«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Алтын каләм» үз юлымны табарга ярдәм итте

«Алтын каләм» - «Золотое перо» фестиваленең узган елларда Гран-при җиңгән яшьләр белән таныштыруны дәвам итәбез.

Гөлназ Әхмәдиева "Алтын каләм" фестиваленең 2022 елгы татар матбугаты юнәлешендә Гран-при иясе. Хәзерге көндә ул журналист, "ТНВ" корреспонденты булып эшли.

- "Алтын каләм" фестивале миңа, беренче чиратта, үз-үземә ышаныч бирде, - ди ул. -  Чөнки беренче тапкыр әлеге бәйгегә килгәндә, тормышымны чын-чынлап журналистика белән бәйләрмен дигән төгәл максатым юк иде. Тора-бара журналистика өлкәсендә үсәсем, яхшырасым килгәнен аңлап алдым. Икенче килгәндә инде язмаларым газета-журналларда күбрәк басыла иде. Дөресен әйткәндә, беренче тапкырында әнием тәкъдим иткәнгә катнашкан идем. Соңгысында инде Гран-прига лаек булдым, - ди Гөлназ.

"Алтын каләм"дә алган белемнәр аның хәзерге журналист эшчәнлегендә дә ярдәм итә.

- Фестиваль кысаларында туплаган тәҗрибә һәм белемне бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Чөнки биредә син бөтен әйберне дә үзең ачасың, өйрәнәсең, эшләп карыйсың. Болар барысы да миңа үз юлымны табарга ярдәм итте. Шушы өлкәдә үземне яхшыртырга мөмкинлек бирде.

Исегезгә төшерәбез, "Алтын каләм" фестиваленә гаризалар кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән сылтама аша кереп танышыгыз.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое