Камилә Харисова – федераль телеканаллар алып баручысы, спорт журналисты, ТНТ каналындагы «Большой куш» тапшыруы катнашучысы.
Хәзер исә ул башкаручы да. Татар телендә җыр язу турында хыяллана. Медиа өлкәсендә профессионал булу гына җитми дигән фикердә ул – гел өйрәнергә, яңалыкка омтылырга һәм өр-яңадан башларга курыкмаска кирәк. Аның белән Яр Чаллы биргән белемнәр, ни өчен дисциплинаның таланттан мөһимрәк булуы һәм һөнәр турында хыяллар хакында сөйләштек.

– Камилә, син тумышың белән Яр Чаллыдан. Синең балачакта ук формалашкан һәм хәзергәчә ярдәм итә торган берәр гадәтең бармы?
– Балачакта ук өйрәнгән төп гадәт, мөгаен – гел белемгә омтылудыр. Мин 26 нчы физика-математика гимназиясен, балалар театр мәктәбен һәм модельләр мәктәбен тәмамладым. Бар буш вакытым дәресләр, репетицияләр, остаханәләр белән узды. Мин театрда уйнадым, үземне төрле өлкәләрдә сынадым. Нәкъ менә Чаллыда мин һәр күнекмәнең нигезендә сәләт түгел, ә даими практика ятканлыгын аңладым. Ниндидер өлкәдә чын оста булырга телисең икән, үзеңне гел камилләштерергә, күнекмәләреңне яхшыртырга кирәк.
– КФУда син реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешендә белем алдың. Уку елларында иң беренче чиратта нәрсәгә өйрәндең?
– Әйе, мин бакалавриатны да, магистратураны да шул юнәлештә тәмамладым. Мөһим күнекмәләрне аерып әйтергә кирәк булса, мин, иң беренче чиратта дисциплинаны атар идем. Уку процессы режим, дедлайннар, җаваплылык таләп итә. Шул ук вакытта без барыбыз да укуны эш, иҗади проектлар, шәхси тормыш белән үреп алып бардык. Имтиханнар да беркая китми бит. Нәкъ шул вакытта мин башлаган эшне азагына җиткерә белүнең никадәр мөһим икәнен аңладым.
Уку елларында икенче иң мөһим фактор – кешеләр. Әлегәчә аларның күбесе белән аралашам. Шактые медиа өлкәсендә: продакшн, PR, SMM маркетингта эшли, кайберләре белән инде уртак проектлар тормышка ашырырга да өлгердек. Мондый элемтәләр зур кыйммәткә ия.
– Спорт каналларындагы эш очраклы рәвештә килеп чыккан хәлме, әллә үзең аңлы рәвештә сайлаган юлмы? Син карьераңны планлаштырасыңмы, әллә тормышка ышанып яшисеңме?
– Казан – илнең спорт башкалаларының берсе, монда Универсиада, футбол буенча дөнья чемпионаты, БРИКС уеннары һәм башка күп кенә зур чаралар узды. Казанда профессиональ спорт бик яхшы үсештә: футбол, хоккей, волейбол һәм башка күп кенә төрләр югары дәрәҗәдә. Карьерамның спорт юнәлешен алуы шуңа бәйледер дип уйлыйм. Шул ук вакытта бүгенге көндә минем максатларым спорт белән генә чикләнми. Миңа күңел ачу форматлары, телевидение кызыклы. Шулай ук музыка белән шөгыльләнергә һәм заманча татар җырлары яздырырга бик телим. Ул җырлар татар аудиториясендә генә түгел, башка төбәкләрдә яшәүчеләрнең күңелендә дә кайтаваз таба торган булсын иде.
– Балачагыңда син берьюлы театрда, бию, модельлек өлкәсендә шөгыльләнгәнсең. Тормышың хәзер дә шундый ук кызу ритмлымы?
– Әйе. Кайчак үземнең кайсы шәһәрдә уянганымны да аңламый торам. (Көлә.) Эшем юл, съёмкалар, очышлар белән бәйле. Дөресен әйткәндә, бу миңа бик ошый. Мондый темп миңа көч бирә. Кем өчендер бу стресс, ә миңа – үземне чып-чынлап тере итеп тоярга ярдәм итә торган халәт.

– Синең юлың «Мисс Казан»нан башланып, федераль каналларда алып баручы һөнәренә кадәр сузылган. Эшеңдә тышкы кыяфәт ни дәрәҗәдә мөһим? Бу әһәмиятле шартмы, әллә һөнәри осталыкка өстәмә булып кына бара торган әйберме?
– Кадрда эшләүче кеше өчен матур сурәт, чыннан да, зур әһәмияткә ия. Тик вакыт узу белән мин бер гади әйберне аңладым: матурлык – иң беренче чиратта сәламәтлек ул. Матурлыкның пластик операцияләр һәм өсте-өстенә ягылган косметикага катышы юк. Сәламәт тән, үзеңне яхшы хис итү, эчке халәт – шулар мөһим.
Мин тышкы кыяфәтем белән шактый тәҗрибәләр ясадым: ябыктым, чәчләрне, образ, макияжларны үзгәрттем, тик ахыр чиктә матурлыкның эчке халәткә барып тоташканын аңладым. Әлбәттә, алып баручыга үз зәвыгын – макияж, кием, чәч, образның үзенчәлекләрен табу мөһим. Әмма тышкы сурәтнең көче кеше авызын ачып сөйли башлаганчыга
кадәр генә эшли. Аннары исә барысы да харизма, энергия, акыл, һөнәри тәҗрибәгә барып тоташа. Образ күп кенә детальләрдән оеша: тышкы кыяфәт, тавыш, пластика, йөз хәрәкәтләре, холык үзенчәлекләре.
Танылган кеше исемен ишеткәндә, без аның тышкы кыяфәтен генә түгел, ул бездә уяткан халәтне дә искә төшерәбез бит. Медиалык дигәндә, менә шул ассоциацияләр зур роль уйный да инде.
– Бүгенге көндә федераль каналда күңел ачу тапшыруларында эшләргә теләгән кеше нинди күнекмәләрне үзләштерергә тиеш?
– Хәзер киңкырлы шәхес булырга кирәк. Дөнья бик тиз үзгәреп тора, көндәшлек коточкыч зур, социаль челтәрләр активлашу белән медиа дөньясына эләгү дә җиңелрәккә әйләнде. Хәзер телевидение кешенең мөстәкыйль рәвештә нәрсәләргә ирешкәненә игътибар итә: нинди аудитория туплаган, нинди проектлар тормышка ашырган, кешеләргә ул үзе ни дәрәҗәдә кызыклы. Замана алып баручысы һәм артисты үз мөмкинлекләрен гел киңәйтеп торырга тиеш. Җырлау, бию, актёрлык осталыгына төшенү, спорт белән шөгыльләнү, яңа һөнәрләр өйрәнү – кайчан да булса, нинди дә булса күнекмәңнең кирәге чыгып куярга мөмкин. Мисал өчен, син милли аш-су турында тапшыру алып барырга хыялланасың икән, матур итеп сөйли белү генә җитмәячәк – сиңа бу өлкәне яхшы белүең, һөнәри терминологияне аңлавың ярдәм итә ала.
– Күптән түгел «Большой куш» программасының икенче сезоны чыкты, син анда хоккейчы Пётр Карпов белән катнашасың. Бу тәҗрибәдән ниләр алдың?
– Бу, мөгаен, минем тормышымда бүгенге көнгәчә иң катлаулы сынауларның берседер. ТНТ командасы гади булмаган шартларда да шундый искиткеч проект булдыра алган. Тамашачылар өчен бу триллер, комедия, драма һәм психологик тәҗрибә миксы. Катнашучыларга аеруча авыр, мондый проектлар кешене яңадан сүтеп-кора диярлек. Монда син ияләшелгән рольдән чыгып, үзеңә читтән карарга һәм күп кенә әйберләргә мөнәсәбәтеңне яңадан формалаштырырга мәҗбүр. «Большой куш»тан соң мин үзем өчен күп нәтиҗәләр ясадым. Проект командасына бу тәҗрибә өчен мин бик рәхмәтле.
– Федераль дәрәҗәгә чыгарга теләгән укучыларыбызга нинди киңәшләр бирер идең?
– Иң гади киңәш катырак яңгырар: нәрсә дә булса эшли башларга кирәк. Укырга, үз форматыңны эзләргә, яңа әйбергә алынып карарга, ялгышырга, яңадан тотынып карарга.
Уңыш яхшы итеп әзерләнгән өстәлгә генә килә диләр – минемчә, бу бик яхшы яңгырый. Мөмкинлекләр үз-үзләреннән барлыкка килми. Хәзер һәркемнең кулында яхшы корал – социаль челтәрләр бар. Нәкъ менә шунда тәҗрибәләр ясарга, үз зәвыгыңны эзләргә, аудитория тупларга була. Телевидение чыннан да бу әйбергә игътибар итә. Нинди алып баручы булырга теләгәнегезне дә аңлау мөһим. Бәлки, сез мода, медицина, спорт, аш-су өлкәсен яхшы беләсездер. Шул ягыгызны табып, үстерергә генә кирәк. Иң мөһиме – башкаларның шаблонына яраклашырга тырышмаска. Бер генә яхшы продюсер да сезгә: «Менә мондый кешегә әйләнсәң, сиңа уңыш киләчәк», – дип әйтмәячәк. Ихласлык бик зур роль уйный. Нәкъ менә ул сезгә үз аудиториягезне табарга ярдәм итә.
– Синең һөнәри хыялың бармы?
– Әйе, мин кинода төшәргә телим. Бу хыял, мөгаен, балачакта ук, мин театр мәктәбендә укыганда барлыкка килгәндер. Мин ул вакытта театраль уку йорты турында да уйлый идем, әмма ахыр чиктә реклама һәм PR юнәлешен сайладым. Минем өчен кино – өр-яңа территория. Монда мин әле берни дә белмим. Бу, бер яктан, куркыныч, икенче яктан, бик кызыклы да. Барысын да өр-яңадан өйрәнергә туры килә: һөнәр белән танышырга, актёрлар белән аралашырга, мөмкинлекләр эзләргә, гел камилләшергә. Хәзер мин кайчандыр алып баручы булу турында хыялланган чактагы юлны үтәм сыман. Ул вакытта да барысын да юктан башларга туры килгән иде. Хәзер дә мин яңа хыялым өчен нигез салам. Минемчә, чын һөнәри үсеш шул рәвешле бара.

фотолар: геройның шәхси архивыннан
тәрҗемә: Гүзәл Закирова
Комментарийлар юк