Һәр иҗатчының башкалардан аерып тора торган билгесе булырга тиештер.
Стилистлар арасында да шулай. Бүген сезне экспериментлардан курыкмаган, күпьяклы һәм иң кызыклы фэшн-проектларга алынучы стилист, инфлюенсер белән таныштырам. Ул – Ася Бажан.

– Ася Бажан – ул синең чын исемеңме?
– Әйе, дөресрәге тулы исемем Асия, ә Бажан – украин тамырлы иремнең фамилиясе. Иҗади проектларда исемне кыскартып әйтү урынлы кебек, әмма «Асия» дип эндәшкәнне дә бик яратам. Түбән Камадан Казанга күченгәнче, кызганыч, татар тамырларыма игътибар иткәнем булмады. Әтием татар булса да, ни өчендер милли йолалар безнең гаиләдә юк дәрәҗәсендә иде. Ә менә Казанның мәдәният институтына укырга кергәч, миңа күбесе «Асия» дия башлады. Ошаттым. Институт милли колоритка бай булгач, татар мәдәнияте белән дә якыннан таныштым.
– Фэшн өлкәсенә ничек килдең?
– Бу өлкә мине үзе тапты. Балачактан ук гадәти булмаган киемнәр сайлый идем. Балалар бакчасындагы бәйрәмнәргә дә әнием кызыклы образлар тектерде. Башка кызлар кар бөртекләре булганда, миңа Су анасы эләгә иде. Әниемнең үзенең дә зәвыгы кызыклы, күзгә чалынып торган. Һәр кыз кешедә аерылып тору теләге бар.
Ивент оешмасында эшли башлагач, миңа, кызыксынуымны белеп, фэшн белән бәйле заказлар бирә башладылар. Баштан интуициямә таянып стилизацияли идем. Күрәсең, кешеләргә ошагандыр. Оешмадан киткәч тә, төрле съемкаларга чакырып тордылар. Шулай итеп, бу өлкәдә белем алырга булдым. 7 ел стилист статусында йөрдем һәм бу вакыт аралыгында онлайн да, офлайн да төрле-төрле курслар уздым. Ә быелдан менә Югары икътисад мәктәбенең «Сәнгать тарихы» юнәлешенә укырга кердем.
«КЛАССИК «МОДНИЦА» ДА, «ШМОТОЧНИЦА» ДА ТҮГЕЛ»
– Үз стилеңне ничек билгеләр идең?
– Кистереп әйтәсе килми, ул – моңа кадәр булган тәҗрибәләремнең нәтиҗәсе. Эчке тоемлау, визуаль тәҗрибәм, белемем кушылмасы. Мин сәнгать мәктәбен тәмамладым, әмма бүген рәсем ясаудан читләшсәм дә, үз эшемдә иҗади күзаллавымны чагылдырам. Юк, мин классик «модница» да, «шмоточница» да түгел. Минем өчен эшемә мәгънә салу мөһим, шуңа һәрбер эшемә сәнгать әсәренә караган кебек карыйм. Үз эшеңнең остасы булыр өчен, шушы өлкә белән генә түгел, ә охшаш өлкәләр белән дә кызыксынырга кирәк, дип уйлыйм. Күп рәссамнарның иҗатын, кинематограф, архитектура, музыка, әдәбият, сынлы сәнгатьне өйрәнәм. Бу чикләрне киңәйтә. Күпкырлы һәм киң карашлы профессионал булырга омтылам.
– Илһам чыганаклары турында бераз әйтеп киттең, тагын нәрсәләр сиңа иҗат көче бирә?
– Алда әйткәнемчә, илһамны фэшнга якын өлкәләрдән эзлим. Аннан тыш, сәяхәтләрдән! Кем белән генә, кая гына барсак та, маршрутны алдан төзергә тырышам. Соңгы тапкыр, дус
кызлар белән Төркиягә очтык. Сәяхәтебезнең круизлы, җиңелчә вайбына туры китереп, төрткеле киемнәр капсуласын тупладым. Аңа кадәр ирем белән Суздальга һәм Минскка бардык. Анда инде рус милли зәвыгына өстенлек бирдем. Миңа сәяхәтнең мохитен һәм кәефен җиткерү мөһим. Үземне фильм героинясы итеп күз алдына китерәм. Гомумән, тирә якта һәм кешеләрдә матурлык эзлим. Тирә-юнем матур булса, илһамланыр өчен миңа шул җитә. Хәтта берара, үзебезнең фатирда ремонт барган чакта, икенче фатир яллап тордык.
Ул шундый соры, ак төсләрдә булып, минем эчке халәтемә начар тәэсир итә иде. Шуңа фатирыбызга ремонтны үзем теләгәнчә ясадым, мин бик кәнәгать. Ул миңа дофамин дозасы бирә кебек. Аш бүлмәсенә керәм дә, кызыл суыткычны күргәч, кәефем күтәрелә.
– Үз-үзеңнән канәгать булмаган чакларың бармы?
– Анысы һәр хатын-кызда буладыр. Без бит бик хисле һәм гормоннарның көчле тәэсирендә яшибез. Бу урында узган сорауга кайтам. Тирә-ягымдагы мохит, киемем бик көчле йогынты
ясый. Бүген җәмгыятьтә хатын-кызга карата басым һәм таләпләр болай да көчле. Үзебезнең тарафтан да негатив өстәү яхшыга китермәс. Шуңа кием минем өчен терапия дә. Дөрес
сайланылган кием – эчке халәткә дә, тышкы кыяфәтең белән канәгать булуга да нигез. Кәеф булмаган көннәрдә, матур киенеп, театрга я дус кызларым белән ресторанга барырга тырышам. Янәшәңдә бер-берсенә терәк хатын-кызлар берләшмәсе булу да бик мөһим! Ә инде көзгегә карап, үзеңнән канәгать булмасаң һәм конкрет нәрсә ошамаганын аңламасаң, профессионалга мөрәҗәгать итәргә була.

«УРЫНЛЫ «СЮР», «НЕСУРАЗИЦА», АБСУРДНЫ ЯРАТАМ»
– Синең образларыңны көндәлек образлар дип әйтеп булмый, башкалар да моны сизәдер. Берәр образыңа килгән иң кызыклы кайтавазны хәтерлисеңме?
– Комплиментлар еш килә. Нәрсәсе кызык, башкалар гадәти түгел, дип әйтсә дә, минем үземә образларым инде бик аңлаешлы тоела. Күрәсең, башымдагы чикләр «юылгандыр». Ирем дә шулай ди. Дөресен генә әйткәндә, миндә бераз «шәһәр җүләре» вайбы бар, һәм бу альтер-эго миңа ошый. Мин урынлы «сюр», «несуразица», абсурдны яратам.
– Ә иң кызыклы заказыңны хәтерлисеңме?
– Миңа бит стандарт стилизация сорап килмиләр. Ешрак иҗади караш кирәк булган кейслар белән эшлим. Шәхси стилист булудан да туктадым, зуррак брендлар белән хезмәттәшлек итәм. Аерым бер чара өчен дресс-кодлы образ җыярга кирәк булганда гына шәхси стилизацияләүгә алынам, чөнки ул очракта рәссам ролендә кабатланмас идеяңне чынга ашыру мөмкинлеге бар. Ә минем өчен – барысы да сәнгать.
«БЕРКАЙЧАН ДА УГГИ КИМӘМ ДИГӘН ИДЕМ»
– Гардеробыңа күчик. Зурмы ул синдә, әллә инде син минимализм һәм аңлы куллану ягындамы?
– Мин минимализм яклы. Гардеробымда иң күп әйбер – аяк киемнәредер. Чөнки брендлар белән эшләгәндә, киемне алар бирсә, аяк киеме миннән, дигән шарт бар. Яшермим, эшкә кирәк булганга гына түгел, үзем дә стандарт булмаган аяк киемнәре фанаты. Ә кием гардеробым зур түгел, ике-өч ай саен җыештырып, барлап торам. Кирәкмәгәнне ресейл платформаларда сатам. Үзем дә шуннан алам, чөнки бу экономияле һәм экология ягыннан файдалы. Шулай ук андый платформаларда еш кына уникаль булган винтаж, люәс әйберләр табарга мөмкин.
– Гардеробыңда тагын нәрсәләр күп?
– Аяк киемнәреннән тыш, баш киемнәре, шарфлар, бияләйләр, күзлекләр – гомумән, аксессуарларым күп. Алар һәр образга кәеф өсти.
– Ә нәрсәне беркайчан да алмас, кимәс идең?
– Беркайчанда эшләмәм, дип әйтергә яратмыйм, чөнки дөнья икенче яктан китереп кыса ала. Кием белән дә шулай. Бүген ямьсез булып тоелган әйбернең соңыннан кирәге чыгарга мөмкин. Угги дигән аяк киеме белән шулай килеп чыкты да. Студент вакытта алар бик модада иде, мин дә кидем. Әмма бераздан андый аяк киеменең ямьсез булуы һәм тән төзелешен визуаль бозуын аңлагач, беркайчан да кимәм дип әйтеп куйган идем. Тик уггиның башка төрләре чыкты – үземә ике пар алып куйдым һәм шуннан да рәхәтрәк аяк киеме белмим. Уңайлы да, җылы да. Тун белән бик килешле. Пуховик белән дә бара, ләкин анысы минем зәвыкка туры килми.

– Кыш дип сөйли башлагач, безнең дә алда суык һәм соры көннәр бит. Депрессив ел фасылында киенү буенча нәрсәләр киңәш итәр идең?
1. Өске киемнең берничә вариантын алып куярга кирәк, чөнки берсен генә кигәндә, күңел кайта, туясың. Тун белән җылы пәлтә яки тун белән уңайлы куртка алмаш-тилмәшкә әйбәт була.
2. Аяк киеме белән дә шулай. Берничә универсаль пар алып куегыз, бер сезонлык кына булмасыннар.
3. Акцентлы детальләргә игътибар итәргә. Әйтик, өске киемегез тыныч төсләрдә булса, аксессуарларыгыз яктырак булсын. Йонлы япмалар, шарфлар өстәп карагыз.
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев