Әлмәттә “Каракүз” фестивале дәвам итә. Быел ул 1 ай буе - һәр атнаның ял көннәрендә барды.
Фестивальдә һәркем үзенә кызыклы нәрсә таба алырлык булды. Монда ярминкәләр, этно-музыка, ризык, юмор һәм кинога багышлан көннәр узды.
Кино күрсәтү Каракүз фестивале өчен яңа тәҗрибә. Быел монда 28 фильм тәкъдим ителде. Әлмәтнең иң шәп “цифлы сәнгать академиясе” (Академия цифровогоо искусства) кунаклар өчен квиз уеннары, лекцияләр һәм кинопоказлар оештырды. Фестиваль төрки фильмнар күрсәтте - экранга Россия - Татарстан һәм Башкортстан фильмнарыннан кала, Казахстан һәм Кыргызстаннан килгән фильмнар да күрсәтелде.
Фильмнан соң, кино режиссерлар, актерлар кинотәнкыйтьчеләр белән очрашу оештырылды. Фильмны караганнан соң, тамашачылар картина өчен электрон тавыш бирделәр.
Шулай, Байбулат Батулланың “Ядәч. Истә!” кинокартинасы тамашачылар фикеренчә иң яхшы фильм исеменә лаек булды. Бүләкне алырга фильмда төп рольләрне уйнаган Рабит абый Батулла белән Юнус Таиров киле.
Фестиваль үзенә шактый кунаклар җыеп, кино караганнан соң җанлы аралашулар белән узды.
“Каракүз” этно-модерн фестивале быел 4 мәртәбә уза, аны Татнефть хәйрия фонды тәэмин итә.