«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Яңа Камал театры ачылды: «Иң мөһиме - яшьләр килсен иде»

Бу көнне без барыбыз да зарыгып, хәтта дулкынланып көттек. Татар дөньясында иң әһәмиятле яңалыкларның берсе - Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының яңа бинасы рәсми рәвештә ачылды.

Гаяз Исхакый һәм «Зәңгәр шәл»

Игътибар иткәнсездер инде, бина ерактан үзенә чакырып тора, шуңа күрә эчендәге затлылыкны барыбызның да күрәсе килгәндер. Үзенчәлекләренә килгәндә, Яңа Камал театры — күп функцияле үзәк булачак, ягъни бирегә спектакль караудан тыш, теләгән кеше ирекле рәвештә сәгать 22.00, 23.00 кадәр керә алачак. Бинада төрле форматтагы куелышлар өчен дүрт зал бар. Мәсәлән, 242 урынлы Көнчыгыш залда сәхнә артында пыяла дивар каралган — аның аша Кабан күле күренә. Ул куелышлар өчен табигый декорация булырга мөмкин.

Бүген әлеге урыннар буенча экскурсия үткәрелде: Яңа Камал театрында җылы очрашулар, танышуларга бай мәдәни мохит барлыкка килгән иде. Кунакларны исә Гаяз Исхакый образында Искәндәр Хәйруллин каршы алды. Аннары «Зәңгәр шәл»дән өзек тәкъдим ителде.

Яңа бинада «Туган тел» җырланды

Тарихи мизгелләр дә күп булды: фойеда театрның иң беренче афишасы да урнаштырылган иде, анда Россия һәм Республикабыз кунаклары үзләренең теләкләрен язып, имзаларын тарихка кертеп калдырды. Шунда ук театрның өлкән буын артистлары белән күмәк фото ясалды. Шулай ук истә калырлык мизгелләр сәхнәдә дәвам итте. Ачылу тантанасы татарның рәсми булмаган гимны – «Туган тел» белән башланды. Билгеле, җырның көе яңгырауга ук барча тамашачы торып басты. Җырны «Голос.Дети  – 2024» проекты финалисты Сәид Галиуллин башкарды. Экранда исә тормышын Камал театры белән бәйләгән, әмма инде мәрхүм булган мәшһүр артистларның фотолары чыгып барды. Ахыргы куплетта театрның барлык артистлары да сәхнәгә чыкты, бу –  бәхеттән күз яшьләрен чыгара торган мизгел булды. Аннары чара Татарстанның халык артисты Илдус Əхмәтҗанов башкаруында Тукайның «Театр» шигыре белән дәвам итте.

Иң яшь артистка – символик ачкыч 

Шуннан соң ТР һәм РФның халык артисты Равил Шәрәфиев театрның «символик ачкычын» үсеп килүче буынга - театрның иң яшь артистына тапшырды:

- Кызганычка каршы, артист гомер буе яшь булып тора алмый - үзегез миңа карагыз. Шуңа күрә бу символик ачкычны театрыбызның иң яшь вәкиленә тапшырам, - диде Равил әфәнде. 

Аннары барыбызга билгеле булган театрның беренче кыңгыравы яңгырады – театрның яңа бинасы ачык дип игълан ителде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышын «Хәерле сәгатьтә» дип башлап җибәрде:

- Киләчәктә дә яңа биналар, яхшы эшләр көтеп торсын. Әйтергә кирәк, без гел яңа татар бинасы турында моңарчы сөйләшеп килә идек. Театрның тышкы күренешен сайлау да дөрес карар булган. Шулай ук урыны да дөрес сайланган – иң матур урыннарның берсе. Театр спектакль карау урыныннан тыш, башка функцияләрне дә үтиячәк мәдәни үзәк булачагына шик юк. Без аны кулланырга тиеш булабыз. Иң мөһиме - яшьләр килсен иде! - диде Республика башлыгы.

«Алтын битлек» Казанда узачак?

Әлеге чарада быел «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы Казанда үтәчәге дә әйтелде. Бу хәбәр белән Россия Театр әһелләре берлеге рәисе Владимир Машков сөендерде. 

Ачылыштан соң ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия мәдәният министры Ольга Любимова, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

фотограф: Рөстәм

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое