«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

2024 елда Ураза һәм Корбан гаете кайчан була?

Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы 2024 елга мөселман бәйрәмнәре календарен раслады.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы Һиҗри буенча 1445-1446 елларга яки Милади буенча 2024 елга мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр календарен раслады.

Һиҗри календарь 12 айдан тора һәм Мөхәррәм аеннан башлана. Мөселман календаре айларының башын һәм ахырын билгеләгәндә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җирле географик үзенчәлекләргә һәм астрономик мәгълүматларга таяна.

2024 елда изге Рамазан ае 11 мартта башланачак. 2024 елның 10 апреле – Ураза бәйрәме. Тагын бер бөек мөселман бәйрәме булган Корбан гаете 16 июньдә билгеләп үтеләчәк.

тулырак: ТР Мөселманнары ның Диния назәрәте сайты

2024 елда мөселман бәйрәмнәре

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое