«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Әлмәтнең тагын бер пляжы, ял итү һәм спорт өчен урыннары булачак

Хәзерге вакытта Әлмәт сусаклагычы төзекләндерелә.

Сусаклагыч проекты 2022 елда кече шәһәрләр конкурсында җиңү яулады. Бу урында балык тотарга, шашлыкка җыелырга, Зәй елгасы буйлап катамараннарда йөзәргә, спорт белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Анда шулай ук Кызыл китапка кертелгән су янында яшәүче хайваннар да бар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Әлмәтнең тагын бер пляжы, ял итү һәм спорт өчен урыннары булачак. Хәзер пирслар һәм юллар әзер диярлек, яр буе яшелләндерелә. Киләсе елда проектның икенче чираты гамәлгә ашырылачак, ә план буенча 2024 ел ахырына төзекләндерелгән сусаклагыч янында ял итәргә мөмкин булачак.

Чыганак: Татар-информ

p.s.: "Идел" журналының октябрь санында Әлмәт турында саллы мәкалә чыгачак. Яңалыкларны безнең социаль челтәр аша күзәтеп барыгыз!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое