Новости
Фән

Дөрес сөйләш: Спартан, исәнмесез, чөчбәрә...

«Идел»нең 2021 елгы августсанында «Телем ‒ байлыгым» сәхифәсендә беренче тапкыр минем мәкаләләрем басылып чыккан иде. Нәрсә булып бетәр, кемгә генә кызык булыр икән, дип курка-курка гына башланып киткән эш менә инде берөзлексез биш ел дәвам итеп килә икән. Моны вакыт сынавы үткән тәҗрибәгә санап, берникадәр нәтиҗәләр дә ясап алырга ярыйдыр.

Бераз саннарга тукталыйк. Әлеге биш ел эчендә журналның 60 санында барлыгы 283 мәкалә чыккан. Сезгә ничектер, миңа бу шактый зур сан кебек тоела. Беренче чыгарылыштан алып җыела барган мәкаләләрне еллап туплап (яки берничә елга берме шунда) китап рәвешендә чыгару, киңрәк аудиториягә ирештерү теләге дә бар иде. Бу теләк чынга ашты да, ашмады да дияргә була. 2023 елда ике еллык материалны Татарстан китап нәшрияты «Сүзнең ертыгын ямыйм дип» дип аталган кечерәк кенә китап рәвешендә нәшер итте. Яңа материал тупланса да, нәшрият ягыннан кызыксыну булмады. Үзем дә юллап йөри алмадым. Шулай итеп, ул идея ничектер арткы планга күчте. Чыкканына шөкер!

Инде нәрсәләр турында язганымны да күздән кичерик. Казанга 2008 елда аспирантурага укырга килгән идем. Шул ук елдан Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли дә башладым. Эшем турыдан-туры төрле типтагы сүзлекләр төзүгә бәйле. Бик вак, зур игътибар сорый торган эшчәнлек ул. Шул ук вакытта үтә җаваплы да. Эш барышында гаять күп мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә, ләкин, ни кызганыч, без хезмәттәшләр белән уртак фикергә килгән ул мәсьәләләр күп вакытта кабинеттан ерак китми кала. Әнә шуларны җәмәгатьчелеккә ирештерү өчен, кыска гына язмалар рәвешендә теркәп бара башладым.

Бу мәсьәләләр баштагы вакытта күбрәк орфографиянең кыенрак очракларына карый иде. Монда ике төрле язылышы таралган сүзләрнең кайсы дөресрәк булуын күрсәтергә тырыштым. Шулай ук телебезгә урау юллар белән килеп кергән кызыграк сүзләрнең тарихы күзәтелде. Аеруча кайбер тотрыклы сүзтезмәләрнең, фразеологизмнарның мәгънәсе, ясалышы, килеп чыгышы яктыртылды. Шулай ук яңа барлыкка килгән сүзләр яки тәрҗемәләр белән танышылды. Вакыт-вакыт тыныш билгеләренең ялгыш кулланышына тукталып үткәләдем.

Кызык хәл: даими язып торгач, алар шактый кими икән. Ягъни кыенлык тудырган мәсьәләләр телебездә күп кебек күренсә дә, бер хәл ителгәч, аларның азаюы табигый булып чыкты. Инде соңгы вакытларда русчадан татарчага тәрҗемә иткәндә җибәрелә торган хаталарга ешрак туктала башладым бугай. Менә мондагы төгәлсезлекләр инде буа буарлык, гәрчә аларга кереп китү, дөресен әйтим, баштагы вакытта һич планымда юк иде. Озын сүзнең кыскасы, әле тагын биш ел язсаң да, язарлык материал, хәл итәсе мәсьәлә бар шикелле. Журналда дөнья күргән мәкаләләрне «Сүзлекче язмалары» дип аталган телеграм-каналымда чыгарып барам. Әгәр дә фикерләрем белән килешмәсәгез яки миңа ниндидер сорауларыгыз булса, каналыма рәхим итегез! Инде кулдагы санга кергән проблемалы сүзләргә күчик. Барыбызга да таныш булган пилмәннең суга яки шулпага салып пешерелгәнен барыбыз да белә. Шул ук пилмәнне кайнап торган майга салып кыздыру юлы белән әзерләү турында беләсезме? Ә мондый пилмән пилмән буламы, әллә аны башкача атарга кирәкме (мөмкинме)? Күрешкәндә «Исәнмесез?» дип сәлам бирү сүзен «сез үлмәдегезме әле?» дип аңлатуны ишеткәнегез бар идеме? Ул чыннан да шулаймы соң? Бу санда шушы һәм башка мәсьәләләрне карап үтик һәм шулар белән алтынчы елыбызны башлап җибәрик. Хәерле сәгатьтә булсын!

ЧӨЧБӘРӘ

Себер якларында барыбызга да яхшы таныш пилмәнне әнә шулай чөчбәрә дип йөртүләрен белә идегезме? Урынчылыгына карап, аның берничә варианты бар икән: чөпчәрә, цөцбәрә, чөчмәрә, шөшбүрә. Чөчбәрә пилмәннән берничек тә аерылмаганга күрә, ул әдәби телгә бик кереп китмәгән, аны язучылар кулланганын очраткан булмады. Ләкин бу хикмәтле сүз (әлеге дә баягы «пилмән» мәгънәсендә) галәмәт киң ареалда һәм күп телләрдә таралыш алган: үзб. chuchvara, уйг. / чөчүрә, таҗ. тушбера, кырг. чүчпара, каз. тұшпара, ком. дюшбере, азәрб. düşbərə башк. сөсбәрә, сүсбәрә... Бәс, нишләп әле безгә дә бу ареалга кермәскә? Әмма чөчбәрә дигәнен әдәбиләштерсәң, пилмәне артык булып чыга. Юк, алай кирәк түгел. Без күнеккән шулпалы пилмән пилмән булып калсын, әлбәттә. Урта Азия якларында шул ук пилмәнне чәкчәк пешергән кебек кайнап торган майга салып та әзерлиләр. Әнә шул юл белән пешерелгәнне, минемчә, чөчбәрә дию бик урынлы булыр иде. Ягъни кыздырылган пилмән дип әйткәнче, бер сүз белән чөчбәрә дию күпкә уңышлырак. Бу ‒ мәсьәләнең бер ягы. Икенче ягы, ‒ әйткәнемчә, әлеге сүзне активлаштырып, ул кулланылган күпсанлы телләр ареалына кергән булабыз.

Бусы да килеп чыкмаса, иң азында, ачыклап, аныклап, вариантлар арасыннан сүзнең берсен орфографик сүзлеккә кертеп, аның язылышын хәл иткән булабыз. Ниһаять, яңа термин ясауга карата бу фикерләр нигезсез дип санасак да, телебездә шундый сүз барлыгын белү дә начар түгел бит.

ИСӘНМЕСЕЗ!

Ишетми калмагансыздыр: хәзер кайберәүләр «Исәнмесез!» сүзен «сез әле үлмәдегезме?» дигәннән чыккан дип аңлатырга тырыша. Фактларны бозу түгелме соң бу?
Бүген күбебез мәктәптә өйрәтелгәнчә күрешкән чакта «Исәнмесез!» дип әйтәбез. Бу ‒ укытучылар белән дә, очрашкан һәр кеше белән дә кулланыла торган этикет сүзе. Әмма мәктәп өйрәтә дип кенә, халык арасында «исәнмесез»не алмаштыра торган башка төрле сүзләрне беркем телдән куып чыгармаган бит әле. Мәсәлән, бик күпләр хәзер дә «Сау(лар)мысыз!» сүзен куллана. Себер якларында күрешкәндә «Яхшымысыз!» дип исәнләшәләр. Керәшеннәрнең, һәм аларның гына да түгел, «Ару(лар)мысыз!» дигәнен беләбез. Ягъни бер тел кысаларында гына карасак та, үлүгә ишарә ясарлык бернинди билге юк: барысы да хәлнең яхшымы, сәламәтлек арумы дип белешә. Гадәттә, моңа хәзерге кебек шул ук сүз белән түгел: «Аллага шөкер, исән-сау...», «Әлхәмдүлилләһи шөкер, ару гына әле. Үзең исәнме?» ‒ кебегрәк җавап кайтарылган.

Семантик яктан караганда, исән сүзе беренче нәүбәттә сау сүзенең синонимы, шул сәбәпле алар хәтта исән-сау, исәнлек-саулык кебек парлы сүзләр ясый. Бер үк вакытта сау сүзе сәламәт сүзе белән тотрыклы мөнәсәбәттә тора һәм сау-сәламәт, саулык-сәламәтлек кебек сүзләр ясый. Димәк, исән ул әле сәламәт сүзе белән дә мәгънәдәш булып чыга (казый төшсәң, таза, аман сүзләре дә монда килеп кушыла). Боларның барысының да антонимнары исә авыру, хаста, чирле сүзләре була. Һәм күрешкәндә кеше нәкъ шул авыру түгеллекне белешә дә.

Әгәр дә сүз «сез әле үлмәдегезме?» турында барса, исәннең синонимы тере сүзе булыр иде (алар чыннан да синонимик мөнәсәбәткә керә, ләкин бу контекстта түгел бит инде!), алар парлы сүзләр дә ясар иде, (нигә алай парлы сүзләр ясап торуны шарт итеп куясың, дисәгез), һичьюгы башка төркиләрдә дә очрар иде. Ләкин мондый этикет сүзен кулланган төркиләрнең күбесендә бүген дә очрашканда сәламәтлекне белешәләр: башк. һаумыһығыҙ!; каз. сәлеметсіз бе!; кырг. саламатсызбы!; алт. тякши лар ба? (яхшылармы?).

СПАРТАН, СПАРТАНЧА

Беренче карашка, бу сүзләр телебездә еш очрамый дип уйларга мөмкин, әмма Татар теленең язма корпусында гына аларның йөзләгән кулланылышы теркәлгән (әле корпуска кермәгән текстларны исәпләсәң...). Спартан, спартанча дигәннәрнең аңлатмалы, орфографик, тәрҗемәле сүзлекләргә күптән теркәлеп килүе дә аларның әдәби тел сүзләре икәненә кире каккысыз дәлил. Тик боларның нәрсәсендә гыйлләт бар? Спартан сүзенең русча спартанский дигәннән «ясалуы» беребезгә дә сер түгелдер дип уйлыйм. Башка күп кенә очраклардагы кебек, монда да -ский кыркып ташланган да «татарча» сүз барлыкка килгән (имеш).

Ләкин пәри башка, җен башка бит. Безнең әлеге спартан дигәнебезнең русча спартанский сыйфаты ул «Спарта шәһәре кешесе» мәгънәсен белдерә торган спартанец сүзеннән ясалган. Мондый билгеле торак пунктта яки илдә яшәүчеләрне белдерә торган катойконимнар татар телендә -лы/-ле кушымчасы ярдәмендә оештырыла, чаг.: рус. американец –> тат. америкалы, рус. африканец –> тат. африкалы, рус. мексиканец –> тат. мексикалы, рус. ереванец –> тат. ереванлы, рус. миланец –> тат. миланлы, ниһаять, рус. казанец –> тат. казанлы. Димәк, Спарта шәһәрендә яшәүчене татарча спарталы дип әйтү дөрес була. Борынгы Грециядәге спарталылар шактый кырыс шартларда яшәгәнлектән, шундыйрак гади, әллә ни уңайлыклары булмаган, берникадәр түземлек таләп итә торган шартларны бу халыкның яшәү шартлары белән чагыштыру тотрыклы сүзтезмәләргә кереп киткән. Ни татарга, ни исламга бернинди кагылышы булмаган мондый сүзләрне талымлап тормыйча телебезгә җиңел генә кертеп җибәрәбез, алардан башка булдыра алмыйбыз, аларны алмаштыра алырлык үз гыйбарәләребезне тудыру кулыбыздан килми икән, һичьюгы үз кагыйдәләребезгә буйсындырып бетерергә кирәктер бит инде?

Нәтиҗә буларак, спартан рухта тәрбияләргә түгел, спарталылар рухында тәрбияләргә, спартан шартларда яшәргә түгел, спарталылар шартларында яшәргә, көнкүреше спартанча тыйнак түгел, көнкүреше спарталыларча тыйнак дию дөресрәк була. Шулай бит?

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое