«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Айгөл Габдрахманова: «Безнең максат - яшьләр өчен кирәкле шартлар булдыру»

Быел Рөстәм Миңнеханов 2024 елны фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы белән чыкты. Ул Татарстанда яшьләр өчен эшләп килүче үзәкләр турында да әйтеп үтте һәм инфраструктураларның эшчәнлеген югары бәяләде. 

"Сәләт" яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманованың Рәис юлламасына нисбәтле фикерләрен белештек.

- Рәисебез юлламасында яшьләр сәясәтенә, гомумән алар белән эшчәнлеккә игътибар бирелә. Ул быел да безне чикләп узмады. Рәисебез тарафыннан республика яшьләренә карата игътибар бик көчле. Бүген юлламада тел мәсьәләсе дә күтәрелде. Без "Сәләт" турында сөйләгәндә, акыл, тел һәм рух берлеге турында әйтәбез. Шуннан чыгып, миссиябезгә туры килгән тезис безнең эшчәнлектә дә чагылыш табачак. Татар телен үстерү, яшәтү һәм аны технологияләргә кертү безнең бурычыбыз булып тора. Рөстәм Миңнеханов әйтеп узганча, татар телен саклау, Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау төп бурыч булып тора. Телне өйрәнүне балалар бакчасыннан ук башларга, алга таба урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә дә дәвам итәргә кирәк. Моның өчен Татарстанда барлык шартлар бар. Әйтик, "Адымнар" полилингваль комплекслары эшчәнлеге яхшы алып барыла. Бу эшчәнлектә "Сәләт"нең дә роле бар, чөнки "Адымнар"ның һәрберсендә (алар бездә 6) "Сәләт" класслары эшли. Аларның саны быел 7гә артты - барлыгы 24 "Сәләт" сыйныфы бар: алар телне, милли мәдәниятне үстерүдә, балаларны белемгә өндәүдә зур бурычны үти. 

Рәисебез билгеләп үткәнчә, безнең бер приоритетыбыз - үсеп килүче яшьләргә сәләтләрен ачу өчен шартлар тудыру - аның өчен кирәкле инфраструктура булдыру, ныгыту. "Сәләт"нең дә үз инфраструктурасы бар: безнең ел дәвамында эшләүче базалар бар. Алексеевск районында "Фәнсар" үзәге, Лаешта "Йолдызлы", Кырымда - "Сәләт - АкБарс", Чувашиядә "Сәләт Батыр" үзәкләре бар. Алга таба "Сәләт" клублары эшчәнлеген ныгыту безнең приоритет булып тора. 

Шуңа күрә безнең эшчәнлек турыдан-туры Рәисебез юлламасында чагылыш тапты. Без дөрес юнәлештә, алга таба эшчәнлекне дәвам итәргә әзербез. Республикабызны үстерүдә "Сәләт"нең дә өлеше бар дип ышанабыз. 

Быел Рөстәм Миңнеханов  2024 елны фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. Без уздырасы чараларга шушы күзлектән дә караячакбыз. Фәнни-технологик юнәлешкә тартылышыбыз бар, безнең профильле аланнарыбызда бу юнәлеш чагылыш табачак, - диде Айгөл Габдрахманова.

фото: Солтан Исхаков. Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое