«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Айдар Җаббаровның яңа спектакле тәкъдим ителде
Новости
Яңалыклар

Айдар Җаббаровның яңа спектакле тәкъдим ителде

Демидов йортында режиссер Айдар Җаббаров яңа «История одного побега» спектаклен тәкъдим итте.

Артык зур булмаган 100 кешелек зал тулган иде. Спектакль бөтен дөньяда танылган океанограф Владислав курилов турында иде. Галим һәм сәяхәтче Советлар Союзыннан сәяхәт итүче лайнердан ачык диңгезгә сикереп качып киткән. Ул 3 көннән артык суда үткәрә һәм 100 километр чамасы йөзә. Аның яныннан зур лайнер уза, ләкин аны күрми кала. Качкын гомере белән инде хушлашырга әзер булганда, зур дулкыннар аны ярга таба этеп чыгара. Шулай ул исән кала. 

Владислав Куриловның тормыш юлын һәм «сәяхәтен» урыны урыны белән бик мәзәк, аянычлы һәм ышандыргыч итеп Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин башкара. 
Икенчель рольләрдә (6-7 персонаж) Лилия Нурель башкара. Мөгаен, аннан башка спектакль килеп чыкмаган булыр иде. 

Владислав Куриловның тетрәндергеч тарихын – азатлыкка омтылучанлыгы, тормышка булган мәхәббәте бик илһамландыра.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое