26 ноябрь, 19:15 сәгатьтә Яңа Камал театрының камера залында «Балалар өчен җырлар» темасына лекция булачак.
Сабый чагыгыздан нинди көйләрне искә төшерәсез? Бәлки, ул «Әпипә», «Кәрия-Зәкәрия», «Сандугач-Күгәрчен» кебек җырлардыр? Ә менә, мисал өчен, бары XX гасырда гына сез белмәгән йөзләгән балалар җыры язылган.
Бу өлкәдә композитор дип саналган һәр музыкант иҗат иткән. 1960–1970 нче елларда балалар өчен язылган «Тәгәрмәчләр», «Җырлыйм әнием турында» җырлары белән һәвәскәр композиторлар Зиннур Гыйбадуллин, Фәтхерахман Әхмәдиев танылу алса, инструменталь әсәрләре белән Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәт, Ренат Еники, Мирсәет Яруллиннар шөһрәт казанган.
Бу аерым вакытка гына тукталмыйча, «Балалар өчен җырлар» лекциясендә ХХ гасырны тоташ колачлаган хикәяне тәкъдим итәчәкләр. Монда композиторларның ихлас тарихлары, иң матур әсәрләре яңгыраячак, телгә алынган дәвергә бүгенге көн күзлегеннән бәя биреләчәк.
Лектор – Казан консерваториясе студенты, балалар укытучысы, җырчы Әдилә Зиннәтуллина. Аңа музыкант Владислав Лебедев ярдәм итәчәк.
Керү ирекле, ләкин алдан теркәлү кирәк.
Теркәлү өчен сылтама.
Нет комментариев