Әлмәт «Каракүз» этнофестивален 4 тапкыр уздырачак.
Менә инде 4 ел рәттән Татарстанның мәдәни үзәгенә әйләнгән Әлмәт шәһәрендә җәйге этно «Каракүз» фестивале уза.
Быел фестиваль 19 июльдән 4 авгуска кадәр узачак. Чараларны җомга һәм ял көннәренә туры китереп әзерләгәннәр. Кунакларны кызыклы чаралар көтә. «Каракүз» 17дән артык юнәлештә эшләячәк. Шуларга театр сәнгате белән модадан башлап, юмор белән татар мунча сәнгате дә керәчәк.
«Каракүз» фествале төрле юнәлештә иҗат итүче сәнгатьчеләрне җыя һәм быел алар Татарстан һәм Россия белән чикләнмичә, чит илләрдән дә кунаклар кабул итәчәк. Шулай, фестивальнең музыкаль өлешендә Төркиядән һәм Ямайкадан килеп чыгыш ясый торган артистлар булачак.
Фестиваль җәдвәлен һәм аңа бәйле яңалыкларны, аларның рәсми социаль челтәрләрендә карап барырга була.
Нет комментариев