Новости
Мәдәният

Хәйдәр Вәлиев: «Милли моңнарны бөтен җир шарына таратыр идем»

Сәхнәгә мәхәббәт, милли моңнарны саклау һәм аларны дөньяга таныту – болар барысы да интервью героемның тормышында мөһим урын алып тора.

Мәскәүдәге «Дуслык» ансамбленең дирижёры Хәйдәр Вәлиев белән якыннанрак танышырга чакырам. Ул сәхнәгә тәүге адымнары, ансамбленең барлыкка килү тарихы һәм хыяллары турында үзе сөйләр. Сүз уңаеннан, Хәйдәрнең әтисе – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Илһам Вәлиев.

ӘТИНЕ ҮТЕРДЕЛӘР, ДИП ЕЛАДЫМ

Музыкаль гаиләдә үсүем, әлбәттә, һөнәри юлыма тәэсир итте. Миннән 6 яшькә зуррак Зөһрә апам музыкаль мәктәпкә йөри иде. Бәләкәй чактан ук ул дәрескә нинди җыр өйрәнеп барса, мин дә шуны ятлый идем. Әти җырчы булгач, безгә кунакка хезмәттәшләре, җырчылар килә иде. Балачагымнан иң истә калган хатирә – опера театрына бару. С.Рахманиновның «Алеко» спектакле иде ул. Сюжет буенча әти уйнаган геройны үтерәләр. Кечкенә мин, тамашаның уен икәнен аңламыйча, әтине чыннан да ү терделәр, дип еладым... Әтиемнең исән икәнен ул баш ияргә чыккач кына аңладым.

СӘХНӘДӘ БЕРЕНЧЕ АДЫМ

Әти-әнием, минем музыкага сәләтемне күреп, 4 яшемдә «Тамыр» вокаль ансамбле студиясенә бирделәр. Анда 13 яшемә кадәр йөрдем. Шул елларда Нур Даутовның «Ел фасыллары» дигән балалар альбомын яздырдык. Сәхнәгә беренче адымым дип шул альбомдагы «Көз җитте» җырын саныйм. Балачакта чыгыш ясаганнан яздырылган видеоязмалар әле дә саклана. Мисал өчен, «И, туган тел»не Илһам Шакиров каршына басып җырлаганмын. Ул үзенә күрә бер имтихан яки фатиха булгандыр, минемчә. Яшүсмер чорда берара сәхнәнең ардырганын да сизеп алдым. Тормышымны спорт белән бәйләргә теләдем: хоккейчы, футболчы яки баскетболчы булырмын, дидем. Ләкин бу озакка сузылмады, сәхнәсез яши алмавымны, аның тормышымнан беркайчан да юкка чыкмаячагын аңладым.

ЯҢГЫРАШНЫ, МУЗЫКАНЫ ҮЗГӘРТӘ АЛУ КӨЧЕ

Мәктәпне тәмамлагач, вокал бүлегенә керергә хыяллана идем, чөнки «Тамыр»да да солист буларак җырлап килдем. Шуңа бәйледер, берүзем җырлау максатым инде 7–8 нче сыйныфларда укыганда ук туган иде. Моңа да карамастан, классик музыка юлыннан гына барырмын дигән уйларым булмады. Вокал бүлегенә укырга керү өчен имтиханнар тапшырганда, миңа «тавышың үзгәрә башлаган» дип, 1–2 елдан килергә куштылар. Ә мин ул вакытта мәктәптә укыйсы килмичә, ялкаулыкка чыккан идем. Вокал бүлегенә алмадылар...

Бинадан чыгып барганда мине «Хоровое дирижирование» кабинетына алып кереп киттеләр. Анда җырлый белүемне, ритм тоюымны тикшерделәр. Шулай хор дирижёры белгечлегенә укырга кердем. Бер карасаң, кызык инде, мин бит музыка мәктәбендә укымадым. Ноталарның да кайда һәм ничек языласын училищега кергәч кенә белдем. Дирижёр һөнәренә 3 курста укыганда, хор каршына чыгып, яңгырашны ишеткәч, һөнәремнең асылын, аның кирәкле һәм хөрмәтле һөнәр икәнен аңлагач, гашыйк була башладым. Синең алдыңда кызлар һәм егетләр басып тора – ә яңгыраш синнән, синең кулларыңнан, күзләреңнән һәм энергияңнән тора. Бу һөнәремдә иң яраткан әйбернең берсе – яңгырашны, музыканы үзгәртә алу көчен тою.

ДУСЛЫКТА ТУГАН «ДУСЛЫК»

«Дуслык» ансамблен оештыру идеясе Мәскәүдә Гнесиннар академиясенә укырга кергәч туды. 2020 елда Уфада башкорт әсәрләре буенча дирижёрлык бәйгесе узган иде. Анда Башкортстан Республикасының Таһир Сәйфуллин исемендәге Дәүләт академия капелласы белән эшләдек. Аннан кайткач, дусларым белән тулай торакта төн буе сөйләшеп чыктык. Мәскәүдә безнең халык җырларын башкара торган хор оештырсак, шәп булыр иде, диештек. Башкортстан Республикасы студентлар ассоциациясе ярдәме белән тыңлаулар, репетицияләр үткәрдек. Ансамбльнең беренче составында күбесенчә студентлар иде. Якын дусларым, ул вакытта әле булачак хатыным Екатерина – барыбыз бергә «Дуслык» вокаль ансамблен тудырдык. Ансамбль чыннан да дуслыкта туды, чөнки монда төрле милләт һәм дин конфессияләреннән җыелган кешеләр. Бу минем өчен мөһим һәм кызыклы эш. Репертуар сайлаганда төп максатыбыз – халыкларны берләштерү, төрле халык җырларын бергә җырлау. Татар һәм башкорт шедеврларын Мәскәү халкына күрсәтәсебез килә. Яңа программага Фәрһад Бәхтияри белән бергә эшкәртү ясадык, «Кышкы романс», «Мин сине шундый сагындым» җырлары керде.

НИ ӨЧЕН АНСАМБЛЬДӘ ХАТЫН- КЫЗЛАР ГЫНА ҖЫРЛЫЙ?

Ансамбльне төзегән чакта, миңа җаваплы кешеләр кирәк иде. Гомумән, кызлар һәр эштә дә җаваплы булганга, мин алар белән эшли башладым. Кызларның тавышын ишеткәч, мин музыкага кабат гашыйк булдым – монда яңа төсләр һәм формалар белән экспериментлар ясарга була. Әлбәттә, киләчәктә кызлар тавышына ир-атлар тавышын да кушарга уйлыйбыз, оркестр өстәргә планлаштырабыз. Башта камералы, аннары симфоник оркестрга кадәр үстерергә тырышачакбыз. Кызлар белән эшләүнең үз нечкәлекләре дә бар. Аларның кәефләрен тоя белергә, һәрберсенә игътибарлы булырга кирәк. Конкуренцияне тоемлап, бәхәсләрне булдырмый калу да мөһим.

ОПЕРА – ХАЛКЫБЫЗНЫҢ РУХИ МИРАСЫ

Безнең максатыбыз – татар һәм башкорт хор музыкасын популярлаштыру. Мәскәүдә безнең халык көйләрен яңгыратучы хор – «Дуслык» кына. Шуңа күрә без тулысынча татар-башкорт җырларыннан торган программа белән сольный концертларны күбрәк куярга тырышабыз. Минем Башкорт опера театрын ачуда күп эш башкарган Газиз Әлмөхәммәтов эшен дәвам итү хыялым бар. Кызганыч, опера театрында милли опералар аз башкарыла. Мисал өчен, елга бер тапкыр «Салават Юлаев» яңгырады. Анда халыкка аңлашыла торган, якын көйләр. Заһир Исмәгыйлевнең башкорт халкының төп каһарманы турындагы операсы сәхнәдән шулай сирәк яңгыравы – хурлык.

Опера – халкыбызның рухи мирасы. Мин ул моңны бөтен җир шарына т аратыр идем. Бүгенге көндә репертуарыбызда төрле башкаруда «Җиде кыз», «Азамат», «Карабай», «Ак каен», «Кышкы романс», «Фатыйма» кебек ике тугандаш халыкның милли һәм эстрада җырлары бар. Татар һәм башкорт җырларыннан тыш рус, белорус, казах, таҗик җырларын да башкарабыз. Милләтнең мәдәниятен киләчәк буынга тапшырасыбыз килә.

Ксения Страфеева, Станислав Лещик фотолары

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое