Хыялларның чынга аша торган гадәте бар. Без кайчак күңелдә йөрткән нәни теләкнең зур масштабны колачлаганын сизми дә калабыз.
Язмам герое белән дә шулай булган: «Казанда шәфәкъта гитарага җырлап утырыр идем», – дигән Гүзәл Юнысова – бүген инде меңләгән кешене җыя торган гитарниклар оештыручы. Без аның белән үз юлыңны табу, гитарниклар оештыру һәм тормышында быел булган күңелле вакыйга – никах турында сөйләштек. Гүзәл Чирмешәндә туып үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, КФУга интерьер дизайнеры һәм педагог юнәлешенә укырга кергән.

«БДИ вакыты җиткәндә, мин төгәл кая китәчәгемне белми идем әле, рәсем ясаганымны гына белә идем. 7 ел бию мәктәбенә, аннары 4 ел сәнгать мәктәбенә йөрдем. Университетта 3 курста укыганда бу өлкәдә эшләргә теләмәгәнемне аңладым һәм укуны тәмамлаганнан соң, чыннан да, бер көн дә ул юнәлештә эшләмәдем. Әни миңа шалтыратып эш эзләргә кирәклеген әйткәч тә, иренеп кенә эзләдем. Октябрь башында ул кабат шалтыратып, Чаллыдагы апам янында яшәргә һәм аның оешмасында эшләргә тәкъдим итте. Мин шунда ук актив рәвештә эш эзләргә керештем, чөнки апам янында торсам, әти-әни аның аша мине контрольдә тотачак бит. (Көлә.) Эзләнә торгач, бер блогерга smm-белгеч кирәклеген күрдем. Ә социаль челтәрләрдә үз блогымны болай да алып бара идем, монда әле моның өчен түлиләр дә! Шулай итеп, әлеге блогерда 3 ел эшләдем, хәзер эшли белгән әйберләрем – анда өйрәнгәннәрем».
Гүзәл хәзерге вакытта контент-продюсер һәм контент-маркетолог булып эшли. Ул кешене һәм аның проектын контент ярдәмендә таныту, үстерү юлларын белә. Шулай ук бизнеска рилс төшерү аша аудитория табарга булыша, бу юнәлештә аның «Рилсанутые» проекты бар.
БАРЫ ТИК КҮҢЕЛ ӨЧЕН
Университетта укыганда Гүзәл студентлар отрядында әйдаман була. Студентлар отрядының гитарага үз җырлары бар һәм син аларның барысын да яттан белергә тиеш, хәтта белгәнеңне имтихан тапшырып дәлиллисең. Гитарникларның романтик мохитенә Гүзәл шунда гашыйк була.
«2022 елда теге эштән киткәннән с оң нәрсә белән шөгыльләнергә белмәдем. Блогымны эксперт юнәлешендә алып бара башладым. Шулай берсендә шәфәкъта җыелышып гитарникта җырлау теләге уянды. Ләкин әйләнә-тирәмдә гитара романтиклары юк иде, хәер, үзем дә гитарада уйный да, җырлый да белмим. Миңа блогым ярдәмгә килде, тәкъдимемне язып керткәч, Аделина исемле кыз гитара алып киләсен әйтте. Милли китапханә амфитеатрында 15 кеше җыелдык. Кешеләр бу кичнең дәвамын сорый башлады, ә мин бит фәкать үземнең гештальтны ябарга уйлаган идем... Шулай итеп, без кабат җыела башладык һәм бу җы(р)лы очрашулар сезоны башланганга 4 ел узды. Шул вакыт эчендә командабыз барлыкка килде: мин – оештыручы, Аделина – алып баручы, Ваня – төп гитаристыбыз. Алар үзара шаярып, бик кызык итеп алып баралар. Беренче ике елда без гитарникны ябык форматта оештырдык. Берсендә 60 кеше килгәч, курка башладык, чөнки барысын да контрольгә алырга кирәк бит. Соңрак 40 кешелек регистрация ачып, түләүле иттек. Бу форматның үз мохите бар иде, мин кайчак аларны сагынып та куям. Чөнки анда шул ук кешеләр йөри иде һәм аларның тарихын күзәтү кызыклы булды: бүген ул ялгыз килгән, икенчесендә янәшәсендә сөйгәне бар, өченчесендә инде алар гаилә корган...
Тагын бер үзенчәлеге шунда – гитарник тәмамланганнан соң калган кешеләр белән, лагерьлардагы кебек, шәмчек ясый идек. 10–12 кеше түгәрәккә утыра да, шәм кем кулында – шул гына сөйли, аны беркем бүлдерми һәм монда сөйләгәннәр бары тик монда гына кала. Анда үз хыяллары, борчулары, тирән тарихлары белән бүлешәләр иде. Ихласлыгы белән бу формат күңелгә кереп калды».
БЕР МЕҢ КЕШЕНЕ КИТЕРГӘН ВИДЕО
Ләкин соңрак алар гитарникның форматын кабат үзгәртү турында уйлый башлыйлар, чөнки план үтәргә кирәк дигән максат барлыкка килә. Ә гитарник бит фәкать күңел өчен генә туган проект, оештыручылар аны сан өчен эшләүгә әйләндереп калдырырга теләми. Шулай итеп, гитарник кабат ачык форматка күчә һәм Черек күлдә 300 кешене җыя. Шуннан соң 17 майда Гүзәл керткән видеодан соң вакыйгалар бөтенләй башка борылыш ала...
«Мин сентябрьдә даими рәвештә видеолар кертә башладым, чөнки рилслар белән аудитория җыеп була, иң мөһиме – даимилек. Телисеңме, юкмы, атнага 3–4 видео кертергә кирәк. Егерменче видеода инде син нәрсә төшерергә кирәклеген чамалый башлыйсың, ә утызынчысында монтажларга өйрәнәсең. Нәкъ менә гитарниклар турында видео рекомендациягә китеп, күп караулар җыйды. Икенче көнне инде миңа Шәһәр Мэриясеннән яздылар, ярдәм итәргә әзер икәннәрен белдерделәр. Шуннан соң Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе вәкиле белән тоташтырдылар. Ул гитарникны «Күрше» фестивале кысаларында оештырырга тәкъдим итте. Әлеге фестиваль аша без колонка сорый алдык, чөнки моңарчы колонкабыз юк иде. Һәм инде иң гаҗәбе – гитарникка бер мең кеше килде. Безне таный һәм күрә башладылар – Быел Яшьләр көнендә катнашырга тәкъдим иттеләр. 30 мең кеше бергә җырладык. Иң кызыгы, безнең максатыбыз киң масштабка ирешү түгел иде, ул хәзер дә максат түгел. Ләкин гитарникларга шундый кызыксыну бар икән, без моңа шат кына!»
«СИН ЯЛГЫЗ ТҮГЕЛ»
Гитарникта күбрәк рус телендәге җырлар башкарыла, шулай ук «Туган як», «Әлдермешкә кайтам әле» җырын да яраталар. Бирегә 1 яшьтән алып 70 яшькә кадәр кешеләр килә, күбесе – 20–35 яшьлекләр. Шуңа күрә олысына да, яшенә дә туры килгән җырлар башкарыла.
«Гитарник ул җырлап утыру гына димәс идем, аның үзгә бер мохите, җылылыгы бар. Без ике сәгать бергә булганнан соң, һәркем үз юлы белән китә. Без аларның күңеленә “Син ялгыз түгел” дигән уйны салабыз. Алар монда үз уйлары, проблемалары белән килә һәм якты уйлар белән кайтып китә. Гомумән, мондый гитарниклар Казаныбызга кирәк булган икән. Ул бит бергә җыелу, шул мизгелдән ләззәт алу. Ягъни, син шушы зур чараның бер өлешенә әвереләсең, яраткан шәһәреңдә шәфәкъ нурында гитарага яраткан җырыңны башкарасың. Без яшь музыкантларга үз җырларын башкарырга мөмкинлек бирәбез, шул рәвешле аларны танытабыз. Бу проектны тамашачы барлыкка китерде, чөнки мин җырчы булсам, ул концерт форматында китәр иде. Ләкин мин беренче чиратта – тамашачы».

«МИН БАРЫ ТИК СИНЕ ГЕНӘ ИРЕМ ҺӘМ БАЛАЛАРЫМНЫҢ ӘТИСЕ ИТЕП КҮРӘМ»
Гитарниклар темасыннан читкә китеп, Гүзәлнең шәхси тормышы турында да сөйләштек, чөнки ул блогында күптән түгел узган никахларын керткән иде һәм шактый кызыклы, җылы контент урнаштырып барды. Ире белән танышу тарихын сораштым.
«Университетны тәмамлаганнан соң, мин баш-аягым белән эшкә кереп чумдым. Мөнәсәбәт белән карьераны бергә бәйләү кыен дип уйлый идем, чөнки мин атна буе эш белән генә яшәдем, ә ялларны мөнәсәбәт коруга багышлыйсы килмәде. Әлегә карьераны сайлыйм дидем дә, 2 айдан мөнәсәбәтләр барлыкка килде. (Көлә.) Эштәге кыз танышулар сайтында аралашып, очрашып карарга тәкъдим итте. Ә мин анда җитди ният белән танышалар дип уйламый идем. Шулай да 1–2 очрашуга барып кайттым, ә өченчесе инде Рөстәм белән булды. Ул минем сәхифәмә язылып карап бара башлады, “огонеклар” җибәрде яки 1–2 җөмлә язып җибәрә иде – шуның белән шул. Берсендә тимераякта шуарга чакырды. Без шуннан соң инде аерылмадык. Безнең күп нәрсәдә караш, зәвыклар туры килде. Икенче тапкыр бозда шуарга баргач, ул мине дуслары белән таныштырды. Шунда дусты тукталышка барам дигәч, Рөстәм аңа такси чакыртты. Мине бу гамәле гаҗәпләндерде, чөнки бу алар өчен гадәти күренеш иде. Дусты туңып автобус көтмәсен өчен шулай итүе миндә соклану уятты. Аның кешеләргә, хатын-кызларга хөрмәте ошады. Без 6 ел очрашып йөрдек. Дөресен әйткәндә, ул вакытта икебез дә гаилә корырга ашыкмадык һәм безгә бу ошый иде. Өченче ел очрашып йөргәндә генә мин ул турыда уйлана башладым, берсендә паркта Рөстәмгә карадым да, “Мин ирем һәм балаларымның әтисе итеп бары тик сине генә күрәм”, – дип уйладым. Әлбәттә, без гаилә кору турында күп сөйләштек. Тәкъдимне ул миңа Балида шәфәкъта ясады».
КҮҢЕЛДӘ ҺӘМ ХӘТЕРДӘ КАЛГАН НИКАХ
Никах алар тормышында аерым бер урын алып тора. Гүзәл кечкенәдән гореф-гадәт, традицияләрне күреп үскән һәм ул аның өчен мөһим. Өстәвенә әле никахны әтисе укуы да аеруча кадерле, истә калырлык булган.
«Без үзебезне ир белән хатын итеп никахтан соң саный башладык, беренче чиратта – Аллаһ алдында ир белән хатын булдык. Минемчә, шундый бәйрәм уздыру психика мөнәсәбәтнең яңа стадиягә күчкәнен аңласын өчен кирәк. Әти-әнием инде өлкән яшьтә. Мине төп нигездән зур тормышка озатуларын – ирем кулына тапшыруларын теләдем. Шуңа күрә никах иң төп чара булды, аны әтием укуы да мөһим иде, ул бит никах уку белән беррәттән хәер-фатыйхасын да бирде. Иң истә калган мизгелләрдән: мин образымны Рөстәмгә башта күрсәтмәдем. Никах көнендә бакчага чыктым да, аның ү зен генә кертүләрен сорадым. Аның миңа ничек итеп караганын мәңге онытмыйм. Яулык шулай иттеме, белмим, әмма Рөстәмнең күзләре бик гашыйк иде. Мин хәтта оялып, карашымны аска төшердем. Икәүдән-икәү генә сөйләштек, шаһитлар булуын теләмәдек. Истәлеккә камерага төшергән идем, ышанасыңмы, тавышы яздырылмаган! Вәгъдәбезне без икебез һәм Аллаһ кына белә. Мин никахта төрле билгеләр күрдем. Ул көнне кояш баешы Рөстәм миңа тәкъдим ясаган көндәге кебек иде! Аннары, яраткан җиләкләрем өлгермәс дигән идем – алары да никахка өлгерде! Әти-әнидәге кебек тәмле җиләкләр бүтән бер җирдә юк! Һәм иң нечкә мизгел: әти никахны укып бетерде дә, дога кылгач, кинәт яңгыр ява башлады – минем күзләремнән яшьләр акты. Мин ул вакытта бу яңгырны доганың кабул булу билгесе дип уйлап еладым. Иң кызыгы – яңгыр яуганда догалар кабул булуы турында соңрак кына белдем.
Гаиләмә караган гореф-гадәтләргә карата бәйлелегем бар, ул махсус эшләнми, ә үзеннән-үзе килеп чыга. Хәзер инде ул традицияләрнең үз гаиләмдә дә дәвам итүе мөһим. Мәсәлән, әнием җомга саен коймак пешерә. Миңа җомга эш буенча уңайсыз, шуңа коймакны шимбә яки ял көне пешерәм. Кунаклар килсә, берәр тәмле ризык пешерү каныма сеңгән. Мин бу гадәтләрнең киләчәктә балаларыма күчүен телим. Соңгы арада татар җырлары, чаралары белән кызыксынам. Мин Казанны өзелеп яратам! Аның мәдәниятен чагылдырган милли орнаментлы киемнәр, аксессуарлар киюем дә шәһәргә хас үзенчәлекне үзем белән йөртү дип саныйм».

фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев