Яшьләр, бу яңалык 50 ел бергә яшәүчеләр турында.
Тормыш иптәшең белән 50 ел бергә яшәгәннән соң, бу хәбәр бәлки сезнең өчен дә актуаль булыр.
Дәүләт Думасына 30 ел һәм аннан да күбрәк рәсми никахта торган гаилә парларына түләүләрне расларга тәкъдим итүче закон проекты карауга кертеләчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР) үзенең Telegram-каналында хәбәр иткән.
Рәсми рәвештә 30 ел яшәүчеләргә – 30 мең сум, 40 ел яшәүчеләргә – 40 мең, 50 елга – 50 мең, 60 елга – 60 мең, 70 еллыкка – 70 мең сум бирергә тәкъдим ителә.
чыганак: Шәһри Казан
Нет комментариев