17 мартта Казанда Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган Бөтенроссия күләмендәге акция «Книжный поезд 2025» узачак. Чарага Олег Рой, Сергей Переслегин, Илья Бояшов, Ася Лавринович, Люцида Аквила һәм башка танылган язучылар, нәширләр, җәмәгать эшлеклеләре киләчәк.
Узачак чара турында тулырак матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«2023 елда без шундый ук чараны бик уңышлы үткәрдек, хәтерләсәгез, Татарстан Республикасы «Россиянең әдәби башкаласы» дип танылды. Шуңа күрә быелны да калырга тырышмыйбыз. Китаплар – безнең киләчәгебез. Мондый чара еш булмый, елына бары тик бер генә»,- диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
«Книжный поезд 2025» – Россия китаплар берләшмәсе һәм ОАО «Российские железные дороги» ярдәме белән «Китап маяклары» фестиваль хәрәкәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган уникаль проект.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова проект турында болай диде:
«Узачак чарага без бик әзерләнәбез. 13 мартта «Книжный поезд 2025» Санкт-Петербург шәһәрендә башланып китте, ә инде 17 мартта сәгать 09:00да без язучыларны Казанның тимер юл вокзалында зурлап каршы алачакбыз. Гомумән проект ун мәйданчыкта узачак, беренче чара Милли китапханәнең конференц-залында булачак».
Фестиваль программасы үз эченә 30 чараны ала, алар Казанның 10 төрле җирендә барачак, шулардан ТРның Милли китапханәсе, КФУ, күптелле «Адымнар» комплексы, А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәге, ТРның язучылар берләшмәсе һәм башкалар.
«Казанда шушы бер көн эчендә дискуссия мәйданчыклары, белем бирү семинарлары һәм язучылар белән очрашулар булачак. Боларның барысы да кешеләр катнашсын дип, үңайлы итеп ясалган. Чарага килер алдыннан регистрация узарга кирәк булачак, гомумән теләгән барлык кешеләр дә фестивальда катнаша ала», диде Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.
«Книжный поезд 2025» акциясе барлыгы җиде шәһәрдә: Санкт-Петергбургта, Минскта, Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Казанда, Ульяновскта һәм Волгоградта узачак.
«Мәдәният министрлыгы фестивальне оештыручы буларак, бу чараны барлык катнашучылар өчен дә - шәһәр кешеләре өчен дә, профессиональ җәмәгатьчелек өчен дә мөмкин кадәр уңайлы һәм кызыклы итеп ясарга тырышты. Татарстан Республикасының Милли китапханәсенең һәм рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ярдәмнәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм»,- дип тәмамлады Юлия Әдһәмова.
Фирүзә Әхмәтшина
Нет комментариев