Айзилә Билалова шигыре
Һәр хискә дә йөрәгеңдә 
  Урынны син табасың.
  Уйларыңны чишәр өчен
  Кайчак төн йокламыйсың.
  Күңелең һәрчак тартыла
  Дөнья серен ачарга.
  Биек таулар, киң диңгезләр –
  Бар(ы)сын тели татырга.
  Могҗизалар көтә җаның,
  Ул ышана аларга.
  Һәм омтыла, бу җиһанда
  Үз йолдызын табарга.
 
                        
Нет комментариев