«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Мәхәббәт бездә гүя...
Новости
Әдәбият

Мәхәббәт бездә гүя...

Булат Ибраһим шигыре

***
Мәңгелек куыш бу тормыш,
Мәңгелек узыш гүя.
Суыкта дер-дер калтырап, 
Челләдә яна-көя,
Соңга калмаска иде дип, 
Яшибез кебек гүя.
Мин чабамын, ул куадыр,
Ул чабадыр, мин куам.
Егылгач, сикереп торып,
Гел чабышка ыргылам. 
Көзгедән чал чәчләр күреп,
Җиңеләчәкне тоям. 
Ул да, нидер сизенгәндәй, 
Куудан туктап тора. 
Сикәлтәле юлларыннан 
Читләргә бора-бора,
Эх, син, тыңлаусыз сабый, дип, 
Башымнан сыйпап тора. 
Мәңгелек куыш бу тормыш,
Мәңгелек узыш гүя.
Мин дә сөям кебек аны, 
Ул мине өзелеп сөя. 
Мәңге кавышып булмаслык 
Мәхәббәт бездә гүя.

Вы уже оставили реакцию