«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Йолдызларны бүген саныйбызмы?
Новости
Әдәбият

Йолдызларны бүген саныйбызмы?

Эльвина Миңнуллина шигыре

***
Йолдызларны бүген саныйбызмы?
Менәбезме бүген галәмгә?
Мәхәббәтнең назлы минутларын
Үткәрмик һич юк әрәмгә.
Урамнарны бер әйләнәбезме?
Туктатабызмы соң мизгелне?
Бу чак санаулы минутлар да
Тәмамланмас сыман шикелле.
Хыялларың белән уртаклашырсыңмы?
Ә мин сиңа бер сер сөйләрмен:
Бәхетемне сиңа тапшырамын,
Сине генә өзелеп сөярмен.
Диңгезләрне бергә кичәрбезме?
Менәрбезме бергә галәмгә?
Мәхәббәтнең назлы минутларын
Үткәрмәгез һич юк әрәмгә

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое