез. Аның уенда ни икәнен белмәгәнгә күрә , еш кына кирәкле вакытта хуплый, терәк була алмыйм. Бу очракта нәрсә эшләргә?»

Ярдәм сорамаган кешегә булыша алмыйбыз. Аннан: «Мин сиңа хәзер ничек ярдәм итә алам?» – дип сорагыз. Әгәр дә җавап «Юк» икән, үзегезне гаепләү, эчтән «кимерү» кирәкми. Кабат уйлап карагыз: сезгә мондый мөнәсәбәтләр кирәкме?

4 мисал: «Иптәшем мине әти-әнисе белән таныштырырга теләми...»

Бу очракта әлеге хәлнең сәбәбен аңлау мөһим. Әгәр конкрет сәбәп булмаса, чикләрне һәм вакыт кысаларын билгеләгез. Аннан: «Син кайчан әзер булачаксың?» – дип сорагыз». Шул рәвешле, без үзебезне билгесезлектән һәм борчылудан саклый алабыз.

5 мисал: «Яраткан кешем дуслары белән еш вакыт үткәрә , ул аларга миңа караганда күбрәк игътибар бирә кебек тоела».

Дуслар белән аралашу, буш вакыт һәм шәхси «почмак» та гаеп саналса, мөнәсәбәтләрдә салкынлык һәм киеренкелек котылгысыз. Сөйгәнегездән: «Мин синең дусларың күп булуына шатмын, әмма минем дә синең белән күбрәк вакыт үткәрәсем килә. Алтын урталыкны табу өчен, без бергәләп нәрсә эшли ала быз?» – дип сорагыз.

6 мисал: «Егетем/кызым минем белән сирәк күрешсә дә риза, ә мин аның янәшәсендә 24/7 булырга әзер...»

Аның белән танышканчы нәрсә эшләгәнегезне искә төшерегез. Ул 24/7 янәшәдә булмаган, ә тормыш алга барган. Кемнеңдер тормышына шулкадәр кушылып китеп, үзеңне югалтырга ярамый. Икегез өчен дә уңайлы шартлар турында килешегез.

7 мисал: «Партнерым безнең уртак дусларыбыз булуын теләми / минем дусларымны яратмый / үзенекеләр белән таныштырмый».

Мондый мөнәсәбәтләр сезгә туры киләме? Тынычлык һәм сәламәтлекне сайлар идем.

8 мисал: «Ул үз хаклыгына нык ышана һәм башкаларның фикерен кабул итүдән баш тарта. Безгә бердәм фикергә килү бик авыр».

Әгәр диалог юк икән, бу мөнәсәбәтләрме соң? 

9 мисал: «Партнер низаглардан кача, барлык конфликтларда дәшмичә кала. Без проблемаларны чишүне гел кичектерәбез».

Дәшмәүнең мәгънәсен аңламавыгызны әйтегез, турыдан-туры проблеманы хәл итүдә катнашуын сорагыз. Чакыру кабул ителмәсә, башка юл сайлагыз

10 мисал: «Сөйгәнем – интроверт, мин – экстраверт, уртак тел ничек табарга?»

Без һәркайсыбыз төрлечә яратылган. Алай да уртак кызыксынулар, шөгыльләр, фикерләр булмый калмый. Меңнәр арасыннан бер берегезне ничектер сайлап алгансыз бит! Аларны күрә белергә генә кирәк.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое