Якын көннәрдә Татарстанда ике тапкыр кар явуы, атмосфера басымында тирбәнешләр көтелә һәм сизелерлек салкынайтачак.
«Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. Белгеч сүзләренчә, көньяк Балкан циклоны явым-төшемнәр алып киләчәк. Сишәмбе һәм чәршәмбе урыны белән җепшек кар явуы ихтимал.
Атна башында көндезге сәгатьләрдә температура фоны нуль градус тирәсендә сакланачак, әмма атна ахырына термометр баганалары -3..-6 градуска кадәр төшәр дип көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 12-14 метр тизлектә искән җил аркасында мондый һава торышы салкынрак, якынча -11..-12 градус кебек тоелачак.
Атмосфера басымы атна дәвамында тотрыксыз булыр дип көтелә: сишәмбе ул терекөмеш баганасының 740 миллиметрына кадәр төшәчәк, шуннан соң арта башлаячак һәм атна ахырына күтәреләчәк.
Нет комментариев