28-29 ноябрьдә Милли китапханәдә Jadidfest фестивале узачак.
Быел ул Габдулла Тукайның чордашларына, аларның тормышына, иҗатына һәм безгә калдырган мирасларына багышлана.
Ике көн дәвамында сезне музыкаль флешмоб, аудиоспектакль, билгесез ядкәрләр музее, шигъри баттл, багышлау концерты, хаттат перформансы, лекцияләр, ярминкә, лаборатория һәм уен көтә!
JADIDFESTның программасы
Һәр көнне фойеда иллюстраторлар һәм нәшриятләр ярминкәсе узачак. Шулай ук Россиянең Театр эшлеклеләре берлеге стипендиясе ярдәмендә яздырылылган Рәдиф Кашаповның «Алтмыш өч» аудиоспектаклен тыңларга мөмкин булачак. Ике көн дәвамында «1913 нче ел чордашы» исемле IT-проект та эшлиячәк.
28 НОЯБРЬ:
14:00 Тукымалар лабораториясе нәтиҗәләре. Конференц-зал.
Тукыма аша кеше тормышы турында сөйләп буламы? Бу лаборатория кысаларында без тукымалардан билгеле шәхесләргә багышланган композицияләр ясадык.
Куратор – Регина Гаязова.
15:00 «Хатын-кыз булу». Монологлар.
Тукай чорында яшәгән татар хатын-кызларының тормышын өйрәнәбез. Катнашучылар аларның биографияләрен өйрәнде, архивларда һәм язма чыганакларда эзләнде, аларның тормышы турында нәрсә билгеле булуын һәм нәрсәләрнең әле дә билгесез калуын тикшерде.
Алсу Хафиз лабораториясе нәтиҗәләре
16:00 XX гасыр башында татар интеллигенциясенең көнкүреш тормышы. Лекция. Музыкаль зал.
Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин лекциясендә XX гасыр башы татар интеллигенциясенең көнкүрешенә күз салырбыз. Танылган шәхесләрнең тормышын гадәти көннәр, очрашулар һәм шәһәр мохите аша яңадан ачарбыз.
17:00 Билгесез ядкярләр музее. Икенче кат.
Кайвакыт истәлек бар, ә ядкәре юк. Ә әйбер үзе булмаса да, аның тарихы булырга мөмкинме? Тарихы, легендасы, гыйбрәте булган, ләкин чынбарлыкта булмаган әйберләр музее.
Кураторлар – Алия Гайнуллина һәм Динара Сәлахетдинова.
18:00 Бөек шигъри баттл. Күргәзмә залы.
20нче гасыр башында Тукайдан тыш та күп шагыйрьләр иҗат иткән. Әгәр алар бүгенге шигъри баттл-сләмнәрдә катнашса, кем җиңәр иде икән?
Куратор – Зөләйха Камалова.
19:00 Камил Мотыйгыйга багышлау. Концерт. Конференц-зал
Беренче һөнәри эстрада җырчысына трибьют. Куратор – Музыка музее мөдире Айдар Ниязов.
29 НОЯБРЬ:
14:00 Кузна уйныйбыз. «Хөррият» янында.
«Кузна – ул бәрәннең тез буыны. Элек кешеләр сарык ите ашаганда, шушы буыннарны алып, кайнатып чыгарып, алар белән уйнаганнар. Кузна – дүрт төрле халәттә тора ала. Ул халәтләрне кәҗә, бәрән, дөя, ат диябез. Ике бертөрле фигураны табып, аларны, башкаларга тидермичә, бер-берсенә бәрдерергә кирәк. Әлеге уен күп төрле халыкларда булган». Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
Әйдәп баручылар – Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Фәнзилә Җәүһәрова.
15:00 «Вакыт» гәзите: 29 ноябрь, 1912 ел. Кофе-пойнт, икенче кат.
Биредә Нурбәк Батулла татар гәзитенең бер номеры белән таныштыра.
16:00 «Ай, былбылым». Күмәк башкару. Конференц-зал.
Барыбызга да билгеле җырны йөздән артык кеше бергә башкара аламы? Җырлый алган, кыллы һәм уен коралларында уйнаган кешеләрне көтәбез.
18:00 «Соңгы хат». Перформанс. Фойе.
Зәйнәп Хәсәниягә хат. Хаттат – Назыйм Исмәгыйлев.
Нет комментариев