Бүген Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы мәйданчыкта татар халкының милли бәйрәме – Сабан туена бүләк җыю йоласы узды.
Биредә ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов шәһәр халкын һәм кунакларны алда көтелгән бәйрәм белән котлады. Үз чиратында, Казан мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева Сабан туена бүләкләр җыю традициясенең күп еллар буыннан-буынга тапшырылуын һәм бәйрәмнең төп йолаларыннан берсе булуын искәртте.
Бүләк җыю йоласы Татарстан Фәннәр академиясе бинасы каршында узды. Казанлылар һәм кунаклар алдында Тинчурин театры артистлары чыгыш ясады. Ә соңыннан теләге булган һәркем конкурсларда һәм мастер-классларда катнашты, дип яза «Татар-информ».
Ә без исегезгә төшерәбез, иртәгә, ягъни 20 июньдә, Тынычлык бистәсендә (Мирный) Казан Сабан туе гөрләп узачак. Анда Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе һәм «Идел – Идель» журналлары редакциясе яшьләр Сабан туе мәйданчыгын оештыра.
Нет комментариев