Новости
Вакыйгалар

Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган кичә: шагыйрь мирасы яши

19 ноябрь көнне Муса Җәлил музей-фатирында берничә буын укучысының яраткан шагыйре, бик күп популяр җырлар авторы, җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай, М. Җәлил, А. Алиш исемендәге премияләр лауреаты, Андерсен исемендәге Халыкара диплом иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга багышланган чара узды.

Сәгать иртәнге ун. Урамда салкын, кояшсыз һава торышы булуга карамастан, залга кешеләр җыела. Олысы да, кечесе дә бер-бер артлы урыннарга утыра. Алып баручы чараны шагыйрьнең бер интервьюсында әйткән бик эчтәлекле сүзләре белән ачып җибәрә. Бигрәк тә «Халык шагыйре – нинди кеше ул?» дигән сорауга биргән җавабы игътибарга лаек. Ул бу исемнең нинди җаваплылык йөкләвен аңлавын, һәр сүзенең үлчәнгән булырга тиешлеген әйтә. «Халык шагыйре» исеменә Роберт Миңнуллин 2005 елда, аңа 56 яшь булганда лаек була.

Тиздән сәхнәдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актерлары тарафыннан «Гомер моңы» спектакленнән бер өзек күрсәтелә. Ул – шагыйрь Роберт Миңнуллин шигърияте һәм аның моңлы тормыш сукмаклары буйлап сәяхәт. Тамаша күңелләргә үтеп керде, йөрәкләрне тетрәндерде. Шагыйрьнең балачактагы кичерешләре, олыгайган саен тормышны тирәнрәк аңлавы, гомумән, иҗатында чагылыш тапкан темалар сәхнәдә төгәл һәм тәэсирле итеп бирелде.

Шушындый кешеләрне очрату – үзе бер бәхет

«Мәктәпне тәмамлагач, мин Казанга укырга килдем. Гаиләм дә, дусларым да юк. Бик читен иде. Беренче курста укыганда Роберт Миңнуллин белән таныштым. Ул миңа абый булды», – дип искә алды әдәбият белгече, язучы Галимҗан Гыйльманов.

Ул гомеренең күп өлеше Роберт абый белән бергә узуын, аңа багышлап шигырьләр язганын сөйләде. Аларның берсен, Роберт абыйның иң яраткан шигырен, укып та күрсәтте. Галимҗан әфәнде аны Роберт Миңнуллинның 50 яшьлек юбилеена бүләк итеп, Уфага автобуста барганда язган булган.

«Татар халкы иҗатында, гомумән, телебездә Роберт абыйның урыны бик зур. Ул – мәктәп, традиция, эпоха гына түгел, ул – чор», – дип тәмамлады ул сүзен.

Күптән түгел сәхнәгә Совет районының 328 нче һәм Авиатөзелеш районының 78 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүче кызлар чыкты. Алар шагыйрьнең «Әниемә ял кирәк», «Мин кояшны яратам» дигән шигырьләрен искиткеч матур һәм күңелле итеп сөйләделәр. Роберт абыйлары бу чыгышларны күрсә, һичшиксез, горурланыр иде.

Без аның юлын никадәр дәвам итәбез икән?

Университетны тәмамлаганнан соң, Роберт Миңнуллин «Яшь Ленинчы» газетасында эшли башлый. Бүгенге көндә ул «Сабантуй» исеме белән журнал булып чыга. Аның эшен дәвам итүче, журналның баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина үзе белән «Сабантуй»ның беренче һәм соңгы саннарын алып килде, аларны чарага килгәннәргә күрсәтте. Ул киләчәктә шагыйрьнең эшен дәвам итү планнары, шагыйрьләр остаханәсе оештыру нияте белән дә бүлеште.

«Татар теле хәзерге вакытта авыр чор кичерә. Ул моны күрсә, нәрсә әйтер иде икән? Шушы сорау турында мин еш уйланам. Әйдәгез, туган телебезне яратып, аны саклау һәм үстерүне дәвам итик», – дип өндәде ул.

Шуннан соң сәхнәдә сүзләрен Роберт Миңнуллин, ә көен Илгиз Закиров язган «Исән-сау бул, әни!» җыры яңгырады. Аны Казан дәүләт мәдәният институты студентлары Самат Мөхәммәтҗанов (җыр) һәм Мансур Закиров (баян) башкарды. Егетләрнең чыгышы тыңлаучыларның күңелләренә үтеп керде, күпләрне дулкынландырды. Тавыш йөрәкләргә үтеп керде, җыелган хис-кичерешләрне сүз белән аңлатып бетерү мөмкин түгел иде.

Сүзне шагыйрьнең кызы – Таңсылу Сабирова дәвам итте. Ул килгән кунакларны бәйрәм белән котлады һәм чарада катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Бүгенге очрашуның һәм гомумән үткәрелә торган барлык чараларның әтисенең мирасын дәвам итү нияте белән оештырылуын әйтте. Шулай ук «Татар яшьләренә» дигән шигырен укып китте.

Татарстан Республикасы Милли музеенда Роберт Миңнуллинга багышланган, аның шәхси әйберләре сакланачак махсус урын булдыру теләге белән музейның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов та бүлеште. Ул шагыйрьнең исән чагында көн саен социаль челтәрләрдә үз шигырьләрен урнаштыруын, укучыларның аларны ничек көтеп алуларын искә алды.

Чыгышларның соңгысы булып Роберт Миңнуллин сүзләренә, Мөфтәдин Гыйләҗев көенә язылган «Әрем исе, әрем тәме» җыры яңгырады. Аны алдагы җырны башкарган җырчы һәм баянчы егетләр башкарды.

Чараны алып баручы шагыйрьнең замандашларына, чордашларына әйтеп калдырган сүзләре белән очрашуны тәмамлады:

«Булганына канәгать булып, булмаганын булдырырга тырышып, намусыңа, вөҗданыңа, иманыңа хыянәт итмичә, һәр мизгелнең кадерен белеп, бүген яшәргә тырышырга кирәк. Тормыш җиңел түгел һәм ул беркайчан да җиңел булмаган. Кешенең башка җан ияләреннән аермасы да максатчан һәм хыяллы булуында».

Фирүзә Әхмәтшина

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое