14 яшьтән 16 яшькә кадәрге спортчылар арасында Ислам яшүсмерләр уеннары узачак.
Бу хакта хәбәр Казан шәһәре мэриясе сайтында чыкты. ТР Спорт министрлыгы башлыгы сүзләренчә, Татарстан Республикасы Олимпия советы белән берлектә «Ислам яшүсмерләре уеннары» яңа халыкара мультиспорт проектын гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла, анда ислам дөньясыннан 14-16 яшьлек яшь спортчылар катнашырга тиеш.
Әлеге проект «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашучылар тарафыннан хуплау алган, шулай ук идеяне Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы секретариатында да хуплаганнар, диелә хәбәрдә.